Укытучылар форумында катнашу

       24 нче сентябрь көнне Казан шәһәрендә мөселман мәгариф оешмалары мөгаллимнәренең VII Халыкара форумы үз эшен башлап җибәрде. Әлеге чарада Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте вәкилләре, мәдрәсә мөгаллимнәре һәм мөдирләре һәм мәчетләр каршындагы якшәмбе мәктәпләре мөгаллимнәре катнашты. Безнең районнан әлеге чарада якшәмбе мәктәпләре мөгаллимнәре Сафиуллин Тәфкил, Зарипов Рафыйк, Галиев Руслан, Гыйбадуллин Галимулла, Низамутдинов Алмаз хәзрәтләр катнаштылар. Әлеге чара турында тулырак мәглүматны Үзәкләшкән дини оешма – Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең сайтыннан карага була: http://dumrt.ru/news/news_22888.html