Кайбыч мөхтәсибәте гошерләрне озата башлады

Бүген 23 сентябрь көнне Кайбыч районы мөхтәсибәтендәге  мәхәлләләрдән җыелган гошер сәдәкасының бер өлешен  Казан шәһәре “Ярдәм” мәчетенә җибәрү оештырылды. Әлеге бәрәңгеләрнең бер өлеше Кайбыч районы Федоровский авылында урнашкан картлар йортына да тапшырылды,  ә калган  өлеше янәдән “Ярдәм” мәчетенә озатылып бетәчәк. “Ярдәм” мәчете Республикабызда мөмкинлекәре чикле буган кешеләргә ел дәвамында сәламәтләндерү һәм белем бирү эшләре алып бара. Бу мәчеттә Республикабыздан гына түгел ә Россиянең төрле төбәкләреннән килгән бик күп кешеләр дәва һәм рухи ризык ала. Ярдәм мәчете турында туырак мәгълүматны түбәндәге сайттан кереп карарга була http://www.yardemtat.ru/ .   

          Быел районыбыз мәчетләрендә барлыгы халыктан 20 тоннадан артык бәрәңге җыелды. Кайбыч районы мөхтәсибәте әлеге изге эштә катнашкан барлык район халкына һәм әлеге уңышны җыеп Казан шәһәренә озатырга ярдәм иткән авыл имамнарына, волонтер егетләргә һәм җыелган гошерләрне озату өчен йөк машиналары белән ярдәм итүче район башлыгы Рахматуллин Альберт Илгизәр улына  олы рәхмәтен белдерә һәм изге догада кала.