Җомга вәгазе "Исәннәрнең кадерен, үлгәннәрнең каберен белик!"

21 июнь вәгазе,

Шәүвәл аеның 18 нче көне, һиҗри исәп буенча 1440 ел

Исәннәрнең кадерен, үлгәннәрнең каберен белик!

Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим! Әссәләмү галәйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәрәкәтүһ!

Безнең күңелләребезне иман, ислам нуры белән нурландырган Аллаһы Тәгаләгә чиксез хәмед һәм шөкраналарыбыз булса иде. Сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһу гәләйһи вә сәлләмгә, аның хөрмәтле гаиләсенә, барлык сәхабәләренә сәламнәребез һәм салаватла­рыбыз булса иде. Аллаһы Тәгалә һәркайсыбызга Үзенең чиксез сәламен, киң рәхмәтен һәм бәрәкәтен ирештерсә иде! Аллаһы Сөбеханәһу вә Тәгалә ил-көннәребезгә, җаннарыбызга тынычлык, тәннәребезгә исәнлек-саулык, күңелләребезгә тәүфыйк-һидаять биреп, һәркайсыбызга хәерле һәм бәрәкәтле тормышлар насыйп итсә иде.

Мөхтәрәм җәмәгать!

Илебездә Бөек Ватан сугышы хәсрәте кагылмаган бер генә гаилә дә юктыр. 1418 көн барган дәһшәтле сугыш еллары 27 миллионнан артык кешенең гомерен өзә һәм аларның күбесе мөселманнардан була. Дин кардәшләребез сугышның беренче көннәреннән үк Ватан хакына, ты­нычлык һәм Җир шарының иминлеге хакына үзләрен кызганмыйча, до­шманнар белән батырларча көрәшкә чыга.

Сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм: «Ватанны сөю - иманнан», - дип әйткән. Әнә шул сәбәпле, олуг галим, шәех Зәйнулла Рәсүлевнең улы Габдрахман Рәсүлев, Россиянең мөфтие бу­ларак, 1942 елда түбәндәге эчтәлекле фәтва чыгара: «Мөхтәрәм мөселман кардәшләр! Аллаһы Тәгаләнең ошбу мөкаддәс аятьләре, Расүлуллаһ салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең хәдис шәрифе илә гамәл кылып, кадер­ле Ватаныбызны, бөтен инсаният һәм исламият галәмен бу залимнәрнең золымыннан коткарырга сугыш мәйданында тырышыгыз. Сугыш артын­да куркаклык күрсәтми, ирләр һәм хатыннар сөбәт1 илә, бөтен көчегез илә сугыш өчен кирәкле булган әсбапларны хәзерләүгә вә башка дөньяви эшләрне эшләргә тырышыгыз. Фашист Герман һәм иярченнәренә каршы бу мөкаддәс көрәштә үзебезнең хак юлда икәнлегебезне исбат кылып, Ватаныбызга тугрылыгыбызны бөтен җиһан алдында эш илә күрсәтегез. Мәсҗедләрдә, җәмигъләрдә, гыйбадәт йортларында Кызыл Гаскәрнең до­шманга галиб2 булуы хакында Аллаһы Тәгаләгә дога кылыгыз. Әгәр дошман җиңеп галиб булса, Ватаныбызга зур һәлакәт булып, галәм мәдәниятен, бөтен мөселманнарның диннәре, милләтләре, телләре, гореф-гадәтләре тәмам юкка чыгачагын һич хәтердән чыгармагыз. Без, Советлар Союзын­дагы ислам галимнәре, дин Хадимнәре, мөкаддәс Ватаныбызны, ислам галәмен саклау юлында залим Герман фашистларга һәм иярченнәренә каршы иттифак кылып, бөтен мөселманнарны көрәшкә дәгъват кылабыз. Дошманнарга тиз вакытта мәгълүб булып, аларның залим-җәфалардан котылулары хакында, Рәхим-Рәхман Аллаһы Тәгаләгә ихласлык илә дога кылыгыз. Кодрәтле вә көчле Аллаһы ярдәме, Расүлуллаһ салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең рухани химаясы илә, ин шә Аллап, без галиб була­чакбыз».

Рәсүлевнең әлеге фәтвасы Советлар Союзында яшәүче бар­лык мөселман халыклары телләренә тәрҗемә ителеп, алар яшәгән җирләрдә таратыла һәм мәчетләрдә вәгазь вакытында укыла торган була. Мөрәҗәгатьнең «Труд» газетасында басылып чыгуы мөселманнарның туплануына зур этәргеч ясый. Дин кардәшләребез Кызыл Армиянең җиңүенә әнә шулай итеп үз өлешләрен кертә.

1             Сөбәт - батырлык, ныклык.

2             Галиб - җиңүе.

Бөек Ватан сугышы елларында дин кардәшләребез фронт өчен акча, кием, азык-төлек җыйган, мәхәлләләр аша дәүләт займы облигациясен тараткан, армияне корал, кирәк-яраклар белән тәэмин иткән, яу кырын­да сугышкан һәм тылда эшләгән.

1943 елның 30 мартында «Известия» газетасында Габдрахман хәзрәт Рәсүлевнең телеграммасы басыла. Биредә ул түбәндәгене хәбәр итә: «Кы­зыл Армия уңышларына куанып, шәхсән үземнән танклар ясау өчен 50 мең сум акча кертәм һәм барлык мөселманнарны танклар төзелешенә фида кылырга чакырам». Шул рәвешле, мөфти Габдрахман Рәсүлев Бөек Ватан сугышы елларында тирән эз калдырган дин әһеле буларак тарихта кала.

Күрәсез ки, Совет заманында яшәгән мөселманнар Ватан алдындагы изге бурычларын үтиләр һәм туган җирләрен саклыйлар. Гитлер СССРда яшәүче мөселманнарның хәленнән яхшы хәбәрдар була һәм аларның ри-засызлыкларын советка каршы пропагандада кулланырга планлаштыра. Әмма Гитлерның өметләре тормышка ашмый. Мөселманнар фашистларга каршы көрәштә менә нинди ватанпәрвәрлек һәм батырлык күрсәтәләр!

Сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм: «Кешеләргә рәхмәтле булмаган бәндә Аллаһыга да рәхмәтле түгел», -дип әйткән. Шуңа күрә без бүген һәр аяз көнебез өчен, тыныч тормышта укып, эшләп, балалар үстереп яши алуыбыз өчен Аллаһыга шөкер итәргә тиеш. Шулай ук, тыныч, якты көннәр килсен өчен гомерләрен биргән ге­рой солдатларның якты истәлеген саклау - безнең изге бурычыбыз. Ара­бызда яшәгән ветераннарны да, сугыш кырларында ятып калганнарны да яки фронтта алган яралардан гомерләре өзелгәннәрне дә хәтердән чы­гармыйк. Алар - үзләреннән соң килгән буын киләчәге өчен гомерләрен кызганмаган батырлар.

Адәм баласы бу дөньяга юкка гына килми. Аллаһы Раббыбыз Коръәни Кәримдә болай дип әйтә: «Арагыздан кайсыгыз күркәмрәк гамәл кылганны сынап ка­рау өчен үлем белән тереклекне бар итте. Ул (Аллаһы Тәгалә) һәрнәрсәдән өстен вә ярлыкаучы». «Мүлек/ Патшалык», 67:2

        Аллаһы Раббыбыз безне шатлык белән дә, авырлык белән дә, кайгы-хәсрәтләр белән дә сыный. Шуны онытмасак иде: адәм баласына нинди генә авырлык, сынау килсә дә, ул аңа сабырлыгы белән каршы торырга тиеш. «Әл-Бәкара» сүрәсендә болай дип әйтелә: «Ий мөэминнәр! Әлбәттә, без сезне курку һәм ачлык белән, мал­лар, җаннар, җиләк-җимешләр тарлыгы белән сыныйбыз. (Сы­налган вакытларда) сабыр булучыларны исә шатландыр». «Әл-Бәкара / Сыер», 2:155

         Бу дөньяда безнең белән нинди генә хәл булса да, аларның һәркайсы безне сынар өчен бирелгән. Нинди генә сынау килсә дә без, иң беренче чиратта, Аллаһыны искә төшереп, Аның ризалыгына омтылып, сабыр итә белергә тиешбез. Авырлыклар килгәндә сабырлык күрсәтү - иң зур са­вап. Түземлек үрнәге булып, беренче чиратта, Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәламнең язмышы тора. Аллаһы Тәгалә аңа нинди генә сынау­лар җибәрсә дә, ул аларны күтәрде, соңыннан исә Аллаһының рәхмәтенә иреште. Пәйгамбәребезнең бер хәдисендә дә: «Адәм баласына сабырлык­тан да зуррак байлык бирелмәде», - дип әйтелә.

Аллаһы Раббыбыз Коръәни Кәримнең түбәндәге аятендә сүрәсендә болай дип әйтә:


 «Аллаһы Тәгалә, чыннан да, шатлыкта да, кайгыда да малларын сарыф итүчеләрне, ачуларын тыючыларны һәм кешеләрне гафу итүчеләрне, изгелек эшлүчеләрне ярата». «Әли Гыймран / Гыймран гаиләсе», 3:134

        Ягъни, «Минем каршымда булган вазифаларыгызны, бурычлары­гызны кайгылы вакытта да, сөенечле вакытта да, шатлыклы вакытта да үтәгез һәм ачуыгызны эчкә алыгыз», - дип әйтә.

Аллаһы Тәгалә җирләрне, күкләрне - барысын да безнең өчен, безгә хезмәт итәр өчен яратты. Без Җир йөзендә яшибез икән, иң әүвәл Аллаһы Тәгалә каршында булган вазифаларны үтәргә тиеш. Ватан алдында да бу­рычларыбыз бар. Ата-ана да - тәкъдир, Ватан да - тәкъдир, туган җир дә - тәкъдир, берәү дә туган җирен сайлап ала алмый. Кеше кайсы җирдә туган, шул җирне хөрмәт итәргә, яратырга һәм аңа куркыныч янаганда, гомерен дә кызганмыйча, сакларга тиеш. Безнең арабызда үзләренең Ватан алдында изге вазифала­рын үтәп кайткан бабаларыбыз яши. Аллаһы Тәгалә аларның шушы күргән афәтләрен, борчуларын гөнаһларына кәффарәт итеп, җәннәткә керүләренә сәбәпче итсә иде. Аллаһы Тәгалә тагын да хәерле гомерләр, хәерле сәламәтлекләр биреп, матур-матур, үрнәк бабайлар булып, бала­ларга үгет-нәсыйхәт бирүче һәм Аллаһының кушканнарын үтәп, тый-ганнарыннан тыелып яшәүче бабайларның безнең араларыбызда озак яшәүләрен Үзе насыйп әйләсә иде. Безнең яшьләребез дә шушы бабайла­рыбыздан үрнәк алып, алар өчен дога кылып, үзләре дә кирәк булса, дин өчен, Ватан өчен көрәшчеләр булып үссеннәр иде.

Кадерле дин кардәшләр! Раббыбыз туган җиребездә тыныч, имин тормыш насыйп итсен һәм бәлаләрдән, кайгы-хәсрәтләрдән сакласын. Һәм барыбызга да бәхет, сәламәтлек биреп, бәрәкәтле имин тормышлар насыйп итсен. Әәмин!

ТҖ МДН Дәгъват бүлеге