Җомга вәгазе "Ятимнәрне кайгырту – Пәйгамбәребез сөннәте""

19 июль вәгазе,

Зөлкагъдә аеның 16 нчы көне, һиҗри исәп буенча 1440 ел

Ятимнәрне кайгырту – Пәйгамбәребез сөннәте

     Барча галәмнәрне бар кылып, аларны тәрбия кылып торучы; безне нигъмәтләндереп торучы; мөэмин-мөселманнар өчен каберне җәннәтнең бер бакчасы итеп кылучы, имансыз бәндәләр өчен каберне җәһәннәмнең бер утлы чокыры итеп кылучы Аллаһы Сөбеханәһу вә Тәгаләгә хәмед вә сәналәребез булса иде! Аның хак хәбибе, кешелеккә туры юлны өйрәтеп калдырган, мөселманнарны җәннәт белән сөендергән вә имансызларны җәһәннәм белән кисәткән, дөньяда яшәгән иң яхшы мөселман, иң яхшы хәләл җефет, иң яхшы әти, иң яхшы дус, иң күркәм үрнәк әһеле булган пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәламгә күңелебезнең иң түрләреннән чыккан салават-шәрифләребез булса иде! Аллаһы Тәгалә үзебезгә дә күңел тынычлыгы, нык сәламәтлек насыйп итсә иде! Бөтен көннәрнең солтаны, ике гаеттән дә олуграк булган мөбарәк җомга көнне Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтенә ирешер өчен мәчетебезгә җыелган мөхтәрәм дин кардәшләрем, әссәләмү галәйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәрәкәтүһ! Пәйгамбәребез зур гыйлемле, сабыр, түземле, оялчан булган. Ул Аллаһы Тәгаләгә бик күп гыйбадәт, калганнарга караганда күбрәк дога кылган. Кешеләрне гафу итә белгән, һәрдаим да яхшылыкка гына өнди торган булган. Ул һәрвакытта да гадел булырга, мохтаҗларга, ятимнәргә ярдәм итәргә, олыларны хөрмәт итәргә, туганнар арасындагы мөнәсәбәтне сакларга кушкан. Әйе, Пәйгамбәребез галәйһиссәлам кылган изге гамәлләрнең саны юк. Бүгенге вәгазебездә, ин шә Аллаһ, Пәйгамбәребез галәйһиссәлам бик яраткан, аны кылучыларга зур әҗерләр вәгъдә иткән гамәл турында сөйләшеп китәрбез, ул – ятимнәрне кайгырту. Аллаһы Тәгалә Коръәни Кәримдә болай дип әйтте: «Янә синнән ятимнәр хакында сорашалар. Аларның бар- ча эшләрен ислах кылу, юлга салу алар өчен хәерле, дип әйт. Әгәр ятимнәрне үз гаиләгезгә кушсагыз, алар сезнең кардәшләрегездер». «Әл-Бәкара / Сыер», 2:220 Ятимнәр сүзе Коръәни Кәримдә бик күп тапкыр очрый. Әгәр дә бу изге китапта берәр нәрсә күп тапкыр кабатланса, димәк, аңа зур игътибар итәргә кирәк. Аллаһы Тәгалә күп тапкырлар ятимнәрнең малын ашаучы- ларны кисәтә, аларга булышучыларны сөендереп, әҗер-савап вәгъдә итә. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм үзенең урта һәм имән бармагына ишарәләп: «Өендәге ятим балага яхшы мөгамәләдә булган кеше белән мин җәннәттә болар кебек якын булырмын», – дип әйткән. Имән бармак белән урта бармакларның якынлыгы кебек, Пәйгамбәребез дә андый кешеләргә якын булыр, ин шә Аллаһ. Исламгача кадәрге чорда ятимнәр бик күп булган. Аларны мы- скыл иткәннәр, хакларын үтәмәгәннәр. Расүлебез салләллаһу галәйһи вә сәлләм дә ятим үскән һәм кабиләсенең ятимнәргә мөнәсәбәтен яхшы белгән. Аллаһы аңа мөрәҗәгать итеп: «Раббың сине ятим хәлендә табып, тәрбия урынын насыйп итмәдеме?» – дип әйтә. «Духа / Иртән», 93:6 Һәм шуннан соң Ул аңа: «Шул сәбәпле, ятимнәрне җәберләмә», – дип боера. «Духа / Иртән», 93:9 Аллаһы сөекле пәйгамбәрен Үзе тәрбияләгән, саклаган һәм шуңа күрә дә аңа башка ятимнәрне якларга, аларны кайгыртырга нәсыйхәтләгән. Әлбәттә, бу һәр мөэмингә дә кагыла торган боерык-нәсыйхәтләр булып тора. Галәмнәр горурлыгы Расүлүллаһ салләллаһу галәйһи вә сәлләмятимнәр мәсьәләсенә пәйгамбәрлегенең башлангыч чорында ук зур игъ- тибар бирә башлый. Йәмәнгә беренче һиҗрәт кылучы мөселманнарның башлыгы Җәгъфар бине Әбү Талиб радыяллаһу ганһе илнең патшасы Нәҗашигә мөселманнар һәм Ислам дине турында сөйләгәндә, Пәйгамбәр галәйһиссәлам турында: «Ул һәрвакыт мохтаҗлар һәм көчсезләр янын- да, ул ятимнәрнең мөлкәтен кулланырга яки аны үзеңә алырга тыйды»1, – дип әйтә. Кадерле җәмәгать, вәгазебезнең мәүдугы, ягъни темасы – «Ятимнәрне кайгырту – Пәйгамбәребез сөннәте». Әгәр дә без ятимнәрне кайгырту- ны Мөхәммәд галәйһиссәлам сөннәтен дә үтим дип башкарсак, Кыямәт көнендә шәфәгатькә ирешү өчен үзебезгә тагын бер мөмкинчелекне файдаланганбыз булып чыга. Ятим калган балалар проблемасы бүгенге көн өчен ят әйбер түгел. Ул бар, һәм көннән-көн арта гына да бара. Без яшәгән төбәктә балаларын бала тудыру йортларында ук калдырып чыгып киткән әниләр бар, яки тормыш авырлыкларына түзә алмыйча, ата-аналары интернатка илтеп биргән яки ата-анасы вафат булып, шулай ук интернатка эләккән балалар бик күп. Раббыбыз Аллаһы Тәгалә Коръәни Кәрим китабында, расүлебез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм үзенең хәдисләрендә ятимнәрнең хакы турында бик күп тапкырлар әйтеп уза- лар. Ятимне тәэмин итү, аны карау һәм шул ятимне үзеңә алып тәрбияләү– ул бик саваплы, бик әҗерле. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вәсәлләмнең хәдисендә: «Иң күркәм йорт – ятимнәргә яхшы мөнәсәбәт күрсәтелгән йорт», – дип әйтә. Кем дә кем үзенең өенә ятимне алып кайтып тәрбияләсә, ул бик зур әҗергә ия кеше саналачак. Әмма бүгенге көндә ятим балаларны алып, аларга тиешле акчаларны үзләштергән кешеләр дә бар. Пәйгамбәребез югарыдагы хәдисен дәвам итеп: «Иң начар йорт – ятимнәргә начар мөнәсәбәт күрсәтелгәне!» – дип әйткән. Коръәни Кәримдә Аллаһы Сөбеханәһу вә Тәгалә ятимнәрнең малларын үзләштермәскә боера. Әгәр дә баланы начар ният белән, ягъни: «Хөкүмәт балага акча күчерәчәк, ул акчаны үземә тотачакмын», – дип алсак, яки баланың мирасы күп булып, аны да үзебезнеке итәргә тырышып кына баланы үзебезгә алсак, бу гөнаһлы эш булып санала. Аллаһы Тәгалә ятимнәргә начар мөнәсәбәттә булганнарны ялганчы да дип әйтә: «Әллә син Кыямәтне ялганга тоткан кешене күрмәдеңме? Ул ялганчы ятимне кагар. Үзен һәм башкаларны фәкыйрьләргә садака бирергә өндәмәс». «Магун», 107:1-3 Имансыз кешеләргә хас булган кайбер сыйфатлар: мохтаҗ булган, ятим кешеләргә, балаларга ярдәм итмәү. Әгәр кешенең йөрәге бик каты икән, аңа хастаханәләрне, балалар йортларын зиярәт итәргә тәкъдим ителә. Аллаһы Тәгалә Коръәни Кәримдә ятимнәрнең малларын ашаган кешеләрне болай дип кисәтә: «Ятимнәр малын ашаган кешеләр Ахирәттә, әлбәттә, җәһәннәм утына керерләр һәм карыннарын ут белән тутырырлар» . «Нисә / Хатыннар», 4:10 Гомумән алганда, Аллаһы Тәгаләнең рәхмәт фәрештәләре бар. Һәм алар берничә төрле йорттан кала, калган йортларга керергә мөмкиннәр. Нинди йортка рәхмәт фәрештәсе кермәс соң:

1. Әгәр бер йортта, нигездә ата-ана җәберләнсә, кыерсытылса, ха- клары үтәлмәсә, бу йортка рәхмәт фәрештәләре кермәс;

2. Әгәр берәр йортта туганлык җепләре сакланмаса, шулай ук анда

рәхмәт фәрештәләре кермәс;

3. Әгәр дә бер йортта ятимнәрнең малы ашалса һәм золым юл белән башка кешеләрнең малы тартып алынып, шул кулланылса, анда да

Аллаһының рәхмәт фәрештәләре кермәс. Әлбәттә, моның белән генә бетми, әмма әгәр берәр йортта ата-ана хакы үтәлмәсә, туганнар хакы онытылса һәм ятимнәргә тиешле игътибар бирелмичә, киресенчә начар карашка дучар булсалар, димәк, мондый йортларны фәрештәләр урап йөриләр. Золым ислам диненең һичбер шартына туры килмәгән һәм бер вакытта да хупланмаган, киресенчә, зур гөнаһлардан санала. Шул сәбәпле булса кирәк, хәдисләрдә мәзлум догасының кабул булуы хакында да күп сөйләнелә. Пәйгамбәребез галәйһиссәлам сәхабәләреннән һәрвакыт: «Сез бүген ятимне башыннан сыйпадыгызмы? Авыруның хәлен белдегезме? Берәрсенең кайгысын уртаклаштыгызмы?» – дип сорый торган була1. Ни өчен? Чөнки бер хәдистә: «Әгәр берәү Аллаһы ризалыгы өчен ятимне башыннан сыйпаса, Аллаһы аңа шушы ятимнең башындагы чәч бөртеге кадәр савап бирер», – дип әйтелгән. Әгәр берәр кеше балалар йортыннан бала ала калса, аңа нәрсә эшләргә соң? Моңа «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт болай дип җавап кайтарды: «Баланы сабый чакта ук алсаң, ул әле бәләкәй була һәм шул вакытта тәрбиягә алган әни аны имезсә, ул сөт баласы дип аталыр. Шуңа да бу очракта мәхрәмлек мәсьәләсе, ягъни гаурәтне каплау кебек әйберләр җиңелрәк була. Бу турында Коръәндә дә әйтелеп китә. Әгәр дә без баланы алып кайтып, имезсәк, аңа калган балаларга караган кебек карарга, шулай ук киендерергә кирәк. Ул кыз бала икән, димәк, яулыксыз йөри ала. Ир бала икән, үги сеңелләрен яулыксыз күрә ала. Сөт балалардан бу гаурәт кебек мәсьәләләр төшеп кала. Әгәр дә без тәрбиягә бераз зуррак баланы алсак, бу вакытта гаурәт мәсьәләсенә җитди итеп карарга кирәк. Киенү, гаурәт мәсьәләләре сакланган булырга тиешләр. Шуңа күрә, дин ягыннан караганда гаурәт, киенү, мәхрәм мәсьәләләрендә проблема тумасын өчен, күкрәк баланы алсагыз яхшырактыр». Кадерле җәмәгать, ятим балаларны кайгырту – бик зур эш икәнен күреп торабыз, һәм моның өчен әҗер савабы да күп булачак, ин шә Аллаһ. Шуңа өстәп, күз алдыгызга китерегез, сез шул баланы тәрбияләп, аңа яхшы тормыш бүләк итә аласыз. Аллаһы Тәгалә безгә мәрхәмәтле йөрәк, саф күңел һәм үткен фәһемлек бирсә иде. Әәмин!

Шамил хәзрәт Әхмәтгалиев, Хәсәншәех авылы мәчете имам-хатыйбы