Җомга вәгазе "Безне иң нык яратучы"

2 август вәгазе,

Зөлхиҗҗә аеның 1 нче көне, һиҗри исәп буенча 1440 ел

Безне иң нык яратучы

       Галәмнәрне юктан бар кылган Аллаһы Тәгаләгә барча мактауларыбыз булса иде. Аның Илчесе Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмгә дә йөрәк түрләребездән чыккан салават шәрифләребез булса иде. Бервакыт Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең сәхабәсе Гомәр радыяллаһу ганһе: «Әй, Аллаһының Илчесе! Мин Сине бик яратам!» – дип әйткән. Пәйгамбәребез галәйһиссәлам аннан: «Балаларыңнан да артык яратасыңмы?» – дип сораган. Гомәр радыяллаһу ганһе: «Әйе», – дип җавап кайтарган. Пәйгамбәребез галәйһиссәлам аннан тагын сораган: «Гаиләң, малларыңнан да артык яратасыңмы?» Гомәр радыяллаһу ганһе: «Әйе», – дип җавап кайтарган. «Үзеңнән дә артык яратасыңмы?» – дигән сорауга, Гомәр радыяллаһу ганһе: «Юк», – дип җавап биргән. Моңа Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм болай дип әйткән: «Җаным Аның кулында булган Аллаһы Тәгалә белән ант итәм, мине үзеңнән артык яратмасаң, иманың камил булмас!» Гомәр радыяллаһу ганһе бераздан әйләнеп килгән һәм әйткән: «Әй, Аллаһының Илчесе, мин сине үземнән артык күреп яратам!» Пәйгамбәребез галәйһиссәлам шуннан соң аңа: «Әй Гомәр! Менә хәзер син мине чыннан да яратасың, менә хәзер синең иманың камиллеккә иреште!» – дип җавап биргән. Кадерле җәмәгать, Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм үз өммәтен, шул исәптән безне дә бик ярата һәм өммәте турында гел кайгырта. Без моның кадерен белергә һәм тиешенчә бәяләргә бурычлы. Бервакыт Пәйгамбәребез галәйһиссәламнән: «Нигә син ямансу, йөзең моңсу», – дип сорагач, ул: «Мин үземнең кардәшләремне сагындым», – дип җавап кайтарган. Сәхабәләр аңа: «Әй, Аллаһының Илчесе галәйһиссәлам, без дә бит синең кардәшләрең», – дип әйткәннәр. Пәйгамбәребез галәйһиссәлам: «Сез минем сәхабәләрем. Мин үземнән соң киләчәк, мине күрмичә дә миңа инанган өммәтем кешеләрен сагынып көтәм, аларга сәлам җибәрәм», – дип җавап кайтарган. Кадерле дин кардәшләрем, һәркайсыбыз да шундый көтеп алынган кеше булу өчен Аллаһының Илчесе салләллаһу галәйһи вә сәлләмгә чын-чынлап инанырга, аны барча кешеләрдән дә артык яратырга тиеш булабыз.

    Шулай бервакыт Пәйгамбәребез галәйһиссәлам сәхабәләре белән утырганда, аларга Ислам дине турында, Ахырзаман билгеләре турында сөйләгән: «Ахырзаман алдыннан минем өммәтемнән шундый кешеләр чыгар, аларның берсенең гамәле сезнең уныгызныкыннан артык булыр. Сез шундый заманда яшисез – дин боерганның уннан берен генә калдырсагыз да, сезгә һәлакәт килер. Шундый заман килер, үзенә боерылганның уннан берен генә үтәсә дә – котылыр». Шунда сәхабәләр Аллаһының Илчесеннән аларның нинди кешеләр булуын, аларның гамәлләре турында сораганнар. Аллаһының Илчесе болай дип җавап биргән: «Алар мине күрмичә, күргән кебек миңа инанырлар, фетнәгә каршы торырлар, алар ятимнәр кебек». Сәхабәләр гаҗәпсенеп: «Без дә бит сиңа инанабыз, исламны таратабыз, гыйбадәт кылабыз», – дип әйткәннәр. Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм аларга: «Чынлыкта, мин сезнең белән, ә алар– миннән башка, ялгыз, үзләре генә», – дип әйткән һәм шунда галәмнең иң яхшы, иң кадерле җан иясенең күзләре яшьләнгән.

      Бервакыт Гали радыяллаһу ганһе Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм өенә аның сөекле кызы Фатыйма радыяллаһу ганһәнең кулын сорарга килгән. Өйгә кергәч, оялуыннан, Пәйгамбәр галәйһиссәламнең кызының кулын ничек итеп сорарга белми торган. Әмма Пәйгамбәребез галәйһиссәлам аның нигә килгәнен белә һәм аны тынычландырып, болай дип әйткән: «Мин синең кебек кешегә кызымны бирергә шат, әмма Фатыйма радыяллаһу ганһәнең үз фикерен белергә рөхсәт ит». Фатыйма радыяллаһу ганһәдән Гали радыяллаһу ганһегә кияүгә чыгарга ризалыгын сорыйлар. Мәһәр буларак аңа 400 дирһәм тәкъдим ителә. Фатыйма радыяллаһу ганһә кияүгә чыгарга ризалыгын белдерә, әмма мәһәрдән ул канәгать булмый. Шунда ук алар янына Җәбраил галәйһиссәлам килеп җиткән һәм Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм болай дип әйткән: «Аллаһы Тәгалә сезнең мәһәргә җәннәткә керүегезне дә өсти». Мөхәммәд пәйгамбәр галәйһиссәлам кызыннан: «Хәзер син ризамы инде? – дип сораган. Ә кызы һаман баш тарткан. Пәйгамбәребез галәйһиссәлам кызыксынып: «Син тагын нәрсә телисең?» – дип сораган. Кызы әтисенә: «Мин мәһәр буларак синең өммәтеңнең котылуын телим. Син өммәтең өчен бик борчыласың бит», – дип әйткән. Шулвакыт Җәбраил галәйһиссәлам күккә ашкан һәм берникадәр вакыттан соң Аллаһы Тәгаләдән кәгазьдә беркетелгән мәһәр белән кире кайткан. Фатыйма радыяллаһу ганһә: «Аллаһы Тәгалә шушы килешү буенча безнең өммәтне коткарырга рөхсәт бирсен өчен, мин аны Раббыбызга күрсәтәчәкмен», – дип әйткән. Бу аңа ни өчен шулкадәр әһәмиятле иде соң? Без бит аның өчен бернинди дә яхшылык эшләмәдек һәм эшли алуыбыз да икеле. Ә сәбәп шунда ки, Фатыйма радыяллаһу ганһә әтисенең өммәте өчен кайгырып, ничек газапланганын, йокысыз төннәрен, түккән күз яшләрен күреп үскән.

      Хәтта тормышының соңгы минутларында да Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм үзе турында түгел, ә безнең турында уйлады. Кыямәт көнендә безнең хәлебез ничек булыр, без кайларда булырбыз – ул шуларны уйлап борчылды. Үлем фәрештәсе Газраил галәйһиссәлам Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең җанын алырга килгәч, аңа ихтирамсыз булудан куркып, өенең бусагасында  туктап кала. Аңа сәлам бирә һәм керергә рөхсәт сорый. Пәйгамбәр салләллаһу галәйһи вә сәлләм аны керергә чакыра, Җәбраил галәйһиссәламнең кайдалыгын сорый. Газраил галәйһиссәлам аңа: «Барча фәрештәләр дә күкнең түбәнге катында сиңа тәгъзия (юату) белдерергә җыендылар», – дип җавап кайтара. Шунда Җәбраил галәйһиссәлам килеп керә һәм Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм аннан: «Минем өчен сөенечле хәбәр бармы?» – дип сорый. «Җәннәт капкалары синең өчен ачык», – дип җавап кайтара Җәбраил галәйһиссәлам. Мөхәммәд пәйгамбәр галәйһиссәлам: «Мин бу турыда сорамадым, мине шатландырырлык башка нәрсә юкмы?» – дип кабат сорый. «Җиде кат күкнең барча фәрештәләре сине каршы алырга әзер», – дип җавап бирә Җәбраил галәйһиссәлам. Аллаһының Илчесе галәйһиссәлам соравын кабатлап, үлем алды мизгелендә дә өммәтенең киләчәге турында борчылуын белдерә. Ниһаять, Җәбраил галәйһиссәлам аңа Аллаһы Тәгаләдән шатлыклы хәбәр китерә: «Җәннәткә беренче булып син һәм синең өммәтең керәчәк. Өммәтең кереп бетмичә, башка халыклар өчен җәннәт ябык булачак». Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм тынычлана, чөнки аның хыялы тормышка аша һәм ул үлем фәрештәсенә җанын алырга рөхсәт бирә.

        Хөрмәтле дин кардәшләрем, күрәсезме, Аллаһының Илчесе безне ничек ярата, әле хәзер дә Аллаһы Тәгаләдән безнең гөнаһларыбызны кичерүен сорый. Пәйгамбәребез һәрвакыт, хәтта каберендә дә безнең өчен догада. Вафат булгач һәркайсыбызның да гамәл дәфтәрләребез аңа күрсәтеләчәк. Ул үзе шулай дип белдерә: «Минем вафат булуым да сезнең өчен хәерледер. Сезнең гамәлләрегез миңа күрсәтелеп тора. Берәр яхшы гамәл күрсәм, Аллаһы Тәгаләгә хәмед әйтәм. Берәр начар гамәл күрсәм, Аллаһымнан сезнең өчен ярлыкау үтенәмен». Инде уйлап карыйк: Пәйгамбәр салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең шундый ихлас яратуына без лаеклымы соң? Бу мәхәббәткә без бүген нәрсә белән җавап кайтарабыз?! Безнең һәрбер яңа гөнаһыбыз Аллаһының Илчесе, сөекле Пәйгамбәребез галәйһиссәламнең күз яшьләренә сәбәп булып тора. Газиз кардәшләрем, Аллаһы Тәгаләдән Мөхәммәд пәйгамбәр галәйһиссәлам өммәтенә рәхмәтен һәм ярлыкавын сорыйбыз. Аның белән Фирдәвес җәннәтләрендә бергә булсак иде. Әәмин.

Мәүлетдин хәзрәт Галиев,

Арча районы Иске Кишет авылы имамы ярдәмчесе__