Казан шәһәре "Ярдәм" мәчетенә сәяхәт

      Бүген Олы Кайбыч үзәк мәчетендә укып йөрүче кызлар Казан шәһәренә сәяхәткә бардылар. Сәяхәт Казан шәһәренең Ярдәм мәчетеннән башланды. Укучыларны Ярдәм мәчетендә хезмәт итүче Фәнис хәзрәт каршы алды, һәм мәчетнең эшчәнлеге белән таныштырды. Ярдәм мәчете мөмкинлекләре чикле булган, күрә, ишетә алмаучы кешеләргә белем алырга, алга таба өмет белән яшәргә ярдәм итүче эшчәнлек алып бара. Ярдәм мәчетенә илебезнең төрле почмакларыннан гына түгел хәттә дөньяның да төрле почмакларыннан килеп Ярдәм мәчетендә үзләренә җылы караш, ярдәм һәм дәва алалар. Биредә ярдәмгә мохтаҗ булган кешеләр өчен төрле заманча җайланмалар да бар. Хәттә инде яшәргә өметен җуйган кешеләр дә бирегә килеп тормышның кадерен һәм асылын аңларга өйрәнә. Мөмкинлекләре чикле булуга карамастан араларында хәттә Коръәни Кәримне яттан, берничә чит телне өйрәнүчеләре дә бар. Бу әлбәттә сау- саләмәт кешеләр өчен зур гыйбрәт булып тора. Соңра Фәнис хәзрәт Коръән укып балаларга якты киләчәк сорап Аллаһы Тәгаләгә дога кылды. Ярдәм мәчетен өч этажындагы барлык бүлмәләрне дә күрсәтеп һәм таныштырып чыгучы Фәнис хәзрәт үзе дә бу якты дөньяны күрүдән чикле. Әммә ул бу дөньяның асылын аңлап меңләрчә кешеләргә гыйбрат булып, мөмкинлекләре чикле булган кешеләргә ярдәм кулы сузып яши. Аллаһы Тәгалә Фәнис хәзрәткә ике дөнья бәхетен насыйп итсен.

        Соңра укучылар Казан шәһәренең матур урыннарында сәяхәтләрен дәвам итеп әлеге сәяхәттән үзләре өчен файдалы һәм гыйбратле хәлләрне күреп кайттылар.  Кайбыч мөхтәсибәте әлеге чараны оештыруга ярдәм күрсәтүче   Татарстан Диния нәзарәте һәм "Ислам мәдәнияте мәгарифе һәм фәне" фондына олы рәхмәтләрен белдерә.