Җомга вәгазе "Үз илеңне ярат"

Үз илеңне ярат

     Барлык галәмнәрнең Раббысы булган, безне Үзенең төрле нигъмәтләре белән нигъмәтләгән Аллаһы Сөбеханәһу вә Тәгаләгә хәмед вә сәналәр, барча мактауларыбыз, олуглауларыбыз булса иде. Аллаһы Тәбәракә вә Тәгаләнең Хәбибе һәм Хак илчесе, галәмнәргә рәхмәт буларак җибәрелгән сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа галәйһиссәлам хәзрәтләренә, аның хөрмәтле гаиләсенә, барлык сәхабәләренә сәламнәребез һәм салаватларыбыз булса иде.

Бөтен көннәрнең солтаны, ике гаеттән дә олуграк булган мөбарәк җомга көнне Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтенә ирешер өчен мәчетебезгә җыелган мөхтәрәм дин кардәшләрем, әссәләмү галәйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәрәкәтүһ!

Коръәни Кәримнең «Касас» сүрәсенең түбәндәге аятендә Аллаһы Тәгалә болай дип әйтә:

«Хакыйкатьтә, синең өстеңә Коръәнне йөкләүче сине кайтыр урынга кайтарыр. Әйт: «Минем Раббым кем җитәкчелек белән килгәнне дә һәм ачык адашудан булучыны да бик яхшы белә!» «Касас / Хикәя», 28:85

Шушы аятьтәге “Кайтыр урын”ны имам Бохари, имам Нәсаи кебек күренекле мөхәддисләр Ибне Габбас бу сүзне пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең туган шәһәре - Мәккә Мөкәррәмә дип тәфсир кылганнарын риваять итәләр.

Әлеге аятьнең иңү сәбәбе турында килгән хәбәрләргә күз салсак, аларда болай әйтелә: Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм Әбү Бәкер Сиддыйк белән Мәккәдән Мәдинәгә барып, Җуһфа дигән урынга туктыйлар. Шунда үзләре туып үскән, ата-бабалары яшәгән җир булган Мәккәне ташлап киткәннәре турында уйлап күңелсезләнәләр. Аллаһы Тәгалә шулвакытта югарыда әйтелгән аятьне иңдереп, аларны сөендерә.

Тагын бер риваятьне искә алып үтик. Усайл исемле сәхабә Мәккәдән Мәдинәгә - Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм янына килә. Гайшә радыяллаһу ганһә аңардан: “Син киткәндә Мәккә нинди иде?” - дип сорый. Усайл радыяллаһу ганһе: “Киткәнемдә Мәккә үзәнлекләре ямь-яшел, чәчәкләр аткан, агачлар яфрак чыгарган иде...”, - дип җавап кайтара. Шунда Аллаһының Илчесе галәйһиссәлам: “Әй Усайл, безне көенечле итмә”, - дип аның сүзен бүлдерә.

Әнәс бине Мәлик радыяллаһу ганһедән китерелгән хәдистә әйтелә: “Расүлуллаһ салләллаһу галәйһи вә сәлләм сәфәрдән кайтканда Мәдинә юлларына күзе төшкәндә, аны сөюеннән адымнарын тизләтә иде”

Алда искә алып үткән хәдисләргә, риваятьләргә карасак, аларда Ватанны сөю һәм аны сагыну кебек изге хисләрнең чагылышын күрәбез.

Ватан дибез, ватанпәрвәрлек дибез. Ә нәрсә соң ул Ватан? Ватан ул синең туган җир генә түгел. Ватан ул син яшәгән, кеше булган, үзеңне шунда булган нигъмәтләр белән ризыкландырып торган урындыр. Ягъни кайда гына булсаң да син анда яшисең икән, анда булган нигъмәтләр белән файдаланасың икән - димәк, ул синең ватаныңдыр.

Тормышыбыздагы сабырлык, ярдәмләшү, күркәм мөгамәлә, олыларны, әти-әниләрне хөрмәтләү, туган җиреңне, Ватаныңны сөю кебек сыйфатлар - болар барысы да динебезнең нигезен тәшкил итә. Пәйгәмбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм үзенең бер хәдисендә: “Ватанны ярату - иманнандыр”, - дип әйткән. Ватанны ярату - ул адәм баласының фитри иманыннандыр. Ягъни кеше тумыштан ук Ватанын яратып туа. Халык телендә дә юкка гына әйтелми: “Кая тудың - шунда ярадың”. Әйе, бу чыннан да шулай. Ватанны саклау, анда яшәгән халыкны хөрмәт итү, хәлеңнән килгәнчә ул җирне яхшырак итү, аның киләчәген кайгырту - синең изге бурычың, олуг вазифаң. Иманлы кеше Ватанын, туган җирен, туган нигезен яратуның асылын аңлый ала.

Тарихка күз салып, Бөек Ватан сугышы елларын искә төшерик. Безнең бабаларыбыз әле шактый яшь егетләр булуларына да карамастан, илебезне,

1 Имам Бохари хәдисләр җыентыгыннан.

Ватаныбызны яклар һәм саклар өчен, безнең тыныч күгебез өчен үзләрен дә аямыйча яу кырларына китәләр. Әйе, алар үзләренең Ватан алдында изге вазифаларын, бурычларын үтәделәр.

Кадерле дин кардәшләрем, әйтеп үткәнебезчә, Аллаһы Тәгалә каршында вазифаларыбыз булган шикелле, безнең Ватаныбыз алдында да бурычларыбыз бар. Ватан да - тәкъдир, туган җир дә - тәкъдир, берәү дә туган җирен сайлап ала алмый. Кеше кайсы җирдә туган, шул җирне хөрмәт итәргә, яратырга һәм аңа куркыныч янаганда, гомерен дә кызганмыйча, туган җирне сакларга тиеш.

Хәзрәти Гали бине Әбү Талиб радыяллаһу ганһе: “Ватанны сөю сәбәпле дөнья төзек була”, - дип әйткән. Ватанны сөю хисе - ул адәм баласының фитри иманыннан, ягъни тумышыннан ук. Әлбәттә, бу хисне ныгыту өчен тәрбия итү дә кирәк. Ә тәрбия гаиләдән килә һәм бу хөрмәт гаиләдә сеңдерелә. Шуңа да без балаларыбызны кечкенәдән Ватанны сөючеләр итеп үстерергә тиешбез. Туган җиребезне, әйләнә-тирәбезне саклап, Аллаһы Тәгаләнең биргән нигъмәтләренә шөкер итеп тәрбияләргә бурычлыбыз. Дәүләтне үзгәртергә түгел, үзебезгә үзгәрергә кирәк. Камиллекнең чиге юк. Безгә карап мөселманнар турында фикер туа. Бездән балаларыбыз, оныкларыбыз үрнәк ала. Саный китсәк, уйланырлык мисаллар күп. Әйләнә-тирәбезгә күз салыйк, тиешле дәрәҗәдә игътибар итәбезме без аңа, саклыйбызмы? Әллә гел зарланабызмы? Нинди мөнәсәбәт күрсәтәбез? Әйләнә-тирәбезне пычратып, аны чистарту кемнеңдер эше дип, салкынлык күрсәтү, җаваплылыкны үз өстеңнән төшерү - бу саклау түгел, җәмәгать. Кардәшләрем, уйланыйк бу турыда.

Аллаһы Тәгалә Коръәндә әйтә: «Мөэминнәр дин буенча, әлбәттә, бер-берсенә кардәшләрдер. Кардәшләрегезнең арасын килештерегез, төзелегез». «Хүҗүрат / Бүлмәләр», 49:10

Без - мөселманнар, бер-беребезгә кардәшләр. Әйләнә-тирәбездә яшәүче күршеләребез дә безнең кардәшләребез. Аятьтә әйтелгәнчә, без араларыбызны килештереп, төзекләндереп яшәргә бурычлыбыз. Сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм мөселманнарга карата гына түгел, башка дин вәкилләренә дә ихтирамлы булган.

      Бервакыт Аллаһының Илчесе галәйһиссәлам янына Нәҗраннан алтмыш нәсара килә. Алар арасында христиан дөньясында бик дәрәҗәле руханилар була. Мөхәммәд бине Җәгъфар бине Әз-Зөбәер хәбәр итә: “Алар Пәйгамбәр галәйһиссәлам янына Мәдинәгә килде. Аллаһының Илчесе салләллаһу галәйһи вә сәлләм ахшам намазын укый иде. Алар руханилар киеменнән иде. Аларның гыйбадәт вакытлары җитте. Һәм алар Пәйгамбәр галәйһиссәлам мәчетендә үз гыйбадәтләрен кыла башлады. Аллаһының Илчесе: “Укысыннар”, - диде.

Адәм баласының кайчан, кайда, нинди кыяфәттә туасын Аллаһы Тәгалә билгели. Без Ватанны сайлап алмыйбыз. Раббыбыз безгә шушы җирлектә туарга язган икән, димәк, тәкъдиребез шул. Без бу җирлекнең кагыйдәләренә һәм кануннарына буйсынып һәм барлык милләтләр белән үзара тату яшәргә тиешбез. Чынлыкта, еллар буе сакланып килгән милләтара дуслыкны саклап, үз динебезне һәм милләтебезне үстерү - зур тырышлык сорый. Һәм моның өчен иң элек Ватаныңны сөю кирәк. Ватанга булган мәхәббәт тәрбияләнгәндә генә ул Ватанпәрвәрлек дип аталган олы хискә әйләнә.

     Хөрмәтле дин кардәшләрем, илебезнең киләчәге өчен бүгеннән үк тырышлык куярга кирәк. Әлхәмдүлилләһ, туган җирләребездә яшибез, ил- көннәребез тыныч, күгебез аяз, хәләл ризыклар белән тукланабыз, ирекле рәвештә дини гыйлем ала алабыз - болар барысы да Аллаһы Тәгаләнең нигъмәтләре. Шөкер итеп яшик, кардәшләрем! Кемнәрдер бу нигъмәтләрдән мәхрүм, күпләр чит җирләрдә яшәп, туган якларын, газиз Ватаннарын сагынып, туган туфрак җылысына, саф һавасына сусап яшиләр.

Бөек Тукаебыз шигырендә: “Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын...”, - дип язган. Кардәшләрем, Аллаһы Тәгалә һәрбарчаларыбызга да газиз Ватаныбызны - дәүләтебезне, динебезне яратып, булганына шөкер итеп һәм дә бердәм булып яшәүләр насыйп итсә иде. Әәмин.