Рамазан изге гамәлләр ае

      Бүген изге Рамазан шәриф аенда Кайбыч мөхтәсибәте хезмәткәрләре Олы Кайбыч үзәк мәчетенә җыелган фитра сәдәкаларына күчтәнәчләр алып Федоровский авылындагы картлар йортына барып, бәйрәм белән котлап кайттылар. Очрашуда Коръән аятләре укылып, догалар кылынды һәм киләсе ураза гәете белән тәбрик иттеләр.  Шулай ук Олы Кайбыч авылында мәчеткә җыелган фитра сәдәкаларын ятим балаларга һәм аз керемле гаиләләргә бүлеп тараттылар.