Кайбыч мөхтәсибәте гошернең бер өлешен Казан шәһәре балалар хосписына озатты

      Бүген 27 сентябрь көнне Кайбыч районы авылларыннан җыелган гошер сәдәкасының тагын бер өлешен  Казан шәһәре “Балалар Хосписына”  җибәрү оештырылды. Бүгенге көндә  районыбыз мәчетләрендә халыктан җыелган яшелчәләр  35 тоннага тулды. Алдагы көннәрдә Борындык, Шүшермә, Имәнле-Бортас авылларында җыелган тагын бер машина яшелчәләрне Казан шәһәре хәйрия фондларына озату көтелә.

          Кайбыч мөхтәсибәте әлеге изге эштә катнашкан барлык район халкына һәм әлеге уңышны җыеп Казан шәһәренә озатырга ярдәм иткән авыл имамнарына, волонтер егетләргә һәм җыелган гошерләрне озату өчен йөк машиналары белән ярдәм итүче район башлыгы Рахматуллин Альберт Илгизәр улына  олы рәхмәтен белдерә һәм изге догада кала.