Гошер малыбызга бәракәт булып кайта.

         Барча мактауларыбыз галәмнәрнең Раббысы Аллаһ Тәгаләгә ирешсә иде. Аллаһ Тәгалә инширах сүрәсенең соңгы аятендә мөэминнәргә әйтә, бер изгелек кылганнан соң ашга ашыга икенчесен кылыгыз” ди. Әдәм баласының сынавы соңгы сулышына кадәр дәвам итәчәк. Каршыбызга көз айлары килеп басты, ә бу ай ул җирдән алган уңышларыбыздан гошер сәдәкаларын чыгару ае. Бу гамәл Раббыбыз каршында олы гыйбадәт булып тора. Шул ук вакытта ул динебезнең биш нигезенең берсе булып хәрбер мөэмин мөселман өстендә фарыз гамәл булып тора. Аллаһы Тәгалә "Ибраһим” сурәсенең 7 аятендә: "Мин биргән нигъмәтләргә шөкрана кылсагыз, арттырып бирермен. Әгәр биргән нигъмәтләремә шөкрана кылмасагыз, газабым каты булыр”, - дип әйтте.

     Аллаһы Тәгаләгә шөкер итүебез ул рәхмәт дигән сүздә генә түгел ә Раббыбыз кушкан гамәлләрне үтәүдә күренергә тиеш. Никадәр без Раббыбызның әмерләрен үтәүдә тырыша торган булсак шул кадәр аның ризалыгына якын булырбыз. Һәрберебезнең бакчаларыбыз, җыеп алган уңышларыбыз бар. Әгәр дә без Аллаһы Тәгаләгә кушкан урыннарга мескеннәргә, ятимнәргә, гәрип-горабаларга, тол хатыннарга, мохтаҗларга, бирсәк. Калган малларыбызга,  Аллаһы Тәгалә бәракәтен иңдерер.

     Районыбызда хәрбер татар авылларында гошер сәдәкасын җыюны имамнарыбыз оештырып килә. Елдагыча без ул мәчетләргә  җыелган бәрәңге, кишер, чөгендер, кәбестә һәм башка яшелчәләрне районыбыздагы өлкәннәр йортына һәм Казан шәһәре мәдрәсәләренә тапшырачакбыз.  Гошер җыюлар быел сентябрь аеның 25 нә кадәр дәвам итәчәк, 26 нчы сентябрь көнне  җыелган бәрәңгеләрне Федоровское авылы картлар йортына һәм Казан шәһәре мәдрәсәләренә озатачакбыз Иншә Аллаһ. Әлеге изге эштә катнашып килгән барлык мөселман кардәшләребезгә, Аллаһы Тәгалә үзләренә һәм балалрына тәүфыйк-хидәят, тәннәренә саулык сәләмәтлек, малларына бәракәт насыйп әйләсә иде.