Җомга вәгазе "Зәкят - Исламның өченче баганасы"

Зәкят - Исламның өченче баганасы

Галәмнәрне, безне юктан бар итеп яратучы, безгә бу дөньяны бүләк итүче Раббыбыз Аллаһы Сөбеханәһу вә Тәгаләгә хәмде-сәналәребез, барча мактауларыбыз булса иде. Аның сөекле бәндәсе, ахырзаман пәйгамбәре Мөхәммәд Мостафа салләллаһу галәйһи вә сәлләмгә салават-шәрифләребез булса иде. Мөхтәрәм дин кардәшләребез, әссәләмү галәйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәрәкәтүһ!

Ислам дине 5 рөкенгә нигезләнгән:

1.    Аллаһыдан башка һичбер илаһ булмавына вә Мөхәммәд
салләллаһу галәйһи вә сәлләм Аның расүле икәненә шәһадәт китерү.

  1. Намаз уку.
  2. Зәкят бирү.
  3. Рамазан аенда ураза тоту.
  4. Хаҗ кылу.

Күргәнебезчә, намаздан соң Аллаһы Тәгалә тарафыннан мөселманнарга фарыз кылынган гамәлләрнең берсе - зәкят. Аллаһы Тәгалә Үзенең китабында зәкят турында бик күп тапкыр искә төшерә:

« ...Намазларыгызны үтәгез, зәкятләрегезне түләгез».  «Әл-Бәкара / Сыер», 2:43

Аллаһы Тәгалә Коръәндә зәкят түбәндәгеләргә бирелер ди: бе­ренчесе - зәкят бирерлек нисабка ия булмаган фәкыйрьләргә1. Нисабка 1       Фәкыйрьләр - яшәү минимумы булып, нисабы булмаган кешеләр.

килгәндә, без аны ничек аңларга тиеш? Кешенең бай булуының шартла­ры бар. Динебездә мин бай дигән сүз ул, әгәр дә алтын белән исәпләсәк, 85 грамм алтының булу. Бүгенге көндә якынча 2 Ю1 мең сум акчасы булса, ул нисабка ия кеше, бай кеше булып санала, әгәр бу суммасы булмаса, әлеге кеше фәкыйрь дип санала.

Икенчесе - зәкят бернәрсәләре дә булмаган мескеннәргә бирелер. Димәк, беренчесе фәкыйрьләр булды, икенчесе - мескеннәр. Мескеннәр -ул бернәрсәләре дә булмаган, йортларында бернинди уңайлыклар, шарт­лары булмаганнар.

Өченчесе - зәкят җыючы махсус кешеләргә бирергә, диелгән.

Дүртенчесе - мө'әләфәи кулүб. Бу - Ислам диненә әле генә килгән, әмма йөрәкләре Исламда әле ныгымаганнар2. Пәйгамбәребез галәйһиссәлам вакытында ганимәтләрдән кайбер сәхабәләргә әзрәк бирелгән, әмма яңа гына дингә килгән сәхабәләргә күбрәк бирелгән. Алар нәкъ мө'әләфәи кулүб.

Алдагысы - коллыктан котылырга теләүче кешеләр. Безнең җирлектә бүгенге көндә андыйлар инде юк.

Алтынчысы - бурычын түли алмаучы кешеләргә. Ал арга шулай ук зәкят бирелергә тиеш.

Җиденчесе - Аллаһы Тәгалә юлында йөрүчеләр.

Сигезенчесе - юлда, сәфәрдә акчасыз калучыларга. Алар мөселман булса - зәкят бирелә. Мөселман булмаса, ярдәм итәргә мөмкинме? Әйе, ярый. Бу садака булып саналачак, ин шә Аллап. Садаканы без көн саен бирә алабыз, ә зәкят елына бер бирелә.

Зәкятне кем бирергә тиеш? Ул кеше:

1                     Бу 2018 ел өчен билгеләнгән нисаб. 2019 елга нисабның, фидия һәм фитыр садакаларының күләме Пленум утырышында билгеләнгәннән соң, мөхтәсибәтләргә һәм барча имамнарга хәбәр ителәчәк. Әлеге һәм киләсе вәгазьләрдә шул мәгълүматны хәбәр итүегез сорала.

2             Бу кешеләр кабилә башлыклары булганнар, ләкин Ислам таралганнан һәм көчлеләнгәннән соң, бу ихтыяҗлык төшеп кала һәм хәзер ул кулланылмый.

  1. Мөэмин-мөселман булырга.
  2. Үз акылында булырга (ягъни мәҗнүн түгел).
  3. Балигълык яшенә җиткән булырга.
  4. Ирекле булырга.

5. Матди яктан хәлле булырга тиеш, ягъни бурычларыннан кала мал-
мөлкәте билгеле нисаб күләменә ия булырга тиеш. Нисаб турында алда-
рак әйтеп узган идек - 85 грамм алтын, безнең акчалар белән - якынча
210 мең сум.

Нисаб турында тулырак әйтсәк, шушы 85 грамм алтын күләмендәге мал - ул акча яисә берәр төрле товар рәвешендәге булган мал була ала. Мәсәлән, кемнеңдер 500 меңлек товары булып, бер ел үтеп, бу мал артса, ул бу малдан 2,5 %, ягъни кырыктан бер өлешен зәкят итеп түләргә тиеш.

Тагын бер очрак - ул терлек тоту. Мәсәлән, берәр кеше сарык тотса, ул зәкятне сарыклар белән түләргә тиеш. Әгәр сарыклар 40-тан ким бул­са, зәкят түләнми. Әгәр сарыклар саны ел дәвамында 40-120 җитсә - 1 са­рык, 120-200 җитсә - 2 сарык түләнелә. Бу шулай ук кәҗәләргә дә кагыла.

Кеше сыер тота икән, ул очракта, әгәр 30-дан ким булса, зәкят түләнелми, әгәр 30-дан 39-га кадәр булса, ул чакта 2 еллык бозау белән түләнелә, әгәр 40 булса, 3 еллык бозау белән түләнелә.

Җир зәкяте дип нәрсәне атыйлар? Бу - алынган уңыштан зәкят. Су­гару ысулыннан чыгып, булган уңышның 1/10 яки 1/20 өлеше зәкят итеп түләнелә. Әгәр чәчүлек яңгыр суы белән һәм җир асты сулары белән суга­рылса - 1/10 өлеше, әгәр ясалма юл белән сугарылса, уңышның 1/20 өлеше түләнелә. Икенче төрле без аны гошер садакасы дип йөртәбез. «Гошер» сүзе гарәп телендәге гашәра - ун - саныннан чыккан. Мисалга, 10 капчык бәрәңгенең 1 капчыгын без гошер садакасы итеп бирергә тиешлебез.

Зәкят биргәндә ният белән бирергә кирәк, шуңа да һәрбер садака бирүне зәкят дип әйтеп булмый. Кайбер кеше: «Мин бит инде көн саен мәчеткә садака биреп торам», - дип ялгыша. Зәкят нәкъ «зәкят бирәм» дигән ният белән, алда санап киткән категориягә кергән кешеләргә генә бирелә. Бу кешеләрне Аллаһы Тәгалә «Тәүбә» сүрәсенең 60 нчы аятендә әйтеп үтә, шуңа күрә зәкят бары тик кулдан-кулга бирелергә тиеш. Мәчет тартмасына зәкят дип салынган акча шунда югалачак та.

Тагын бер сорау: зәкят бирүне кемнәрдән башларга кирәк? Алар:

  1. Мохтаҗ булган бертуган кыз һәм ир кардәшләр, аннан соң аларның балалары.
  2. Әти ягыннан мохтаҗ булган абый-апа, аннан соң әни ягыннан мохтаҗ булган абый-апалар.
  3. Мохтаҗ булган якын туганнар.
  4. Мохтаҗ булган күршеләр.

Әгәр безнең күршеләр фәкыйрь икән, Кыямәт көнендә Аллаһы Тәгалә бездән: «Син бай идең, ашарыңа-эчәреңә булды, әмма күршеңдә ризык булмады, син аңа булыштыңмы?» - дип сораячак.

5. Үз районыңда, мәхәлләңдә яшәүче мохтаҗлар.

6. Үз шәһәреңдә (район, авыл) яшәүче мохтаҗларга зәкят түләнергә
тиешле. Ягъни шушы тәртиптән түләнә башланырга тиеш.

Ә зәкят кемгә бирелми соң? Соңгы арада ошбу сорау күпләрне бор­чый башлады. Кадерле мөселман кардәшләрем, зәкят түбәндәге кешеләргә түләнми:

  1. Әти һәм әнигә.
  2. Әби белән бабайга (дәү әни, дәү әти).

Ни өчен аларга зәкят түләнелми? Әти-әни - алар безнең иң якын кешеләребез, без аларны гомеребез буе карарга тиешбез. Бер тапкыр зәкят биреп, «калганын үзегез карагыз инде», - дип әйтү динебездә дөрес түгел. Аларны тәрбияләп, карап тору гел безнең өстебездә булырга тиеш.

  1. Үзеңнең улыңа, кызыңа, аларның балаларына.
  2. Матди яктан хәлле булган кешеләргә.
  3. Мөселман булмаган кешеләргә. Мөселман булмаганнарга зәкят бирелми, ә садака итеп бирелә.
  4. Үзеңнең хәләл җефетеңә, ягъни ире бай булып, хатынына зәкят бирә алмый, шулай ук хатыны бай булып, иренә бирә алмый.
  5. Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәлам хәзрәтләре һәм аның гаиләсенә.
  6. 7 яшьтән кече балаларга.
  7. Психик авыру кешеләргә зәкят бирелми.

Мөмкинчелекләре булып та, зәкят түләмәгән кешенең хәле нинди? Бу сорауга Аллаһы Тәгалә «Тәүбә» сүрәсендә җавап бирә:

«Янә бар шундый кешеләр: алтын вә көмешне җыеп асрарлар, Аллаһы юлына һич тә бирмәсләр, аларга рәнҗетүче газап бу­лачагы турында хәбәр бир. Кыямәт көнендә җыйган ул алтын-көмешләре җәһәннәм утында кыздырылып маңгайларына, вә кабыргаларына, вә аркаларына басылыр һәм әйтелер: болар дөньяда вакытта үзегез өчен асраган алтын вә көмешләрегез. Инде саранлык белән җыеп саклаган малыгызның газабын та­тыгыз». «Тәүбә», 9:34-35

     Пәйгамбәребез галәйһиссәлам әйткән: «Зәкят бер һиҗри ел үтмичә, зәкят малыннан алынмый». Без исә зәкятне еш кына Рамазан аенда бирергә тырышабыз. Ни өчен? Чөнки Рамазан аенда Аллаһы Сөбеханәһу вә Тәгалә эшләгән һәрбер гамәл өчен калган айлардагы фарыз әҗерен би­рер, ди. Тиздән Рамазан ае җитә, шул сәбәпле, хөрмәтле кардәшләрем, нисабка ия булсак, зәкятләрне кемнәргә бирергә булачагын уйлап куй­ыйк ин шә Аллап, саваплары арттырылып кайтачак. Рамазан ае үтү белән, шәүвәл аеның беренче көнендә, ураза гаете намазы укылганчы, зәкятнең бер төре булган садака - фитыр садакасы бирелә. Ибне Гомәрдән килгән хәдистә Пәйгамбәребез галәйһиссәлам болай дип әйткән:

«Ураза гаете көнне, бәйрәм намазына чыгар алдыннан, мөселман булган һәркемгә - колга һәм ирекле кешегә, ирләргә һәм хатын-кызлар­га, олысына һәм кечесенә - бер сагъ хөрмә яки арпа күләмендә садака өләшү фарыз ителә». Сагъ - ул 5142,5 граммга тигез үлчәү берәмлеге.

Кадерле дин кардәшләрем, зәкят - Исламның өченче баганасы бу­лып тора. Әгәр зәкят түләнелмәсә, Аллаһы Тәгалә яңгырларны туктатыр; Кыямәт көнендә ул байлык елан булып килер. Шулай ук, зәкятне биргәндә бары тик сыйфатлы маллардан гына бирергә онытмыйк. Аллаһы Тәгалә һәрберебезгә ихлас мөселманнардан, Үзенең яраткан колларыннан бу­лырга насыйп әйләсен иде.

Ирек хәзрәт Җиһаншш, «Хәләл» комитеты җитәкчесе, «Утыз Имәни» мәчете имам-хатыйбы