Республика ифтарына кунакларны озаттык

        Бүген 25 май көнне Кайбыч районының төрле авылларыннан җыелган ир-егетләр һәм хатын кызлар җиденче Республика ифтарныа юл тоттылар. Быел ифтарга чакырылган кунакларның саны унбиш мең кешегә җитте. Кайбыч мөхтәсибәте Казанга Республика ифтарына баруга транспорт белән ярдәм күрсәтүче   Кайбыч районы хакимият башлыгы Рахматуллин Альберт Илгизәр улына, “Салават күпере” спорткомплексы директоры Сагиева Җәмилә ханымга олы рәхмәтләрен белдерә.