Изге Рамазан аенда изге гамәл

       19 май көнне Кайбыч мөхтәсибәтенең үзәк мәчетендә Кайбыч районыннан  “Мөхәммәдия”  мәдрәсәсендә укып чыккан мөслимәләр Рамазан ифтарына җыелдылар, районыбызда мәдрәсәдә читтән торып укып дини белем алган 21 мөслимәбез бар. Аларның күбесе бүгенге көндә мәчетләрдә якшәмбе мәктәпләрендә балаларга һәм хатын-кызларга дини дәресләр бирә. Мөслимәләрнең әлеге кичәгә җыелуларнының бер сәбәбе изге Рамазанда күрешү һәм аралашу булса тагын бер олы сәбәбе, үзләре белән бергә укыган Сибгатова Алсу кызы Адиләгә ярдәм итү иде. Адилә бүгенге көндә тулысы белән ишетеп бетерми, мәктәптә дәресләрдә дә укытучыны ишетеп бетермәү сәбәпле кыенлыклар кичерә иде. Әлеге хәлдән чыгу өчен Адиләгә 132 000,00 сумлык ишетү аппаратлары кирәк. Әлеге аппаратларны алуга Адиләгә ярдәм итү өчен бүген мөслимәләр ярдәм тупладылар.

            Шулай ук  Кайбыч мөхтәсибәтеннән дә Адиләгә әлеге аппаратларны алу өчен 10 000,00 сумлык акчалата ярдәм күрсәтелде. Кайбыч мөхтәсибәте районыбыз мөселманнарын Изге Рамазан аенда изге гамәлләр кылырга чакырып кала.