Рамазан ифтарлары

      23 нче май көнне «Райхан» кафесының хуҗасы Җәләлиев Равил Гәрәфетдин улы “Югары Кошман”, “Түбән Кошман” һәм “Олы Кайбыч” авылы мәхәллә әһелләре өчен   ифтар мәҗлесе оештырды. Әлеге чарада район башлыгы Рахматуллин Альберт Илгизәр улы, район мөхтәсибе Дамир хәзрәт, авыл имамнары һәм чакырылган өч мәхәлләдән килгән кунаклар катнашты. Чара барышында Коръән укылды, уразаның фазыйләтләре турында вәгазъләр сөйләнде, Бәрлебашы авылында озак еллар имамлык вазыйфасын үтәгән Илгизәр хәзрәткә рәхмәт хаты тапшырылды. Ә Бәрлебашы авылына яңа имам булып билгеләнгән Низамутдинов Алмаз хәзрәткә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт тарафыннан расланган имам-хатыйб шәһәдәтнамәсе тапшырылды.  Район башлыгы Рахматуллин Альберт Илгизәр улы барлык кунакларны да изге Рамазан ае белән тәбрик итте.