9 майга мөфти бүләкләре

     Бүген 8 май көнне Кайбыч районы Кошман авылында яшәүче хезмәт ветераны Шәрәфиев Мансур Гәрәфетдин улын, Бөек җиңү бәйрәме белән котларга һәм Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин тарафыннан җибәрелгән бүләкне тапшыру өчен   район мөхтәсибе Дамир хәзрәт килде.

      Мансур абый яшьлегендә укытучылар училищесын тәмамлагач Омск өлкәләрендә һәм Саба районында укытып йөри. Соңра Германиядә хәрби хезмәт кылып кайткач туган авылы Кошманда 12 ел буе математика укытучысы, укыту бүлеге ярдәмчесе булып һәм 30 ел буе мәктәп директоры булып хезмәт итә.