Изге Рамазанда мәчеткә бүләк

     29 май көнне Олы Кайбычта яшәүче Гарафутдинова Әлфия ханым Изге Рамазан аенда мәчеткә бүләк йөзеннән үз бакчасында үстергән чәчәкләрне Олы Кайбыч үзәк мәчетенә алып килеп утыртты. Бу күркәм гамәл хәрбер авылларыбыздагы мәчетләргә дә бик урынлы булыр иде. Чәчәк үстерергә яратучылар авыл мәчетләрен дә чәчкләр белән матурласыннар иде.  Пәйгамбәребез Мөхәммәд мостафа саллалаһү гәләйһи вәссәлләм дә матурлыкны һәм хуш исләрне ярата иде. Икенче бер хәдисендә пәйгамбәребез әйтте “Тирән кое кебек булмагыз ә җиңел болыт кебек булыгыз дип” – ягъни кеше килеп сораганын көтмичә, аның бу эштә ихтияҗын күреп ярдәм итү. Аллаһы Тәгалә Әлфия ханыма җәннәт бакчаларындагы чәчкләрне күрергә насыйп әйләсен.