Кәгазьгә гомер бүләк ит

   Кайбыч районы мөхтәсибәте Татарстан Республикасы Мөселманнары Диния Нәзарәте белән берлектә Рамазан аенда «Кәгазьгә гомер бүләк ит» дигән акция игълан итә. Җыелган макулатуралар кабул итү пунктларына тапшырылганнан соң җыелыган акчалар Буа шәһәре мәдрәсәсе төзелешенә тапшырылачак. Узган ел тапшырылган макулатуралардан җыелган 10 000,00 сум акча Буа шәһәре мәдрәсәсенә күчерелде. Әлеге чарада катнашкан хәрбер кеше җыелган кәгазьләрне исрафтан саклый, исән агачны саклый, мәдрәсә төзелешенә ярдәм итә һәм Изге Рамазан шәриф аенда әҗерле була.  Макулатураларны Олы Кайбыч авылы, Үзәк урам, 77 йортка  тапшырырга була. (Үзәк мәчет). Шулай ук макулатураларны үз авыл мәчетләренә тапшыра аласыз.