Ифтарлар тәмамлана

     31 нче май көнне Олы Кайбыч авылы үзәк мәчетендә ифтар ашы оештырылды. Әлеге чарада район мөхтәсибе Дамир хәзрәт, Олы Кайбыч авылы мәхәлләсе, һәм чакырылган кунаклар катнашты. Ифтар табынының иганәчесе Кайбыч урманлык хуҗалыгы җитәкчесе Хаффазоф Илгиз Хаффаз улы. Кайбыч мөхтәсибәте Илгиз Хаффаз улыны һәм табынны әзерләүче  кызларга Изге Рамазан аенда оештырылган ифтар табыны өчен олы рәхмәтләрен белдерә. Рамазан аенда Кайбыч мөхтәсибәтенең барлык 16 мәхәлләсендә дә җирле үзидарә рәисләре һәм иганәчеләр белән берлектә ифтарлар оештырылды. Әлеге изге гамәлләрдә үз өлешен керткән барлык мөселман кардәшләребезгә дә олы рәхмәтләребезне белдерәбез. Аллаһы Тәгалә бу игелекле гамәлләрнең әҗерен ахыйрәттә күрергә насыйп әйләсә иде.