Диния Нәзарәтенең Пленум утырышы узды

        Бүген, Мөхәррәм аеның 27-нче көнендә, Лаеш районы мөхтәсибәтендә ТР мөселманнары Диния нәзарәте Пленумының күчмә утырышы уздырылды. Утырышта Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, аның урынбасарлары, ТР баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, шулай ук бөтен республикадан имам-мөхтәсибләр һәм мөфтият эшчәнлегенең барлык юнәлешләре һәм оешмалары җитәкчеләре катнашты. Чара Яшел Үзән районы имам-мөхтәсибе Габделхәмит хәзрәт Зиннәтуллинның Коръән аятьләрен укуы белән башланды. Пленум утырышының сәркатибе итеп бертавыштан мөфтинең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин сайланды.

       Көн тәртибенә якынлашып килүче олы даталар — Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу, Бөек Җиңүнең 75-еллыгы уңаеннан чаралар үткәрү, мәчетләр һәм мөхтәсибәтләрнең халыкка аңлату эшләре алып бару мәсьәләсе, социаль проектлар, ислам мәгарифе, кадрлар әзерләү стратегиясе һәм башка сораулар куелды. Безнең районнан әлеге чарада район мөхтәсибе Дамир хәзрәт Гыйниятуллин Катнашты. Пленум утырышы турында тулырак мәглүматны Үзәкләшкән дини оешма – Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең сайтыннан карага була: http://dumrt.ru/news/news_22906.html