Җомга вәгазе "Мәчетләрне хөрмәт итү"

26 июль вәгазе,

Зөлкагъдә аеның 23 нче көне, һиҗри исәп буенча 1440 ел

Мәчетләрне хөрмәт итү

    Әлхәмдүлилләһи Раббил гааләмиин, әссаләәтү вәссәләәмү галәә расүлиһи Мүхәммәдин вә галәә әәлиһи вә әсъхәәбиһи әҗмәгыйн. Барча галәмне юктан бар кылучы, Раббыбыз Аллаһы Сөбеханәһу вә Тәгаләгә хәмде-сәналәребез, мактауларыбыз, сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһу галәйһи вә сәлләмгә күңелебезнең түреннән чыккан салават-шәрифләребез булса иде һәм дә аның әһле бәйтенә саләмнәребез ирешсә иде. Раббыбыз Аллаһының әмерен үтәп, Аның рәхмәтләренә ирешергә ният итеп, җомга намазына килгән мөэмин-мөселман кардәшләрем, әссәләмү галәйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәрәкәтүһ! Һәрберебезгә дә Аллаһы Сөбеханәһу вә Тәгаләнең сәламе, ике дөнья рәхмәте һәм бәрәкәте булсын!Раббыбыз Аллаһы Тәгалә болай дип әйтә: «Ул яктылык бирә торган шәм мәчетләрдә булыр, Аллаһы ул мәчетләрне зурларга һәм Аллаһы исемен зекер итәргә боер- ды. Ул мәчетләрдә иртәләрдә һәм кичләрдә Аллаһыга тәсбих әйтерләр». «Нур», 24:36 Шул ук сүрәнең киләсе аятендә Аллаһы Тәгалә болай дип әйтә: «Алыш-биреш итеп сәүдә эшләренә алынмый торган ирләрне Аллаһы зекереннән, намаз укудан һәм зәкят бирүдән дөнья эше алдый алмады. Алар күңелләр һәм күзләр тетрәгән Кыямәт көненең катылыгыннан куркалар». «Нур», 24:37

       Ошбу аятьләрдә Раббыбыз Аллаһы Тәгалә мәчетләрнең ни өчен кирәклеген аңлатып китә. Мәчетләр күңелләре һәм күзләре Кыямәт көненең катылыгыннан курыккан ирләр өчен дөнья эшләренә алдан- мыйча, сәүдә эшләрен калдырып торып, Аллаһыны зурлап зекер әйтү, намаз уку өчен кирәк. Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһу галәйһи вә сәлләм үзенең бер хәдисендә: «Кешеләр мәчетләр белән мактаныша башлаганчы Кыямәт купмас», – дип әйткән. Мәчетләрнең зурлыгы, матурлыгы, байлыгы, манараларының биеклеге һәм башка шуның кебек әйберләр белән мактанышу хәзерге вакытта мөселманнар арасында киң та- ралган һәм бу, сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһу галәйһи вә сәлләм әйткәнчә, Кыямәт якынлашуның бер билгесе. Ягъни Пәйгамбәребез галәйһиссәлам безгә мәчетләрегез белән мактан магыз һәм аларны бизәмәгез дигән. Мәчетләр белән мактанышулар Аллаһының хак дине булган Ислам диненә каршы килә, чөнки мәчетләр– Аллаһыга гыйбадәт кылу өчен генә билгеләнгән йортлар. Башка бер хәдисендә пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһу галәйһи вә сәлләм: «Мәчетләрегезне сабыйлардан, акылсызлардан, са- ту-алу эшләреннән, низаг-талашлардан, тавыш күтәрүдән саклагыз», – дип әйткән. Ягъни, Пәйгамбәребез галәйһиссәлам мәчетләрнең чи- сталыгын сакларга һәм анда Аллаһы Тәгаләне искә алуда комачаулый торган гамәлләрне кылмаска куша. Язид Әл-Киндидән риваять ителә: «Гомәр радыяллаһу ганһе хәлифә булган вакытта, мәчеттә тавышларын күтәреп сөйләшүләрен ишеткәч, Гомәр бине Хаттаб миңа: «Теге икәүне китер әле» – диде һәм мин ул әйткән ике кешене чакырып китердем. Алардан «Сез кем?» – дип сорагач, үзләрен Таиф шәһәреннән булуларын әйттеләр. Гомәр: «Әгәр Мәдинә әһелләреннән булсагыз, сезгә җәза бирер идем. Аллаһының Илчесе мәчетендә нигә тавышыгызны күтәрәсез? Кайда икәнегезне белмисезме әллә?!» – дип әйтте. Ягъни, Гомәр радыяллаһу ганһе хәлифә булган вакытта, тавышланырга ярамый икәнен белеп тә, мәчеттә тавышланган кешегә суктырып җәза бирү каралган булган. Пәйгамбәребез галәйһиссәлам мөселман кеше мәчеткә кергәндә: «Әй Аллаһы, миңа рәхмәт ишекләреңне ач», ә мәчеттән чыкканда: «Әй Аллаһы, миңа фазыйләт ишекләреңне ач», – дип дога кылырга өйрәтеп калдырган. Аллаһы Тәгалә Коръәни Кәримдә болай дип әйтә: «Коръән укылганда яки Коръәннән вәгазь сөйләнгәндә ихлас тыңлагыз, сүз сөйләшмичә, эш эшләмичә тик торыгыз! Шулай итсәгез, шаять, рәхмәт кылынырсыз». «Әгъраф / Пәрдә», 7:204

        Бу аятьтә аңлашылганча, Коръәнне намазда яки намаздан тыш уку, аны тыңлау һәм тыныч тору вәҗиб була. Мәчеттә гыйбадәттән тыш башка эшләр белән шөгыльләнү, сөйләшеп утыру, хәтта сөйләшми утырып та, Коръәнне тыңламау – Аллаһы Тәгаләнең әмеренә каршы килүне Аллаһы Тәгалә Коръәни Кәримдә болай дип әйтә: «Әйт: «Раббым һәр эштә гадел булырга өндәп әмер бирде һәм мәчеттә йөзләрегезне кыйблага юнәлдерегез һәм динне Аллаһы ризалыгы өчен генә ихлас тотып, Аңа гына гыйбадәт кылыгыз, Ул сезне әүвәл ничек яраткан булса, шулай ук Аның хозурына кайтачаксыз». «Әгъраф / Пәрдә», 7:29 Шул ук сүрәнең 31 нче аятендә болай дип әйтелә:  «Әй Адәм балалары, намаз укый торган урынга барганда һәрвакыт гаурәтләрегезне каплар өчен пакь киемнәр киегез, ашагыз, эчегез, ләкин исраф кылмагыз, Аллаһы исраф кылу- чыларны сөйми». «Әгъраф / Пәрдә», 7:31

     Киемнәрне һәм башка нигъмәтләрне өйдә генә түгел, мәчеттә дә әйбәтләрен кулланырга кирәк. Шулай ук мәчтекә килгәч тә утны-суны исраф итмәү кирәк. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм хәдисләренең берсендә болай дип әйткән: «Киемнәрегездән агын киегез, чөнки ул – киемнәрегезнең иң хәерлесе». Хәдистә болай дип әйтелә: «Әгәр Аллаһы Тәгалә бер кавемгә чир җибәрергә теләсә, мәчет әһелләренә карар һәм ул бәлане кире кайтарыр». аңлата. Хәдистән аңлашылганча, Аллаһы Тәгаләгә гыйбадәт кылу өчен төзелгән мәчетләр булып һәм анда мәхәллә халкы даими намазга йөрсә, күп бәлаләр китергә мөмкин. Әгәр дә инде мәчетләр булып та, намазга йөрүчеләр булмаса, кайгы-хәсрәт китми, киресенчә, арта гына. Пәйгамбәребез галәйһиссәлам болай дип әйткән: «Сарыкларның бүресе булган кебек, шәйтан – кешенең бүресе, бүре көтүдән аерыл- ган һәм читтә йөргән сарыкларны ала. Берүк, аерылудан сак булыгыз, җәмәгать белән, күпчелек белән һәм мәчетләр белән бергә булыгыз!» Коръәни Кәримдә Аллаһы Тәгалә болай дип әйтә: «Барча мәчетләр дә бары тик Аллаһыга гыйбадәт кылу урыны, шулай булгач, Аллаһыдан башкага гыйбадәт кылмагыз һәм кяферләргә дога кылмагыз һәм бидгать гамәлләрне эшләмәгез». «Җиннун / Җен», 72:18

      Сәхабәләр: «Мәчетләр – Аллаһының җирдәге йортлары. Мәчеткә Үзенә гыйбадәт кылырга килүчене Аллаһы, әлбәттә, хөрмәт кылыр», – дип әйткән. Ягъни, мәчеткә йөрүчеләргә Аллаһы Тәгалә Үзенең дөнья һәм Ахирәт нигъмәтләрен бирә. Мәчетләрдә золым кылу ярамаган кебек, башкаларга намаз кылырга, Коръән укырга, зикер әйтергә комачау итмәс өчен пышылдап сөйләшү дә тыела. Без мөэмин-мөселманнар буларак, Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең сөннәтенә ияреп, Аллаһы Тәгаләнең әмерен үтәп, мәчетләргә җәмәгать намазына, кылган гыйбадәтләребезнең әҗер- саваплары күбрәк булсын дип киләбез. Мәчетләрне хөрмәт итү хакында Пәйгамбәребез галәйһиссәлам болай дип әйткән: «Һәркайчан сезнең берегез икенде, яисә иртәнге намазын укыганнан соң мәчеткә керсә, намаз уку тиеш булмас, чөнки бу вакытта намаз уку тыелды. Ләкин бу бәндә тәсбих әйтер, ягъни «Сөбеханәллаһ», янә тәһлил әйтер, ягъни «Ләә иләһә илләллаһ» һәм «Аллаһуммә салли галәә сәййидинәә Мүхәммәдин вә галәә әәли сәййидинәә Мүхәммәд», дип Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмгә салават әйтер һәм ул намаз фазыйләтенә ирешер, янә мәчет хакын үтәде». Мөселман кеше мәчеткә кергәч, беренче гамәл итеп нәфел тәхиййәтүл мәсҗид намазын укый. Мәчеткә бер карап чыгу өчен кергән кешегә мәчет намазы уку тиешле. Әмма ләкин икенде һәм иртәнге намазларын укыганнан соң, ошбу ике намазның вакыты чыкканчы мәчеткә керсә, тәхиййәтүл мәсҗид намазын укымый, чөнки бу вакытта шәригать буенча намаз уку тыелган. Бу вакытта мәчеткә кергән кеше тәсбих, тәһлил, Пәйгамбәребез галәйһиссәламгә салават әйтсә, мәчет намазын укудан алган кадәр әҗер савабын ала. Әйткән зекерләре белән мәчет хакын да үти. Пәйгамбәребез галәйһиссәламнең иптәше Хәким бине Гомәйр әйтте: «Дөньяда кунак булыгыз. Мәчетләрне йортлар итегез. Күңелләрегезгә йомшаклыкны өйрәтегез, уйлау белән елауны күбәйтегез. Сезгә күңел теләкләре катнашмасын». Бу сүзләрдән шул аңлашыла: дөньяда вакытта Аллаһы Тәгаләдә кунакта икәнебезне онытмыйча, тыйнак булырга кирәк. Мәчетләргә гаеттән гаеткә генә, шулай ук җомгадан җомгага гына да түгел, ә көн саен намазларга йөреп, Аллаһы Тәгаләнең ризалыгы өчен гыйбадәт кы- лырга кирәк. Кеше йортына керсәк, үзебезне ничек яхшы итеп тотарга тырышабыз. Ә галәмнәрнең Раббысы булган Аллаһы Тәгаләнең йортларына керсәк, без үзебезне ничек тотарга тиеш соң?! Әлбәттә, күпкә әдәплерәк, тыйнаграк һәм Аллаһы Тәгалә каршында мескен бәндә һәм Аның колы икәнебезне тоеп керергә тиешбез. Хәдистә: «Җир йөзендә Аллаһыга иң сөекле урыннар – мәчетләр, иң сөйкемсез урыннар – базарлар», – дип әйтелә. Раббыбыз Аллаһы Тәгалә мәчетләрдә вакытыбызны күбрәк Үзенә гыйбадәт кылып үткәрергә насыйп әйләсен. Әәмин! 

Равил хәзрәт Нуруллин, Яр Чаллы шәһәренең «Туфан» мәчете имам-хатыйбы, Аксакаллар шурасы рәисе