Зыйратларда өмәләр

      Бүген 1 май көнне Олы Кайбычта һәм Кайбыч районының күпчелек  авылларында мәхәллә вәкилләре, авыл халкы, җирле хакимиятләр белән берлектә зыйратларны чистарту буенча өмәләр оештырылды. Эш барышында зыйратлардагы куаклар киселде һәм чүп –чарлар җыештырылды. Әлеге изге чарада катнашкан барлык мөселман кардәшләребезгә олы рәхмәтләребезне белдерәбез.

         Сүз уңаеннан районыбыз халкына җәй көннәрендә чардуганнарны буягач, краска савытларын һәм кулланылган перчаткаларны, мөселманнарга хас булмаган  ырымнарга ышанып зыйратта ташлап калдыру чиреннән арынырга өндибез. Җәмгыят урыннарын чүпләү олы гөнах булып тора. Моның өчен дөньяда да ахыйрәттә дә бәлә казаларга юлыгырга мөмкин.