Бәрлебашы авылында вәгазъ кичәсе

     Бүген Бәрлебашы авылы мәдәният йортныда изге Рамазан аен каршы алу йөзеннән вәгазъ кичәсе оештырылды. Кичәдә авыл халкы, район башлыгы Рәхматуллин Альберт Илгизәрович, район мөхтәсибе Дамир хәзрәт һәм чакырылган кунаклар катнашты. Кичә барышында Дамир хәзрәт изге Рамазан аеның фазыйләтләре турында сөйләде. Кичәнең ахырында Бәрлебашы авылы имамы Илгизәр хәзрәт олы яшьтә булу сәбәпле үзен имамлык вазыйфасыннан азат итүен сорады, һәм үзе урынына  Низамутдинов Алмаз Ибраһим улын тәкъдим итте. Низамутдинов Алмаз Ибраһим улы кичәгә килгән барлык халык тарафыннан бер тавыштан Бәрлебашы авылына имам-хатыйб итеп  сайланды.