Җомга вәгазе

Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахииим!

Әссәләмү галәйкүм үә рахмәтуллаһи үә бәрәкәтүһ!

Безнең күңелләребезне иман, ислам нуры белән нурландырган Аллаһы Тәгаләгә чиксез хәмед һәм шөкраналарыбыз булса иде. Сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһу гәләйһи вә сәлләмгә, аның хөрмәтле гаиләсенә, барлык сәхабәләренә сәламнәребез һәм салаватларыбыз булса иде.

Аллаһы Тәгалә һәркайсыбызга үзенең чиксез сәламен, киң рәхмәтен һәм бәрәкәтен ирештерсә иде!

Мөхтәрәм җәмәгать!

     Ике гаеттән олуграк булган изге җомга бәйрәме барчаларыбызга мөбәрак һәм хәерле булсын! Аллаһы Сөбеханәһу вә Тәгалә ил-көннәребезгә, җаннарыбызга тынычлык, тәннәребезгә исәнлек-саулык, күңелләребезгә тәүфыйк-һидаять биреп, һәркайсыбызга хәерле һәм бәрәкәтле тормышлар насыйп итсен иде. Мөкатдәс җомга көнне ихлас күңелдән изге гамәл- гыйбадәтләр кылып, Аллаһы Тәгаләнең иксез-чиксез рәхмәтләренә барчабызга да ирешергә насыйп булсын!

Хөрмәтле мөселманнар!

    Ислам безнең кардәшләргә Ватанны сөяргә һәм якларга куша, анда яшәүче халыкларның иминлеге, үзара аңлашып яшәүләре һәм тыныч тормышлары турында кайгыртырга чакыра. Халыкның төрле катламнарга таркалуы, байлар һәм фәкыйрьләр арасындагы араларның зураюы, җәмгыятьтәге гаделсезлек очраклары, кешеләрнең хокуклары һәм мәнфәгатьләре бозылу дәүләтнең басылуына, көчен югалтуына, хәтта зәгыйфьләнүенә китерә.

Җәмгыять, кешелек сәясәт һәм хакимияттән башка яши алмый. Хөҗәтүл-Ислам имам Әл-Газали рахимәһуллаһи “Хакимнәргә нәсыйхәт” китабында болай дигән: «Хактыр ки, хакимлеккә ия булу - бүләк ул. Аны дөрес, гадел итеп һәм тулы көчкә файдалана алса, кешегә шуның кадәрле бәхет насыйп, аның иге-чиге булмаячак һәм аннан башка бернинди бәхет булырга мөмкин түгел; ә инде хакимлекне башка максатларда кулланган бәндә кайгының шундыена күмеләчәк, ул имансызлык кебек хәсрәттә булачак».

Ил башлыгы дәүләт белән үз халкы исеменнән һәм аның иминлеге хакына идарә итәргә тиеш. Хәлиф Әбү Бәкер Әс-Сиддыйк радыяллаһу ганһе болай ди: «Мине сезнең башлык итеп билгеләп куйдылар. Әмма бу мин сездән яхшырак дигән сүз түгел. Әгәр мине хаклы дип уйлыйсыз икән, миңа терәк булыгыз. Әгәр дә гаделсезлегемне күрәсез икән, миңа сүз бирмәгез. Үзем Аллаһыга буйсынган очракта гына, миңа буйсыныгыз. Раббыбыз сүзеннән чыксам, сезнең дә минем алда буйсыну бурычы булмаячак!».

Гомәр бине Әл-Хәттаб радыяллаһу ганһе әйткән: «Минем туры юлдан тайпылышларымны күрсәгез, төзәтегез!” Гомәр бине Габделгазиз исә: «Мин сезнең арадан чыккан берәү генә. Бары Аллаһы Тәгалә минем җилкәгә сезнеккеннән күпкә авыррак йөк салган», дигән.

Халык үзенә башлык сайлый икән, димәк аңа нәсыйхәтен дә бирергә, хаталарына төртеп күрсәтергә дә хаклы дигән сүз.

Коръәни Кәримдә болай диелгән: “Аллаһыга, Расүлгә һәм үзегездән булган хөкем ияләренә итагать итегез”. «Нисә / Хатыннар», 4: 59.

              Ягъни Аллаһы Тәгалә Үзе үк галимнәр, казыйлар һәм идарәчеләргә буйсынырга куша. Коръәннән тыш, Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм дә: “Һәр мөселманга ошаса да, ошамаса да үз идарәчесенә буйсыну тиеш, әгәр дә әмирнең карарын яратмыйсыз икән, түзегез”, - дигән. Расүлебез: “Хәтта идарәчегез итеп кара тәнле колны куйсалар да буйсыныгыз”, - дип өйрәткән. Шул ук вакытта сөннәтебез Аллаһы Тәгалә әмерләрен үтәмәүдә буйсыну ярамый, бары хәерледә генә буйсынырга тиешле дип өйрәтә. Коръәннең тагын бер аятендә:  “Вә алар Аллаһының һәр боерыгын кабул итәрләр, вә намазларын вакытында укырлар, вә киңәш лязем җирдә үзара киңәш итәрләр”, -диелгән. «Шура / Киңәш», 42:38.

   Бу аятьтән, хакимияттәгеләрнең үз эшләрен халык мәнфәгатьләреннән чыгып алып барырга тиешлеген күрәбез. Кайберәүләр хакимият органнары тарафыннан оештырылган сайлауларда катнашуның кирәге юк, ди. Әлеге фикерне яклап чыгучылар “Йосыф” сүрәсенең 40 нчы аятенә таянып фикер йөртә. Анда: «Хөкем Аллаһыныкы гына», диелгән. Ягъни, сайлауларны да кеше уйлап тапкан, һәм алар Аллаһы әмере түгел, дип саный. Шулардан чыгып, кеше Шәригать күрсәтмәләреннән тыш, карарлар чыгару өчен яңа ысуллар барлыкка китерергә түгел, имеш.

     Вәләкин, бу мәсьәләне бәйнә-бәйнә карасак, шәригать безгә бары тик гомуми кысалар гына куйганын, тормышның иң нечкә кагыйдәләрен кешеләрнең үзләренә кабул итәргә мөмкинлек биргәнлеген күрәбез. Мисал өчен, дүрт тугры хәлифнең һәрберсе төрлечә, әмма гадел сайлаулар һәм халыкның ирекле рәвештә ихтыярын белдерүгә нигезләнеп билгеләнәләр.

     Беренче хәлиф - Әбү Бәкер Әс-Сиддыйк радыяллаһу ганһене бер төркем мөселманнар сайлап куя һәм аларга башкалар да кушыдып ант бирә. Әбү Бәкер үзе, алдан кардәшләреннән ризалык алып, Гомәр бине Әл-Хәттаб радыяллаһу ганһене хәлиф итеп куя. Госман бине Гаффан радыяллаһу ганһене Гомәр бине Әл-Хәттаб сайлап алган ун кеше үзара киңәшләшеп сайлап куя, соңыннан башка мөселманнар да аларга кушылып, үз антларын аңа да бирә. Мәдинә халкы Госман үтерелгәч Гали бине Әбү Талиб карамаллаһу ваджахаһудән хәким булуын таләп итә. Ул бу таләпне кабул итә һәм алар аңа ант китерәләр.

    Шулай итеп, тугры хәлифләрнең дүртесен дә сайлап куюда халык хәлиткеч роль уйный. Чөнки халык аларга ант китермичә, аларның берсе дә законлы хаким була алмас иде. Без - хакимлеккә кандидатның халыкка таянып кына килә алганын аңларга тиеш. Шунысы әһәмияткә ия: шушы дүрт хәлифне сайлау ысулларының берсе турында да Коръәндә дә, сөннәттә дә урын алынмаган. Ягъни аларны сайлау фикердәшләрнең Шәригать кануннарына нигезләнгән иҗтиһады булган.

Кайсыбер мөселманнар шулай ук, дәүләт хезмәтендә эшләргә ярамый, диләр. Бу фикер төптән дөрес түгел, хәтта Коръәнгә дә каршы килә:

“Йосыф әйтте: “Мине игенчелек эшләренә хуҗа итеп куй, әлбәттә, мин игеннәрне үстерә һәм саклый беләмен, яхшы саклармын”, - ди. «Йосыф», 12:55.

   Шуннан соң Йосыф пәйгамбәр Аллаһы Тәгаләнең дошманы имансыз Фиргавен җитәкләгән борынгы Мисыр хакимиятендә мөһим урын ала. Ялгыш фикер йөртүче мөселманнар арасында тагын бер караш бар: “Сайлауларга барудан нинди мәгънә бар? Кандидатларның берсе дә мөселман түгел. Мөселман булмаганнардан яхшылык көтмә”, янәсе. Әлеге дин кардәшләребез пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмгә каршы төрле мәкерлекләр һәм хәйләләр коручы яһүди кавемнәрне, шулай ук тәре походларын истә тотып фикер йөртәләр.

     Әмма аларның бәхәсле карашларына да Коръәндә Аллаһы Тәгалә Үзе җавап бирә: «Әһле китап арасында ышанып бер йөк мал әманәт итеп калдырсаң, шуны сиңа кайтара торган кеше бар. Бер динар әманәт бирсәң, гел өстеннән төшмичә, аны сиңа кайтармый торган кеше дә бар» «Әли Гыймран / Гыймран гаиләсе», 3:75.

Ягъни мөселманнар арасында да, башка кавемнәрдәге кебек үк, ышанычлы һәм ышанычсыз кешеләр бар. Тагын бер дәлил. Бервакыт пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм үз сәхабәләренә христианлы Эфиопиягә хиҗрәт кылырга куша. Чөнки аның башлыгын гадел дип саный. Һәм үзебезнең тормыштан алынган бер ап-ачык мисал китерәм. Казанда мәчет манараларыннан яңгыраган азан тавышы йокларга комачаулый, дип прокуратурага шикаятьләр белән күбесенчә татар милләтеннән булган мөселман кардәшләребез мөрәҗәгать итә, ә һич тә башка дин һәм милләт кешеләре түгел. Икенче сүзләр белән әйткәндә, мөселманнардан булмаган кешеләр мөселманнарга яхшы мөнәсәбәттә булырга мөмкин, һәм киресенчә мөселман кардәшләребез үзләре еш кына ислам диненә зарар китергән очракларны да күзәтергә туры килә. Мөселманнар - Россиянең тулы хокуклы гражданнары, җәмгыятебезнең күпсанлы өммәте буларак, үз көченнән килгәнчә Ватаныбызның җитешсез якларын киметүгә үз өлешен кертергә тиеш.

    Мөхтәрәм дин кардәшләрем, татарстанлылар! Раббыбыз һәммәбезгә дә иман байлыгы, саулык-сәламәтлек, гаилә бәхете бирсен. Аллаһы Тәгалә барлык изге ниятләребезгә, максатларыбызга ирешергә, куйган хезмәтләребезнең җимешен күрергә, бу дөньяда һәм Ахирәт томышында да бәхетле булырга насыйп итсә иде. Гаиләләребезгә ныклык бирсен! Илебездә һәрвакыт тынычлык һәм бәрәкәт булсын!