Имамнар җыены

      3 сентябрь көнне Олы Кошман авылы мәчетендә чираттагы имамнар җыелышы үткәрелде. Җыелыш өйлә намазыннан соң Корбан ашы белән башланып китте. Чарда район бшлыгы Рахматуллин Альберт Илгизәр улы, район мөхтәсибе, имамнар һәм Кошман авылының ике мәхәллә әгзалары катнашты. Җыелыш барышында 2019 елның өченче чирегенә каралган мәсәләләр каралды. Алдагы көннәрдә ниятләгән мәсәләләрнең мөһимнәре буларак сентябрь  аенда халыктан гошер сәдәкаларын җыеп мохтаҗларга тарату һәм экстримизмга каршу тору аендагы чараларда катнашу мәсәләләре каралды.