Җомга вәгазе "Мөселманның сөннәт буенча киенү рәвеше"

14 июнь вәгазе,

Шәүвәл аеның 11 нче көне, һиҗри исәп буенча 1440 ел

Мөселманның сөннәт буенча киенү рәвеше

   Ислам - ул үз эченә кеше тормышының һәр өлкәсен алган дин. Безнең өчен ничек итеп туклану дөрес, ничек йокыга әзерләнү һәм йоклау фай­далырак, хәерлерәк, гаиләдә, кешеләр белән мөнәсәбәтләрне кору ничек яхшырак - инде барысы да билгеле бит. Ә ни өчен билгеле? Чөнки Раб-быбыз, безгә зур рәхмәтен күрсәтеп, Пәйгамбәребез галәйһиссәламне җибәрде, һәм беләбез, Мөхәммәд пәйгамбәр - ул гади бер кеше иде, ул безнең кебек үк ашый-эчә, йоклый иде, аның гаиләсе дә, балалары да бул­ды. Менә көндәлек тормышыбыздагы вак кына мәсьәләләр дә безгә шун­нан билгеле. Мөселманнарга исә бары тик шуны өйрәнеп, гамәлдә үти башларга гына кирәк.

Шулай итеп, бүген без мөселманнарның киенү рәвеше хакында сөйләшербез. Җәй айлары җитте, күпләр ял итәргә, бакчаларда эшләргә, су коенырга мөмкин, кемдер даими рәвештә спорт белән шөгыльләнә. Менә монда киемгә кагылышлы сораулар туа да инде.

Беренчедән, Изге Китабыбызга мөрәҗәгать итик. Раббыбыз: «Әй адәм балалары! Без сезгә гаурәтләрегезне каплар өчен бер кием һәм (бизәнер өчен) зиннәт иңдердек. (Иман, Аллаһыдан курку, яхшы әхлак һәм гаурәт урыннарын каплау кебек). Тәкъва киеме моннан (бизәкле киемнәрдән) яхшырак. Бу(киемнәрнең иңдерелүе) Аллаһының аятьләреннән, - бәлки, алар (нигъмәтләребез турында) уйлап карарлар (һәм кабахәт эшләрдән сакланырлар)», - дип әйтә.«Әгъраф / Пәрдә», 7:26

Бу аятьтән без үзебез өчен нәрсәләрне аңларга тиешбез? Беренчедән, Аллаһы Тәгалә кешегә киемне гаурәт урыннарын капласын өчен биргән. Икенчедән, киемнәр безгә матурланыр өчен дә кирәк.

Гаурәт урыннарга нәрсә кергәне һәркемгә мәгълүмдер. Ир-атның гаурәте - ул кендектән алып тездән түбән булган өлеш. Кардәшләрем, игътибарлы булыйк әле. Бүген шәһәрләрдә генә түгел, инде хәтта авыл­ларда да кыска шортылар кигән ир-егетләрне күрергә була. Бу мөселман ир-атка бер дә килешми торган кием! Спорт белән шөгыльләнәбезме без, диңгездә-күлдә су коенабызмы, авыр эшләр башкарабызмы, бакчада эш­либезме - һәрвакытта да кендектән алып тез капкачларыбызны каплап торган киемдә булырга тиешбез. Фәкать хәләл җефете белән булганда гына, ягъни өендә, аулак урында, башка туганнары, балалары күрмәгәндә, ир кеше кыска шорты кебек кием кия ала.

Хатын-кызлар чит кешеләр янында битләреннән һәм беләзеккә кадәр кулларыннан кала башка урыннарын капларга тиеш. Бүген яшь Мөслимәләрарасында муеннарын капламыйча яки кыскарак җиңле күлмәкләр кию модасы бар. Алар шуны белеп торырга тиеш: бу рәвешле киенү гаурәтне тулысынча каплау дип саналмый, мондый киемдә укыл­ган намаз да кабул булмый. Инде яулык япкансыз икән, бу бит бик зур адым, зур гыйбадәт, мөслимә кардәшләребез, сез муеннарыгызны да, кулларыгызны да тиешенчә каплап йөрегез, үзегезне гөнаһлы итмәгез. Ир-атларга шуны киңәш итәр идем: әгәр хәләл җефетегез яки апа-сеңелләрегез тиешенчә киенми икән, моны игътибарсыз калдырмагыз. Әмма аларга бу тәртипләрне катылык белән түгел, хикмәт белән, җайлап аңлатыгыз.

Ир-атларның да, хатын-кызларның да киеме сыланып торырга, тән төзелешен күрсәтергә тиеш түгел. Кием үтә күренмәле, тәннең төсе күренерлек булырга тиеш түгел. Җәйге вакытта моңа аеручы игътибар итәргә кирәк. Әлбәттә, кемдер ир-атлар кеше арасында кендектән алып тездән түбән чалбар кисә дә җитә инде, дияргә мөмкин. Тик монда тый­наклык, кабул ителгән әдәпләргә игътибар итәргә кирәк. Беренчедән, безнең җирлеккә тәннең өске өлешен капламый йөрү хас түгел, бу әдәпсезлек санала. Икенчедән, өске күлмәген салып, чалбардан гына йөргән ир-ат башкаларның игътибарын җәлеп итә: аңа чит-ят хатын-кыз­лар күз сала, мөселман балалары, яшүсмерләр дә аны шундый кыяфәттә күрергә мөмкин. Бу инде бер дә матур күренеш түгел, ә оятсызлык билге­се. Өченчедән, безнең Пәйгамбәребез галәйһиссәлам беркайчан да кеше арасында, урамда шундый кыяфәттә йөрмәгән.

Ир-атның өске күлмәге озын җиңле булса хәерлерәк булыр иде. Әлбәттә, майка, футболкалар кебек кием кию ир-ат өчен гөнаһ булмая­чак, әмма сөекле Пәйгамбәребезнең һәрвакытта да озын җиңле кием ки­юен истә тотсак, без моны сөннәт, хәерле гамәл дип әйтәбез. Инде шуңа да карамастан, җәй көннәрендә футболкалардан йөрисез икән, мәчеткә килгәндә, намазга басканда булса да, озын җиңле күлмәк киегез. Намаз­ны кыска җиңле киемдә уку - мәкруһ, ягъни киңәш ителми, шуны истән чыгармагыз.

Мөслимә киемнәренә килгәндә дә, аның төп максаты - тыйнаклык, хатын-кызны ят күзләрдән саклау. Шуңа күрә хатын-кыз киеме артык игътибар җәлеп итәргә, ягъни бик чуар, бик катлаулы фасонлы булырга тиеш түгел.

Киемнең төсенә килгәндә, мөселманга билгеле бер төстәге генә һәм кара кием генә кияргә кушылмаган. Төрле хәдисләр бар, алардан без Мөхәммәд пәйгамбәрнең төрле төстәге киемнәр кигәнен беләбез. Мисал өчен, имам Әт-Табәраниның хәдисләр җыентыгында мондый ике хәдис китерелә: «Расүлуллаһ бәйрәм көннәрендә кызыл чапан (өске кием) кия иде» һәм «Мин Пәйгамбәребез өстендә ике сары төстәге кием күрдем». Ә аеруча Мөхәммәд пәйгамбәр ак төсне хуплаган һәм болай дип әйткән: «Ак киемнәр киегез, чөнки алар иң яхшылары, вә мәетләрегезне аларга төрегез». Галимнәребез мөселманнарга үзләре яшәгән җирлектә таралган төстәге һәм фасонлы киемнәр кияргә киңәш итә, әмма ул шәригать ка­нуннарына туры килергә тиеш. Димәк, Исламда кием кара төстә булырга тиеш дигән канун юк. Безнең илдә ул кешеләрдә тискәре хисләр тудырыр­га мөмкин, бигрәк тә җәй көне карадан йөрүчеләр бар кешенең игътиба­рын җәлеп итәчәк, шуңа күрә, бездә таралган тыныч һәм ачык төсләргә өстенлек бирергә кирәк. Ә хәзер бер бик гыйбрәтле риваятьне сөйләп китәсем килә. Берва­кыт Әбүл-Әхвәс радыяллаһу ганһе Пәйгамбәребез галәйһиссәлам янына сәләмә киемнәрдән килгән.

-     Синең малың бармы? - дип кызыксынган Расүлуллаһ.

-     Бар, ий Аллаһының Илчесе!

-     Нинди малың бар?

-  Минем дөяләрем, атларым, сарыкларым, кәҗәләрем һәм Раббым биргән башка төрле байлыгым бар.

Моны ишеткәч, Пәйгамбәребез галәйһиссәлам: «Ий, Әбүл-Әхвәс, Аллаһы Тәгалә сиңа байлык биргән икән, синдә Аның нигъмәтләренең эзләре күренсен!» - дип әйткән.

Әйдәгез әле бу хәдис өстендә уйланыйк. Менә Пәйгамбәребез галәйһиссәлам янына начар гына, ертык киемнәрдән бер кеше килә. һәм Расүлуллаһ моның тышкы кыяфәтенә игътибар итә. Барыбызга да билгеле: бүгенге көндә без барыбыз да кешене күрүгә, иң беренче аның киемнәренә игътибар итәбез бит. һәм шулвакыт башыбызда бу кеше ха­кында ниндидер уйлар, хисләр туа. Пәйгамбәребез галәйһиссәлам белән дә шулай булган. Шуннан ул сәхабәгә: «Ник син ямьсез киенәсең?» - дими, ә җайлап кына: «Синең малың бармы?» - дип сорый. Бу кешенең чыннан да байлыгы, акчасы барлыгын белгәч, ул аңа бик матур итеп яхшырак, сыйфатлырак киемнәр кияргә, ертылып беткән иске-москыдан йөрмәскә киңәш итә. Шуңа бу хәдистән без бик зур дәрес алырга тиеш - мөселман кешесен күргәндә, башка кешеләрдә, башка дин әһелләрендә безгә кара­та җирәнү хисләре туарга тиеш түгел. Чөнки безгә карап, кешеләр Ислам диненә, Аллаһыбыз китабы Коръәнгә бәя бирәләр. Тышкы кыяфәтебез чиста-пөхтә, карап торырга матур, күңелгә хуш килерлек булсын. Пычрак киемле, начар исле мөселманнарны күреп торсалар, әлбәттә, беркемнең дә безнең динебезне өйрәнәсе, мәчетләребезгә киләсе, ачык йөз күрсәтәсе килмәс. Мин бик кыйммәтле, башкаларда булмаган киемнәр кияргә, хатын-кызларны урамга бизәнеп-зиннәтләнеп чыгарга чакырмыйм. Юк, һәрнәрсәдә чикләрне сакларга, тыйнаклыкны югалтмаска кирәк. Мөселман, башка кешеләрне тирән ихтирам итеп, мөмкинлеге булса, алар янында пычрак, ертык киемнәр кияргә тиеш түгел.

Киенү рәвешенә карата тагы ике кагыйдәне истән чыгарырга яра­мый:

1.   Кием хәләл, рөхсәт ителгән акчаларга алынган булырга тиеш (риба, хәмер сату, отышлы уеннар белән акча табарга ярамый).

2.   Кием мактану, үз-үзеңне башкалардан өстен күрсәтү, кемнедер кимсетү максатыннан киелергә тиеш түгел.

Шул рәвешле, Аллаһының рәхмәте белән, бүген без кием мәсьәлә­сендә кайбер сорауларга ачыклык керттек. Бу киң һәм кирәкле тема, аны һәр мөселман өстәмә өйрәнергә, хәдисләрдән мәгълүмат табарга тиеш. Шул хакта уйланыйк: кием - Раббыбыз биргән зур нигъмәт, билге. Кием биреп, Аллаһы Тәгалә адәм баласының хайваннардан өстенлеген - акыл, оят иясе икәнен күрсәтте, безне төрле табигать күренешләреннән сакла­ды. Боларны онытмыйча, рәхмәтле булсак иде!

ТҖМДН Дәгъват бүлеге