Кадер кичәсе мөбарәк булсын.

31 май вәгазе,

Рамазан аеның 26 нчы көне, һиҗри исәп буенча 1440 ел

Кадер кичәсе

       Рамазан аен ел буе сагынып көтсәң дә, изге көннәр сизелми дә үтә. Көн арты көн Раббысына тугры бәндә кадерле вакытларны изге гамәл, Коръән укуга багышлый. Тоткан ураза калебләрне йомшарта, торган Кы­ямнар кешене сабыр, әхлаклы итә, укыган аятьләр гафиллектән уята. Тән итагать кыла, тел зикер итә, җан уйлана, гыйбрәт ала. Кунакның китәр вакытлары җиткәч, кадере арта. Шулай ук Рамазанның ахыргы 10 көне дә безнең өчен аеруча гыйззәтле. Ул көннәрдә иман әһеленең изгелекләре өстәлә, «Рәхмәтенә ирешермен, гөнаһымнан пакьләнермен, уттан котылырмын», - дигән өметләр арта. Гайшә радыяллаһу ганһә: «Аллаһы Илчесе Рамазанның ахыргы ун көнендә башка көннәргә караганда ныграк иҗтиһад, тырышлык күрсәтте», - дип әйткән.

Пәйгамбәребез галәйһиссәлам ул көннәр турында болай дигән: «Рамазаның ахыргы 10 көне - ул җәһәннәм газабыннан котылу көннәре».

Рамазан ае бәгыренең иң күркәм почмагында Коръән иңдерелгән Кадер кичәсен яшереп тота. Бер орлыктан үсеп чыккан агачта меңләгән җимешләр җитешкән кебек, Кадер кичәсенә дә мең ай йөкләнгән.

Бу кичәдә әҗер-саваплар бергә - мең бәрабәрендә языла. Бу кичәнең тулы кадерен һәм кыйммәтен бары ачлыктан нечкәрә-нечкәрә сизгерләнгән күңелләр генә аңлый һәм тоя ала. Аллаһы Тәгалә Коръәни Кәримдә болай дип әйткән:

 «Хактыр ки, Без Коръәнне (Ләүхел-Мәхфүздән дөнья күгенә) Кадер кичендә төшердек. Сиңа Кадер киче дигәне нәрсәне белдерә? Кадер киче - мең айдан да хәерлерәктер. Ул кичтә һәртөрле эш өчен Раббыларының рөхсәте белән фәрештәләр һәм Җәбраил галәйһиссәлам иңәр. Ул төннең таңына кадәр иминлек, сәламәтлек булыр».

«Кадер / Кадер Киче», 97:1-5 Ни өчен соң ул төн «Кадер киче» дип аталды? Кадер - ул «кодрәт», бу төн Аллаһы каршында иң кодрәтле һәм иң хөрмәтле төндер. Кадер төнен Коръән иңү белән үзенчәлекле иткән Аллаһы ул төннең тагын бер өстенлеген бәян итеп: «Кадер төне мең ай­дан хәерлерәк», - дип әйтә. Ул төнне догада, гыйбадәттә, зикердә, на­мазда үткәргән бәндә мең ай гыйбадәт кылудан да зуррак әҗер алачак­тыр. Мең ай ул 83 ел һәм 4 ай була.

Ул төндә җир йөзенә Аллаһы кешеләргә тәкъдир кылган һәрбер яхшы вә яман эш белән Жәбраил галәйһиссәлам һәм башка фәрештәләр төшәләр. «Ул таң беленгәнче иминлектер», ягъни Кадер төнендә җир өстенә төшкән фәрештәләр бәрәкәт, тынычлык һәм хәерлелек белән төшәләр. Бигрәк тә ул фәрештәләр Коръән укучылар, Аллаһыны зикер итүчеләр һәм гыйлем эстәүчеләр белән бергә булалар. Шәйтан да ул төнне үзенең мәкерлекләрен кыла алмый.

Кадер төне кайчан була? Мөселманнар өчен айлар арасында Рама­зан ае, көннәр арасында җомга көне, кичләр арасында Кадер кичәсе иң мөбарәк санала. Кадер кичәсе Рамазан-шәриф аенда булган бер кичәдер.

Шул ук вакытта Рамазанның кайсы кичәсендә булганы төгәл һәм анык рәвештә билгеләнмәгән. Бу мәсьәләдә галимнәр төрле фикердә.

Пәйгамбәребез галәйһиссәлам: «Кадер төне - Рамазанның ахыргы ун төнендә. Кем аларны уяу үткәрә, Аллаһы аның кылган һәм кылачак гөнаһларын кичерә. Бу да так санлы төндә: тугызынчы, жиденче, бишен­че яки өченчесендә», - дип әйткән.

Әбү Зәрр радыяллаһу ганһе: «Без Рамазан аенда Расүлуллаһ салләллаһу галәйһи вә сәлләм белән бергә ураза тотканда, уразаның соңгы җиде көне калган иде. һәм егерме өченче төндә ул безнең янга төн уртасында намаз укырга чыкты. Егерме дүртенче төндә безнең янга чыкмады, ә егерме бишенчесендә төн уртасында чыкты. Аннары мин аңа: «Әй Аллаһының Илчесе! Бәлки сиңа төнге намазны үткәрергәдер?» - дидем. Расүлуллаһ салләллаһу галәйһи вә сәлләм: «Әгәр бу төнне берәр кеше имамга ияреп намаз укыса, бу - төне буе укыган намазга тиң була», -дип җавап бирде. Расүлуллаһ салләллаһу галәйһи вә сәлләм егерме ал­тынчы төндә безнең янга чыкмады. Төннәрнең егерме җиденчесендә ул үзенең хатыннарын, гаилә әгъзаларын һәм башка кешеләрне җыйды һәм намазны шундый озак итеп укыды ки, хәтта без сәхәр ашауны калдыру­дан курыктык. Калган төннәрдә ул безнең янга чыкмады», - дип риваять кылган.

     Кадер төненең үз галәмәтләре бар. Галимнәр билгеләп үткәнчә, Ка­дер кичәсен кайбер галәмәтләрдән, шул кичкә хас булган аерым билге­ләрдән тәгаенләргә мөмкин: бу кичә нурлы, тыныч һәм матур булыр; бик салкын да, бик эссе дә булмас; ул кичтә болытлар йөрмәс һәм җил исмәс, һавадан йолдызлар атылмас, яңгыр яумас, барча җиһанда тылсымлы тынлык урнашыр. Шул төн арты кояш нурсыз, пакь тулы ай кебек чыгар.

Кадер кичәсе гыйбадәте: бу кичә Аллаһының рәхмәте бик мул булган бер кичәдер. Көндез ихтыяҗы булганнарга мөмкин кадәр ярдәм итәргә, авыз ачканда фәкыйрьләрне ашатып-эчерергә, кичен Коръән укып, гыйбадәт кылып үткәрергә кирәк. Гыйбадәттә каза намазын кылу, Коръәни Кәримнән сүрәләр, догалар уку, тәүбә итү, садака бирү, мөселманнарны сөендерү һәм башка саваплар казану - болар барысы да бу кичәгә хөрмәт күрсәтүнең ишарәседер. Хөрмәт күрсәтү гөнаһлы эшләрне эшләмәү белән дә хасил булыр.

Расүлуллаһ салләллаһу галәйһи вә сәлләм: «Әгәр берәү, Аллаһы Тәгаләгә инанып һәм савабына өметләнеп, Кадер кичәсен гыйбадәт кы­лып уздырса, элек кылган гөнаһлары гафу ителәчәк», - дип әйткән.

Шулай ук кайбер риваятьләрдә Кадер кичәсендә иң азы - ике рәкәгать, уртача - йөз рәкәгать, ә иң күбе - бер мең рәкәгатьле намаз укылуы хәбәр ителә.

Бу намазны нәкъ шушы рәвешле уку мәҗбүри түгел, әмма аны шу­шылай уку мәслихәт булуын хәбәр итә торган риваятьләр бар. Төп максат булып исә мөселманнарның бу төнне гыйбадәт һәм зикердә үткәрүе тора. Пәйгамбәрбез салләллаһу галәйһи вә сәлләм, дүрт хәлифә радыяллаһу ганһүм һәм соңыннан бөтен Ислам дәүләтләре бу кичәгә олуг хөрмәт күрсәткәннәр, гыйбадәттә үткәргәннәр.

Кадер кичәсендә укыла торган дога:

Хәзрәти Гайшә радыяллаһу ганһәдән риваять ителә: «Йә, Расүлуллаһ, Кадер кичәсенең кайсы кичә икәнен белсәк, ул кичтә ни дип әйтергә кирәк?» - дип сораганыма Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм бу доганы укырга кушты: «Аллаһуммә иннәкә гафүвүң кәриимүң, түхиббүл гафүә, фәәгъфү ган-ни».

«Йә, Аллаһым, һичшиксез, Син гафу кылучы, Син юмарт, Син гафу итәргә яратасың, мине гафу ит»

Кадер кичәсендә Аллаһы Тәгалә адәмнәренә чиксез нигъмәтләр на­сыйп итәр. Бу кичәдә күңел күзләренә илаһи нурдан сөрмә тарткан саф мөэминнәр хакыйкать офыкларының йолдызлары кебектер. Быел без бәйрәм буларак кадер кичәсен 31 нче май көнне кояш баеганнан алып таң беленүгә чаклы бәйрәм итәбез.

Фитыр

    Рамазан аенда фитыр садакасы һәм зәкят билгеләнә. Фитыр садака­сы бирү һәр мөселманга да вәҗиб гамәлләрдән санала. Фитыр садакасы мохтаҗларга бирелә. Фитыр садакасын мөселман булмаганнардан һәм фәкыйрьләрдән тыш, бар кеше дә бирергә тиеш. Фитырны гаилә башлы­гы барлык гаилә әгъзалары һәм аның тәрбиясендә булган кешеләр өчен үзенең кеременнән түли. Ир бала балигъ булуга, фитырны үзе өчен үз кеременнән түләргә омтылырга тиеш. Андый мөмкинлеге булмаган оч­ракта, бу бурыч гаиләдәге башка ир-атлар өстенә төшә. Рамазан аеның фитра садакасының күләме 100 сумнан билгеләнде. Зәкәт түләүчеләр өчен 600 сум. Ураза тота алмаучылар өчен фидиянең күләме көненә 200 сумнан билгеләнде. Фитра сәдәкаларын ураза гаетенә кадәр мохтаҗларга, фәкыйрләргә, мәскеннәргә, йәтимнәргә тапшырып бетерергә кирәк.