Корбан ашлары дәвам итә

        Кайбыч мөхтәсибәтенең мәхәлләләрендә корбан ашлары дәвам итә. Бүген корбан ашлары Олы Урсак, Салтыйган, Мөрәле авылы мәхәлләләрендә оештырылды. Район мөхтәсибе Дамир хәзрәт Мөрәле авылы корбан ашында катнашты, һәм әлеге чараны үз өстенә алып оештыручы Мөрәле авылы мөгаллимәсе Салахиева Сания ханыма юбилее уңаеннан рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк тә тапшырды. Салтыйган авылында корбан ашын Загидуллина Эльвира гаиләсе, ә Олы Урсак авылында Музаффаров Газинур гаиләсе үткәрде. Кайбыч мөхтәсибәте мәхәлләләрдә әлеге чараларны оештырыручы  барлык иганәчеләргә дә олы рәхмәтләрен белдерә.

Мөрәле авылы:

Салтыйган авылы:

Олы Урсак авылы: