Укучы балаларга рәхмәт хатлары тапшырылды

      Бүген 30 нчы сентябрь Кайбыч мөхтәсибе Дамир хәзрәт Олы Кайбыч авылы мәктәбенең 5-11 класс балалары белән очрашты. Очрашуда Дамир хәзрәт җәйге каникул вакытында мәчеттә һәм зыйратта чистарту эшләрендә волонтерлык ярдәме күрсәткән укучы балаларга рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырды.  Очрашуның ахырында теләге булган балаларны 20 нче октябрь 13:00 сәгатькә мәчеткә дини дәресләргә дә  чакырып калды.