Иске Чәчкаб авылында яңа имам сайланды

  Бүген Кайбыч районы мөхтәсибе Дамир Гыйниятуллин җомга намазын Иске Чәчкаб авылында үткәрде. Җомгадан соң мәхәллә халкы белән җыелыш үткәрелде. Җыелышның көн тәртибендә Иске Чәчкаб авылына яңа имам-хатыйб сайлау иде. Җомгага йөрүче бабайлар барысы да бер тавыштан Иске Чәчкаб авылы кияве Мөхәммәдиев Илдүс Гәрәй улын тәкъдим итеп, бертавыштан сайладылар. Шулай ук Галлямов Дәүләтша, Хисамов Тәхәү, Хасанов Айдар мәхәллә әгъзалары булып сайланды. Шагиахметов Фаил, Хайрутдинов Илфат, Тазутдинов Мөнир ревизия комиссиясе әгзалары булып сайланды.

       Җыелыш ахырында Дамир хәзрәт яңа сайланган имамга уңышлар теләп имам вазыйфалары белән дә таныштырып китте.