Ураза гәете

Ураза гаете вәгазе

   Әгүүзү билләәһи минәш-шәйтаанир-раҗииим. Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахииим. Әлхәмдүлилләһи Раббил гааләмиин, әссаләәтү вәссәләәмү галәә расүлиһи Мүхәммәдин вә галәә әәлиһи вә әсъхәәбиһи әҗмәгыйн.

  Барча галәмнәрне юктан бар кылучы, шул галәмнәрне тәрбия кылып һәм Үзенең төрле нигъмәтләре белән бүләкләп торучы Аллаһы Сөбеханәһу вә Тәгаләгә хәмде-сәналәребез, олуглауларыбыз булса иде. Безне хак юлга күндерүче, барчаларыбызга иң күркәм үрнәк булучы, сөекле, нурлы пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһу галәйһи вә сәлләмгә, бар­лык сәхабәләренә күңелләребезнең түрләреннән чыккан сәламнәребез, салават-шәрифләребез һәм һәртөрле изге догаларыбыз ирешсә иде.

    Тәннәребезне арулап, пакь киемнәр киеп, Аллаһы Тәгаләнең чик­сез рәхмәтенә һәм ризалыгына ирешер өчен Гыйдел-фитыр намазына җыелган мөхтәрәм дин кардәшләрем! Сезне динебезнең иң күркәм сәламе белән сәламлим: әссәләмү галәйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәрәкәтүһ!

Барчаларыбызга Аллаһы Сөбеханәһу вә Тәгаләнең сәламнәре, бәрәкәтләре һәм рәхмәтләре булса иде.

Газиз дин кардәшләрем, ватандашларым, мәчетебезне олуглап килгән хөрмәтле кунаклар! Бүген - бәйрәм, мөселманнарның ай буе ура­за тотып, зарыгып көтеп алган көне, ике олуг бәйрәмебезнең берсе - Изге Рамазан гаете. һәркайсыгызны шушы мөкатдәс көн, бөек бәйрәм, Гый­дел-фитыр көне белән ихлас күңелдән тәбрик итәм! Шушы көннең вәгазе, хөтбәсе, бергә җыелып намаз укуыбыз ихласыбыз ныгуына, дуслыгыбыз көчәюенә, бер-беребезгә булган мәхәббәтебезнең артуына, Аллаһыга якынаюыбызга, Аның сөекле коллары булуыбызга һәм дә ике дөньяның бөек дәрәҗәләренә ирешүебезгә сәбәп булсын!

Ай буе Аллаһы ризалыгын өмет итеп ураза тоттык. Аллаһы Тәгалә тоткан уразаларыбызны Кабуллардан кылса иде!

Рамазан аеның дәрәҗәсе турында пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм болай дигән: «Рамазан ае - айларның хуҗасыдыр»1.

Рамазан ае керсә, Гомәр радыяллаһу ганһе: «Хуш килдең безне пакьләүче», - дип әйтә торган булган. Рамазан аенда ураза тоту - Ислам дине әркәннәренең берсе. Бу айда күк капуслары ачылып, бөтен галәмгә Аллаһының рәхмәте тарала. Рамазанда кылынган гыйбадәтләргә әҗер-савап башка айларга караганда күбрәк бирелә һәм адәм баласының гөнаһлары гафу ителә. Шуңа күрә без бу айда дөньяның төрле кыйтгала­рында яшәүче миллионлаган дин кардәшләребез кебек үк ураза тоттык, тәравих намазларына йөрдек, изге гамәлләрне күбрәк кылырга тырыш­тык, күңелләребезне пакьләдек, иманнарыбызны ныгыттык.

Аллаһы Сөбеханәһу вә Тәгалә Коръәни Кәримдә болай дип әйтә: «Ий мөэминнәр! Сездән әүвәлгеләргә ураза тоту фарыз ителгән кебек, сезгә дә һәр елны бер ай ураза тоту фарыз ителде, шаять, уразаны калдырудан яки аңа кимчелек китерүдән сакланыр­сыз!»

«Әл-Бәкара / Сыер», 2:183

Аллаһы Тәгалә Үзенең колларына битараф түгел. Ул ай буе ураза то­туны йөкли һәм ураза тотуны безгә җиңеләйтә. Ураза тотучыга җиңеллек булсын өчен аны котыртып торучы шәйтаннар богаулана, аның өчен җәннәт ишекләре ачыла һәм җәһәннәм ишекләре ябыла. Сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм болай дип әйткән: «Рамазан ае башланса, җәннәт ишекләре ачыла, җәһәннәм ишекләре ябыла һәм шәйтаннар чылбырлар белән богаулана»1

       Уразаның мәгънәсе нәрсәдән гыйбарәт соң? Ураза сүзе «тыелу» дигәнне аңлата. Ураза тотучы кеше таң атканнан алып кояш баеганчы­га кадәр ашау-эчүдән, җенси мөнәсәбәтләрдән тыелып торырга тиеш. Әмма ураза камил булсын өчен, без шулай ук ялган, гайбәт, начар сүзләр сөйләү кебек гөнаһлардан да үзебезне сакларга тиеш. Бу турыда сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәлам: «Кем уразалы була торып та ялган-гайбәттән тукталмаса (тыелмаса) - аның ач йөрүеннән бернин­ди файда юк», - дигән2, ягъни үзен мөселман дип таныган кеше ураза­ны сәламәтләнергә яисә ябыгырга дип түгел, үзен рухи яктан камилләшү өчен тотарга тиеш. Аллаһы Тәгалә Үзенең Китабында: «Яхшылык эшләргә, тәүбә кылырга ашыгыгыз, җәннәткә ашы­гучылардан булырсыз. Ул җәннәтнең киңлеге җир һәм күкләр кадәрдер. Ул җәннәтләр тәкъвалар өчен әзерләнде», - дип әйткән. «Әл Гыймран / Гыймран гаиләсе», 3:133

     «Аллаһы Тәгалә, чыннан да, шатлыкта да, кайгыда да малларын сарыф итүчеләрне, ачуларын тыючыларны һәм кешеләрне гафу итүчеләрне, изгелек эшлүчеләрне ярата». «Әл Гыймран / Гыймран гаиләсе», 3:134

    Без аеруча шушы сөекле бәйрәм көннәрендә яхшылык эшләргә ашыгырга тиешбез. Үз калебләребезне чистарту, күркәм сүзләр сөйләү, гайбәткә кермәү, кешене гаепләмәү, ялганламаска тырышу лазем.

     Күпләребез Рамазан ае дәвамында уразалар тотты, ифтар мәҗлесләрендә катнашты яисә үзенең хәләл малларыннан ифтарлар үткәрде. Рамазан ае безнең һәрберебезнең күңеленә шатлык-сөенеч ае булып кереп урнашты. Уразаларыбызны Кабуллардан кылып, Аллаһы Тәгалә икенче шатлыкка да ирешүебезне - ягъни Раббыбыз белән очра­шуыбызны һәм дә вәгъдә ителгән Әр-Раян ишекләреннән җәннәтләргә керүебезне дә насыйп кылса иде. Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтенә омтылган мөселман Рамазан аенда үзе турында гына түгел, башкалар турында да, дине турында да кайгырта, булган малыннан зәкятен чыгара, гади садакалар биреп мохтаҗларның, ятимнәрнең күңелен күрә, Ислам дине үсешенә үзенең өлешен кертә. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнән:

«Нинди садака өстенрәк?» - дип сораганнар. Ул: «Рамазан аенда бирелә торган садака», - дип җавап кайтарган1.

Хәер бирүченең гөнаһлары да кими. Мәгаз бине Җәбәлгә Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм болай дип әйтеп кал­дырган: «Ураза - калкан сакчы булса, садака - су утны сүндергән кебек, гөнаһларны сүндерәдер».

Моның өстенә, садака бирүче Кыямәт көнендә күләгәдә булыр. Бу хакта хәдистә болай дип әйтелгән: «Сул кулы уң кулының садака бирүен белмәү дәрәҗәсендә яшереп садака бирүче кеше Кыямәт көнне Аллаһы Тәгаләнең рәхмәт күләгәсенә лаек булыр»1.

Кыямәт көненә гыйлемле кеше үзенең белеме, дога кылучы - нама­зы, ураза тотучы - уразасы белән, ә садака бирүче белем, намаз һәм ураза белән килер. Чөнки ул - мөселман кардәшләренең китапларын бастыр­ган, намаз укучыларга мәчет төзеткән, ураза тотучыны авыз ачтырган. Ул боларның барысының да әҗерен алыр. Бу - Аллаһының кодрәте.

Садака бирү - үтәү (башкару) өчен иң җиңеле, ә шәйтан аны иң авыры итеп күрсәтә. Шуның өчен дә садака кешенең Исламга карашын билгели торган бер күрсәткеч булып тора. Ягъни, кеше садака бирсә, мохтаҗларга, ятимнәргә, авыр хәлдә калучыларга булышса, димәк, ул мөселман һәм Ислам диненә ярдәм итүче, әгәр мөмкинлеге була то­рып та, ярдәмен күрсәтмәсә - ул Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең сөннәтеннән читләшүче.

Бер хәдис-шәрифтә болай әйтелә: «Кешедә булырга мөмкин булган иң начар нәрсә - кирәгеннән артык саранлык һәм куркаклык»2.

Саран кеше башкаларның догасыннан һәм мәхәббәтеннән мәхрүм була. Әгәр андый кешеләр күбәйсә - ул җәмгыятьтә төрле бәла-казалар барлыкка килә. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм: «Зәкят түләмәгән халык, һичшиксез, яңгырдан мәхрүм булачак», - дип әйткән3.

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды авыру балаларны дәвалау өчен матди ярдәм күрсәтү бу­енча хәйрия эшчәнлеген алып бара. Мәрхәмәтле кешеләр тарафыннан җыелган акчалар балаларның тернәкләнү һәм дәвалану курсларын үтү, катлаулы операцияләр бәясен түләр өчен тотыла. Фонд тәрбиясендәге сабыйларның күпчелеге ДЦПның авыр формаларыннан интегә һәм аз керемле, күпбалалы, тулы булмаган гаиләләрдә тәрбияләнә. «Тамчыдан күл җыела», - ди халкыбыз. Киләчәктә балаларыбызның язмышына битараф булмасак иде. Динебездә садака бирүнең әһәмияте шушы хәдистә аерма­чык күрсәтелә: «Сул кулы уң кулының садака бирүен белмәү дәрәҗәсендә яшереп садака бирүче кеше Кыямәт көнне Аллаһы Тәгаләнең рәхмәт күләгәсенә лаек булыр»1.

Мөхтәрәм дин кардәшләрем! һиҗри исәп буенча быелгы - 1440 нчы елның изге Рамазан ае тәмамланды. Әмма: «Рамазан ае бетте», - дип, адәм баласы Бөек Раббыбызга гыйбадәтен һәм итагатен ташларга тиеш түгел. Аллаһы Сөбеханәһу вә Тәгалә Коръәни Кәримдә болай дип әйтә: «Үлем килгәнгә кадәр Раббыңа гыйбадәт кыл!» «Хиҗер», 15:99

     Рамазан аенда гына гыйбадәт кылып, изге ай тәмамлангач гыйбадәтләрне калдыру, мәчеттән һәм җәмәгатьтән ерагаю - зур хата һәм адәм баласы өчен куркыныч нәрсә. Чөнки мөселман булу бер Рама­зан ае белән генә бәйле түгел. Кеше үлемнең кайчан киләсен белми, ул үлемгә һәм үлемнән соң киләчәк мәңгелек тормышка һәрвакыт әзер бу­лырга тиеш.

Җәннәт белән җәһәннәм турында ишетеп кенә булса да белмәгән кеше хәзер сирәктер. Җәннәт тә мәңгелек, җәһәннәм дә мәңгелек һәм алар икесе дә кешеләр белән тулган булачак. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм:

«Кулында Мөхәммәдиең җаны булган Зат белән ант итәм, әгәр мин күргәнне күргән булсагыз, аз көлер һәм күп елар идегез», - дигән. Аннан:   «Әй, Аллаһының Илчесе, син нәрсә күрдең соң?» - дип сораганнар. Ул: «Җәннәтне һәм җәһәннәмне», - дип җавап биргән1.

Беркем дә мәңгелек җәһәннәмгә керергә теләми, бөтен кешенең дә җәннәткә ирешәсе килә. Шулай булгач, өстебезгә йөкләнелгән гамәл-гыйбадәтләребезне үтәп калырга тырышыйк. Динебезне өйрәник, бала­ларыбызга дини тәрбия бирик, якыннарыбызны да дингә өндик. Бөтен җәмгыятебез белән диндә булганда гына төрле афәтләрдән, хәвеф-хәтәрләрдән имин булырбыз, ин шә Аллап.

Мөхтәрәм җәмәгать! Күпләр өчен Ислам диненә керешү ураза то­тудан башланды. Кеше ураза тотып, иң әүвәл үзенең ризыкка булган нәфесен җиңә. Ул үзенең Аллаһы колы булуын аңлый, Раббысына итагать итә башлый, аның холкы тәрбияләнә, башкаларга мөнәсәбәте яхшыра. Аңа башкалар да иярә, җәмгыять рухи яктан савыга.

    Аллаһы Тәгалә тоткан уразаларыбызны, укыган намазларыбызны, кылган изгелекләребезне, биргән садакаларыбызны Кабуллардан кыл­сын, хата-кимчелекләребезне гафу итсен, күңелләребездә нинди изге теләкләребез, изге уй-ниятләребез булса - шуларга ирешергә, дингә яңа килүчеләргә ихласларын куәтләргә, гыйлем эстәүчеләргә хәерле, файда­лы гыйлемнәр алырга насыйп әйләсен, балаларыбызга изге ният белән гамәл кылып, киләчәктә хәерле бәндәләр булуларын насыйп кылсын, үзебезгә сабырлыкны, күркәм холыкны, ихтирамны, күркәм мөгамәләне юлдаш кылсын. Изге бәйрәмебез барчаларыбызга мөбарәк һәм хәерле булсын!

Камил хәзрәт Сәмигуллин, Татарстан Республикасы мөфтие