Ураза тотуның фазыйләтләре

24 май вәгазе,

Рамазан аеның 19 нчы көне, һиҗри исәп буенча 1440 ел

Ураза тотуның фазыйләтләре

     Барлык галәмнәрнең Раббысы булган, безне Үзенең төрле нигъмәтләре белән нигъмәтләгән Аллаһы Сөбеханәһу вә Тәгаләгә хәмед һәм сәналәр, барча мактауларыбыз, олуглауларыбыз булса иде. Аллаһы Тәбәракә вә Тәгаләнең Хәбибе һәм Хак илчесе, галәмнәргә рәхмәт буларак җибәрелгән сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәд Моста­фа галәйһиссәлам хәзрәтләренә, аның хөрмәтле гаиләсенә, барлык сәхабәләренә сәламнәребез һәм салаватларыбыз булса иде.

Бөтен көннәрнең солтаны, ике гаеттән дә олуграк булган мөбарәк җомга көнне Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтенә ирешер өчен мәчетебезгә җыелган мөхтәрәм дин кардәшләрем, сезгә Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте, сәламе вә бәрәкәте булса иде!

Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәлам: «Рамазан ае килү белән җәннәт ишекләре ачыла, җәһәннәм ишекләре ябыла, ә шәйтаннар богау­ланып куела», - дип әйткән. Бу хәдисне Әбү Давыдтан кала башка 5 олуг мөхәддис тә китерәләр. Икенче бер хәдистә Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм: «Рамазанның беренче төне җитү белән шәйтаннар һәм тыңлаусыз җеннәр богауланып куелалар. Җәһәннәмнең ишекләре ябыла һәм аларның берсе дә ачылмый. Җәннәт ишекләре ачыла һәм аларның берсе дә ябылмый. Соңыннан бер кычкыручы: «Йә, яхшылык теләүче, монда кил. Йә, начарлык теләүче, тукта», - дип кычкырыр, һәм һәрбер кичәдә Аллаһы Тәгаләнең уттан котылган бәндәләре булыр», - дип әйтте.

Бу хәдискә шәрех бирүче галимнәр «Җәннәт ишекләре ачыла» дигән гыйбарәне Аллаһы Тәгаләнең җиргә бик күп нигъмәтләре иңә, дип аңлаттылар. Шулай ук бу айда шәйтаннар богауга куела. Рамазан ае - гамәлләр өчен бик күп саваплар языла торган һәм шулай ук начар­лыклар өчен дә гөнаһ дәрәҗәсе арта торган ай. Шайтаннарның булмавы кешегә изгелекләрне күбрәк кылырга, явызлыклардан читләшергә булы­ша. Бу хәдистән аңлашылганча, шәйтаннар белән җеннәр бер сүз түгел. Шәйтан - «шәтана», ягъни «ерагайган» дигән сүздән барлыкка килгән һәм Аллаһының рәхмәтеннән ерагайган дигәнне аңлата.

Алга таба Пәйгамбәребез: «Соңыннан бер аваз бирүче: «Йә, яхшы­лык теләүче, монда кил. Йә, начарлык теләүче, тукта», - дип кычкырыр», - дип әйтә. Рамазанда яхшылык кылуга чакыру да, яхшылыкны эшләү дә бик күп савапларга ия. Шулай ук гөнаһ дәрәҗәсе артканга күрә, тукталып торырга кушыла.

Иң соңыннан: «һәм һәрбер кичәдә Аллаһы Тәгаләнең уттан котыл­ган бәндәләре булыр», - дип тәмамлады. Кайбер галимнәребез моны һәр кичтә дип, ә кайберләре авыз ачкан вакытта була, дип әйттеләр. Әмма, ни­чек кенә булмасын, Аллаһы Тәгалә Рамазан аена тагын бер бүләк биргән, ул да булса - җәһәннәмгә керергә лаеклы кешеләрне дә Аллаһы Тәгалә бу ай хакы-хөрмәтенә уттан азат итә икән.

Рамазан аенда иң олуг гыйбадәтләрнең берсе - ураза тоту. «Ий мөэминнәр! Сездән әүвәлгеләргә ураза тоту фарыз ителгән кебек, сезгә дә һәр елны бер ай ураза тоту фарыз ителде, шаять, уразаны калдырудан яки аңа кимчелек китерүдән сакланыр­сыз!» «Әл-Бәкара / Сыер», 2:183   

     Ураза - Ислам диненең биш баганасының берсе, ягъни фарыз кы-лынган гамәл. Бохари хәдисләр җыентыгында мондый хәдис китерелә:

     Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәлам болай дип әйткән: «Ураза -калкан булып тора, ураза тоткан кеше һәрбер әдәпсез эштән читләшсен һәм үзен дорфа кешеләр кебек тотмасын. Әгәр дә берәр кеше аның белән талашырга теләсә яки тирги башласа, ике тапкыр: «Мин уразада-мын», - дип әйтсен. Җаным Аның кулында булган (Аллаһы) белән ант итәм, ураза тотучының авызыннан килгән ис Аллаһы Тәгалә каршында ислемайга караганда да якынрак, һәм Аллаһы Тәгалә: «Ул ашау-эчүдән һәм теләкләреннән Минем өчен тыелып тора. Бу уразасын да ул Ми­нем өчен тота һәм аның өчен әҗерен дә Мин Үзем бирермен, ә (кыл­ган) бер изге гамәл өчен (әҗер-савабы) ун тапкыр артык булачак», - дип әйтте». Ураза тотуның нигезе - тыелып тору. Без бу айда ашау-эчүдән, начар гамәлләрдән, начар сүзләрдән (гайбәт, ялган, бохтан, яла ягу һ.б.) читләшеп торабыз, чөнки бу уразаның кабул булу шарты да булып тора. Әмма бу калган айларда әлеге гамәлләрне кылырга ярый, дигән сүз түгел, киресенчә, бу айда үзеңне тәрбияләп, калган айларда да шундый ук яшәү рәвеше алып барырга кирәк.

    Уразаның тагын бер фазыйләте - авыздан килгән иснең Аллаһыга күркәм булуы. Ураза тотучыларның күбесе ул исне авызда барлыкка килә дип уйлыйлар. Әмма табиблар аны ашказаны чистару белән бәйләп аңлаталар. Кеше ураза тота-тота, ашказанындагы тупланган матдәләрдән арына башлый. Шуңа күрә ураза тотучы гыйбадәт кылып кына калмый, шуңа өстәп үзенең сәламәтлеген дә яхшырта икән. Тагын бер фазыйләт: ураза тоткан өчен әҗер-савапны Аллаһы Тәгалә Үзе билгели. Әгәр намаз укыган өчен фәлән-фәлән кадәрле, садака өчен фәлән кадәрле дип сөйләнсәк тә, ураза өчен савапның билгеле булма­вының берничә уңай ягы бар. Беренчедән, кеше ураза өчен бик күп сава­пларга өмет итә ала, чөнки 10,20 генә дип әйтелмәгән. Икенчедән, кеше: «Мин 30 көн буе ураза тоттым, минем инде шуның кадәрле изгелекләрем бар», - дип, үз-үзен юата алмый һәм шулай итеп, тәкәбберлектән саклана. 

«Әр-Раян» ишекләре

      Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәлам: «Җәннәттә Әр-Раян дигән бер ишек бар. Кыямәт көнендә бу ишектән бары тик ураза тотучы­лар гына керәчәк. Аннан ураза тотучылардан башка берәү дә керә алмая­чак. «Ураза тотучылар кайда?» - дип әйтелер һәм алар алга чыгачак. Алар-дан кала бу ишектән беркем дә кермәячәк. Ураза тотучылар (бу ишектән) кергәч, ул ишекләр ябылачак һәм бүтән беркем дә алардан кермәячәк», - дип әйткән.

Җәннәтнең ишекләре турында ишеткәнебез бар, әлбәттә. Кем дә кем күп итеп намаз укыды, аларны намаз ишегеннән, кем күп итеп са­дака бирергә гадәтләнде, аны садака ишегеннән җәннәткә чакырырлар. Пәйгамбәребез тагын бер хәдисендә болай дип әйткән: «... Ураза тотучы­ларны җәннәткә «Әр-Раян» ишекләреннән, садака бирүчеләрне садака ишегеннән чакырырлар». Моны ишеткәч, Әбү Бәкер радыяллаһу ганһе: «...Ә һәрбер ишектән дә чакырылучы кеше булырмы икән?» - дип сора­ган. Пәйгамбәребез галәйһиссәлам аңа: «Әйе, һәм мин син ул кешеләр арасында булырсың, дип өметләнәм», - дип җавап кайтарган.

Бу хәдисләрдән ураза тотучыларга җәннәттә аерым бер ишек барлы­гы билгеле, һәм Кыямәт көнендә барлык халык каршында ураза тотучы­лар алга чыгып, җәннәткә шул ишектән керерләр, ин шә Аллаһ. Ә ни өчен Пәйгамбәребез Әбү Бәкергә шундый сүзләр әйтә соң? Чөнки Әбү Бәкер көн саен барлык төр изге гамәлләрне эшләп калырга тырышкан. Көн саен намаз да укыган, көн саен садака да биргән, җеназа намазларында да катнашкан, авыруларның хәлләрен белгән һ.б. Рамазан аенда, Әбү Бәкер радыяллаһу ганһедән үрнәк алып, күп итеп изгелекләр кылып калырга ашыгырга кирәк, һәм шулай эшләгәндә генә, Рамазан ае тәрбиясе ел буе­на җитәр, ин шә Аллаһ.

Әлбәттә, уразаның фазыйләтләре моның белән генә чикләнми. Вәгаземнең ахырында кыска гына берничә хәдис китерәсем килә:

«Ураза тотучыны сөендереп, кәефен күтәрәчәк ике нәрсә бар. Берсе - ифтар вакытында уразадан чыкканда сөенү, икенчесе - Кыямәт көнендә уразаның савабы белән сөенү»;

«Ураза - ул кешене җәһәннәм утыннан саклый торган калкан»;

«Чисталык, пакьлек - иманның яртысы, ураза - сабырлыкның ярты­сы»;

«Сәхәр ашагыз, дөреслектә, сәхәрдә бәрәкәт бар».

Кадерле җәмәгать, иң могтәбәр айларның берсе - Рамазан аенда атлыйбыз. Аллаһы Тәгалә тоткан уразаларыбызны, укыган тәравих на­мазларыбызны, биргән садакаларыбызны, яшерен һәм ачык кылган изгелекләребезне кабул кылса иде. Әәмин!

                                                                                                                         Шамил хәзрәт Әхмәтгалиев, Хәсәншәех авылы мәчете имам-хатыйбы