Җомга вәгазе "Сабырлык"

5 июль вәгазе,

Зөлкагъдә аеның 2 нче көне, һиҗри исәп буенча 1440 ел

Сабырлык

    Гөнаһларны гафу итүче, тәүбәләрне кабул итүче Аллаһы Тәгаләгә олуглауларыбыз һәм мактауларыбыз булсын! Шулай ук Мөхәммәд пәйгамбәрнең рухына салаватларыбыз һәм сәламнәребез ирешсен.

   Хөрмәтле мөселман кардәшләрем! Әгәр дә без дөньяда һәм дөньядан соң була торган Ахирәт дөньясында уңышка ирешергә теләсәк, һичшиксез, сабыр булырга тиешбез. Сабырлык сыйфаты булмаса, без бәхет дигән бүләкнең исен дә сизмәячәкбез, чөнки дөнья һәм Ахирәт бәхетенә ирешкән бөтен кешеләрнең күңелләрендә сабырлык сыйфаты нигезләнгән иде, алар сабырлык белән коралланып, дөньяның авырлык­ларын җиңделәр һәм аларны сынар өчен бирелгән авырлыклар сөенеч көннәренә әйләнде.

    Хөрмәтле мөселман кардәшләрем, нинди генә хәлдә булсак та, бу дөнья сынау йорты икәнлеген һәм безнең дә бу сынау йортына сыналыр өчен килгәнлегебезне онытмыйк. Аллаһы Тәгалә Үзенең китабында, бик күп аятьләрендә дөнья йортының сынау йорты икәнлеге турында әйтеп уза. Шушы әйтелгәннәрнең кайберләрен ишетеп узыйк. «Әлбәттә, без сезне курку, ачлык белән; маллар, җаннар, җиләк-җимешләр тарлыгы белән сынаячакбыз. (Сыналган вакытлар­да) сабыр булучыларны исә шатландыр. Ул сабыр булучыларга берәр авырлык килсә, алар: «Без Аллаһы Тәгаләнеке һәм Аңа кире кайтачакбыз», - дип әйтәләр. Шуларга Раббылары тара­фыннан ярлыкау һәм мәрхәмәт насыйп булачак, дөреслектә, алар туры, дөрес юлда булучылар». «Әл-Бәкара / Сыер», 2:155-157

    Шулай ук тагын бер аятьтә Аллаһы Тәгалә болай дип әйтә: «Әллә кешеләр: «Без иман китереп, инандык!» - дип әйткәч, аларга авырлыклар килмәс һәм алар сыналмаслар дип исәплиләрме?! Аларга кадәр булган кешеләр барысы да сынал­ды. Аллаһы кайсылары дөрес сөйли һәм кайсылары ялганлый икәнен белә». «Гәнкәбүт/Үрмәкүч», 29:2-3

Аллаһы Тәгалә шулай ук:  «Кайсыларыгыз яхшырак гамәлле икәнлеген белер өчен, Ул үлемне һәм тереклекне халык кылды. Ул һәрнәрсәдән өстен вә ярлыкаучы». ьМүлек / Патшалык», 67:2

    Хөрмәтле мөселман кардәшләрем! Димәк, адәм баласы якты дөньяга килгәннән соң акыл камиллегенә ирешеп, соңгы сулышларына кадәр гоме­рен сынауда уздыра. Ирләр, хатыннар, яшьләр, картлар, байлар, ярлылар, көчлеләр, көчсезләр - барысы да, барыбыз да сынауда. Кем үзен Аллаһы Тәгалә каршысында ничек күрсәтә. Яшьләр - яшьлекләре белән, картлар - картлыклары белән, байлар - байлыклары белән, ярлылар - ярлы булу­лары белән сынала. Кайбер вакытта: «Эх, бабай булсам иде...»; «Эх, чибәр булсам иде, көчле булсам иде...», - дип, үзләренең хәлләреннән канәгать булмыйча, башка кешеләрнең хәлләренә кызыгучыларны ишетергә туры килә.

Бу сүзләрне әйтүчеләр нәрсәгә кызыкканнарын аңламаучылар һәм белмәүчеләр, чөнки әгәр гыйбрәт күзе белән уйлап карасак, күп вакытта байлык белән, көч белән, чибәрлек белән сыналу ярлылык һәм көчсезлек, ямьсезлек белән сыналуга караганда авыррак.  Аллаһы Тәгалә китабында болай дип әйтә: «Аллаһы беркемгә дә күтәрә алмаган сынаулар йөкләмәс...» «Әл-Бәкара / Сыер», 2:286

Ягъни һәр кешегә сынавын хәленә карап бирә: арттырмый да, ки­метми дә. Сынау дигән сүзне күп кабатладым. Ни өчен? Чөнки һәрбер сынау бездән сабырлык көтә һәм сынауларга сабырлык белән генә каршы торып була. Сабырлык берничә төрле була. Беренчесе - Аллаһы Тәгаләгә итагать итүдә, ягъни Аллаһы Тәгалә безнең өстебезгә нәрсәләрне йөкләгән бул­са, туларны үтәгән вакытта кирәкле булган сабырлык - намаз уку, ура­за тоту кебек һәм башкалар. Икенчесе - Аллаһы Тәгалә безгә тыелырга кушкан нәрсәләргә карата сабырлык. Мәсәлән, аракы эчмәү, дуңгыз ите ашамау, тәмәке тартмау кебек һәм башкалар. Өченчесе - бәла-казаларга карата сабырлык, ягъни авыруларга, ачлыкларга, якын кешеләрнең үлеп китүләренә карата сабырлык.

       Пәйгамбәребез галәйһиссәламнән шундый хәдис риваять ителә: «Аллаһы Тәгалә: «Берәр бәндәмә авырлык килсә һәм шушы вакытта ул, Миңа сыену чараларын эзләп, Миңа ялварса, һичшиксез, Мин аңа со­раганчы ук бирермен һәм догасын кылыр алдыннан ук догасына җавап кайтарырмын. Ә инде бәндәмә авырлык килгәннән соң, Мине онытып, башка берәүгә сыгынса, алардан чаралар эзләсә, күк ишекләрен ябармын (ул бернинди яхшы нәтиҗәгә ирешә алмас)», - дип әйтә».

Башка бер хәдисендә Пәйгамбәребез галәйһиссәлам: «Кем берәр төнне авырып уздырса һәм үзенең хәленә сабыр булса, Аллаһыдан разый булса, газиз әнисеннән туган көнне гөнаһсыз булган кебек гөнаһларыннан пакьләнер. Әгәр авырсагыз, сәламәтлек сорамагыз», - дип әйткән. Ягъни Пәйгамбәребезнең соңгы җөмләсендәге сүзнең мәгънәсе шулайрак: «Әгәр авырган вакытыгызда гөнаһларыгыздан пакьләнү һәм Аллаһы Тәгалә каршысына нинди бөек дәрәҗәләргә ирешүегезне белсәгез, сәламәтлек сорамас идегез. Ләкин бәндә буларак без тынычлык һәм сәламәтлек те­либез». Хөрмәтле мөселман кардәшләрем! Сабырлык үрнәге буларак Әюб галәйһиссәламнең тормышын искә төшереп узыйк. Аллаһы Тәгалә Үзенең китабында аның турында: «Без аны сабыр итүче дип таптык. Хакыйкатьтә, ул - Аллаһыга тәүбә белән кайтучы күркәм коллардан булды». «Сад», 38:44

Әюб галәйһиссәлам үзенең халкына пәйгамбәр булып җибәрелгән иде һәм Аллаһы Тәгалә аны бәлки башка пәйгамбәрләрне сынамаган сынаулар белән сынады. Әюб галәйһиссәламнең мул җимеш бакчала­ры, балалары, хатыннары һәм һич тә борчымый торган сәламәтлеге бар иде. Муллыгына карамастан, Аллаһы Тәгалә аның өстенә йөкләгән бөтен эшләрне Әюб галәйһиссәлам кимчелек китермичә, ялкаулык күрсәтмичә, җиренә җиткереп үтәп бара иде. Көннәр үтә торгач, Әюб галәйһиссәламгә сынаулар килә башлады. Иң беренчесе - җимеш бакчасы уңыш бирмичә, бакчасындагы бөтен агачлары һәлак булды. Шәйтан аның янына килеп: «Ташла гыйбадәтеңне, бераз үзеңне кайгырт», - дип әйтте. Бу сүзләрне ишеткәч, Әюб галәйһиссәлам: «Без Аллаһыныкы һәм аңа кайтачакбыз. Ул Үзе бирде, Үзе алды, биргән әйберен кире алганы өчен мин ничек итеп Аңа ачуланыйм?!» - дип әйтте һәм шәйтанны куып җибәрде. Ләкин Әюб галәйһиссәламнең сынаулары моның белән бетмәде. Берсе артыннан берсе газиз балалары төрле сәбәпләр белән үлә башлады һәм иң соңында бөтен балалары да үлде. Шәйтан янәдән кеше сурәтендә аның янына кил­де: «Әй, Әюб, мин сине кызганам, бакчаларың һәлак булды, таянычың булган балаларың үлеп бетте, ә син һаман да Аллаһы, Аллаһы дисең. Таш­ла бу эшне, бераз үзеңнең хәлеңне кайгырт», - дип әйтте.

Шәйтанның бу сүзләрен ишеткән Әюб галәйһиссәлам: «Без Аллаһыныкы һәм аңа кайтачакбыз. Ул Үзе бирде, Үзе алды, биргән әйберен кире алганы өчен мин ничек итеп Аңа ачуланыйм?!» - дип шәйтанны куып җибәрде. Бу сынаудан соң Аллаһы Тәгалә Әюб галәйһиссәламнең сәламәтлеген алды: авыруы көннән-көн арта иде, янында хатынын­нан кала беркем калмады. Әюбнең авылдашлары: «Әй, Әюб, зәһәр авыруың безгә иярмәсен өчен, авылдан чыгып кит», - дип әйтәләр. Әюб галәйһиссәлам туып-үскән, яшәгән авылыннан хатыны белән чыгып китә һәм авылдан бик ерак булмаган бер җиргә барып урнаша. Әюбнең хаты­ны авылга барып, аннан ризык алып килә иде. Әмма авыруы көннән-көн көчәя. Шәйтан тагын кеше сурәтендә Әюб галәйһиссәлам янына килеп җитә һәм аңа: «Әй, Әюб, мин синең хәлеңә хәйран калам, бакчаларың, җиләк-җимешләрең юк, балаларың үлеп бетте, Аллаһы Тәгаләң сиңа авы­ру бирде, сине авылыңнан чыгардылар, хатыныңның кулына калдың, ә син һаман да Аллаһыны мактыйсың. Ташла бу эшеңне, оныт ул Ал-лаһыны», - дип әйтә. Әюб галәйһиссәлам: «Без Аллаһыныкы һәм аңа кайтачакбыз. Ул Үзе бирде, Үзе алды», - дип әйтте. Шәйтан бу сүзләрне Әюб галәйһиссәлам янына килгән саен ишетте һәм өметсезләнеп аның яныннан китеп барды. Әюб галәйһиссәлам торып, гыйбадәтен үти алмый башлагач кына кулларын күтәреп, Аллаһы Тәгаләгә ялварды: «Әй мәрхәмәтлеләрнең иң мәрхәмәтлесе! Миңа авырлык кагы­лып китте». «Әл-Әнбия / Пәйгамбәрләр», 21:83

Ягъни башка төрле сүзләр белән әйткәндә: «Әй Раббым, торып гыйбадәт итә алырлык сәламәтлек насыйп ит миңа», - дип әйтте ул. Бөтен сынауларга каршы сабыр, түземле булганы өчен Аллаһы Тәгалә догасын кабул итте һәм җимеш бакчаларын, балаларын, сәламәтлеген, хатынна­рын, дәрәҗәсен ике тапкыр арттырып, кире кайтарды. Әюб галәйһиссәлам дөньяда дөнья хөрмәтенә, Ахирәттә Ахирәт бәхетенә иреште.

Хөрмәтле мөселман кардәшләрем! Әюб галәйһиссәламнең сабыр­лык, түземлек мисаллары барыбызга да үрнәк булса иде. Нинди генә хәлдә булсак та, Әюб галәйһиссәламнең әйткән сүзләрен бер дә оныт­мыйк: «Без Аллаһыныкы һәм Аңа кайтачакбыз», - һәм аларны һәрвакыт исебездә тотыйк. Сабырлыкка багышланган вәгаземне Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең бер хәдисе белән тәмамларга телим: «Мөэмин кешенең хәле бик гаҗәп: аның бөтен хәлләре аңа яхшылык китерә. Бу өстенлек фәкать мөэмингә генә насыйп була. Әгәр дә аңа берәр шатлык килсә - шөкер итә һәм ул аңа хәерле була. Берәр авырлык килсә - сабыр итә һәм ул да аңа хәерле була». Ягъни без мөселманнарга берәр шатлык, сөенеч килсә, Аллаһы Тәгаләгә рәхмәт әйтәбез һәм ул сөенеч ике өлеш артыграк була, ә инде берәр авырлык килсә, сабыр итәбез, Аллаһы Тәгаләдән түземлек сорыйбыз һәм ул авырлык киләчәктә безнең өчен сөенеч җимешенә әйләнә.

Хөрмәтле мөселман кардәшләрем! Сабырлык безнең калканыбыз булсын, сабырлык безнең коралыбыз, безгә дөнья һәм Ахирәт бәхетенә юл күрсәтә торган дустыбыз булсын.

Мәхмүт хәзрәт Шәрәфетдин, «Шамил» мәчете имам-хатыйбы