Иске Чәчкаб авылынды шәкертләр бәйрәме

     Бүген иске Чәчкаб авылы мәчетендә кыш көннәрендә укып йөргән балалар өчен мәчет бинасында бәйрәм оештырылды. Чара барышында балалар арасында бәйгеләр оештырылды, вәгазьләр сөйләнде һәм ахырыда чәй өчүләр оештырылды. Бәйгедә 1-4 класс укучылары арасында призлы урыннарга Кәлимуллина Нәргизә, Адиятуллина Ралинә, Сафин Иршат ә 5-8 класслар арасында Гирфанова Гәзизә, Сөнгатуллина Әлфинә, Гирфанова Нәзилә ия булдылар. Кайбыч мөхтәсибәте әлеге чараны оештыруга ярдәм күрсәтүче   Татарстан Диния нәзарәте һәм "Ислам мәдәнияте мәгарифе һәм фәне" фондына һәм дәресләрне алып баручы, бәйрәмне оештыручы Гирфанова Ризидәгә, Гыйниятуллина Гүзәлгә олы рәхмәтләрен белдерә.