"Минбәян" мәчетендә ифтар

      28 нче май көнне Колангы авылы «Минбәян» мәчетендә ифтар мәҗелесе оештырылды. Ифтарның төп иганәчесе Хафизов Руслан Илһам улы һәм мәчеттә дәрес алып йөрүче хатын-кызлар. Әлеге чарада район башлыгы Рахматуллин Альберт Илгизәр улы, район мөхтәсибе Дамир хәзрәт, Буа районы имам-мөхтәсибе Илмир хәзрәт, мәхәллә укытучысы Руслан хәзрәт, мәхәллә халкы һәм чакырылган кунаклар катнашты. Чара барышында Коръән укылды, уразаның фазыйләтләре турында вәгазъ сөйләнде. Район башлыгы Рахматуллин Альберт Илгизәр улы барлык кунакларны да изге Рамазан ае белән һәм якынлашып килүче ураза гәете белән тәбрик итте.