Җомга вәгазе "Укытучылар – галимнәр дәвамчысы"

4 октябрь вәгазе,

Сафәр аеның 5 нче көне, һиҗри исәп буенча 1441 ел

Укытучылар – галимнәр дәвамчысы

       Барча галәмнәрнең Раббысы булган Аллаһы Раббыбызга хәмде-сәна, мактау-догаларыбыз булса иде. Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһу галәйһи вә сәлләмгә салават-шәрифләребез ирешсә иде. Җомга көннәре мөбарәк булсын! Ислам дине укып, гыйлем иясе булуга бик зур әһәмият биргән. Динебезнең гыйлем алуга игътибар бирүен тагын да яхшырак аңлар өчен Пәйгамбәребезгә беренче иңгән аятьтәге «укы» сүзенә күз салу да җитә. Аллаһы Раббыз болай дип әйтте: «Ий, Мөхәммәд, һәрнәрсәне халык кылучы Раббың исеме илә Коръәнне укы!» «Галәкъ», 96:1 Кешелекне караңгылыктан яктылыкка чыгара торган Коръән китабы кешелеккә йогынты ясый торган китап булгач, аятьләр эчендә «гыйлем» сүзенә басым ясаган очракларны күрергә мөмкин. Мәсәлән, Аллаһы Раббыз болай дип әйтте: «Хәбибем! «Гыйлемнәре булган һәм гыйлемнәре булмаганнар бертигез булырлармы әллә?» – дип әйт». «3өмәра / Халык Төркеме», 39:9  

        Гыйлем – Аллаһы Тәгаләнең бер сыйфатыдыр. Ихласлылыгыбызны түбәннән югары мәртәбәгә күтәрү бары тик белем алу аркылы гына була. Бар милләтнең иң олы дошманы – җаһиллек, наданлыктыр. Наданлык белән көрәшмичә, дошманнарны җиңеп булмый. Раббыбыз Аллаһы Тәгалә: «Аллаһы Тәгалә сезне аналарыгызның карыннарыннан шундый бер хәлдә чыгарды ки, хәтта сез берни дә белми идегез...», – дип безнең исебезгә төшерә. «Нәхел / Умарта Кортлары», 16:78

        Бу аятьтән беркемнең дә бу дөньяга белеп, ягъни гыйлемле булып тумаганы аңлашыла. Шуңа да адәм баласына белем туплау вәҗиб хөкемендә. Моның иң хәерле юлы: «Галимнәр – пәйгамбәрләрнең варисларыдыр», – дигән хәдискә муафыйк кылып, гыйлемне галимнәрнең (остазларның) авызыннан ишетеп җыярга кирәк. Бүген без белемне «дистанцион» рәвештә алу шәкеленә өстенлек бирүче яшьләрне очрата алабыз. Балалар җәмгыятьтән аерылып, «домашнее обучение, образование»га, ягъни өйдән чыкмыйча гына, җансыз «экран» аркылы белем ала. Педагог һәм методистлар әйтүенчә: «Ул методика тиз темп белән үсеш ала башласа да, бу – безнең өчен бер яңалык һәм аның кая илтәсен беркем дә әлегә әйтеп һәм фаразлап бирә алмый». Алар бу өлкәдәге яңалыкны ныклап өйрәнергә чакыралар. Хәзер инде бу хәл дөньяви уку йортларында гына түгел, ә дини уку йортларында да кулланыла. Яшүсмернең «электрон» дәрес алган вакытында экранның теге як чыбыгында «дөрес» мөгаллим утырганын каян беләбез һәм моңа кем нинди гарантия бирә ала? Кеше ялгыз башына хакыйкатьне (дөреслекне) яманнан аеру халәтендә яратылмаган, ул бер сәбәпчегә, ягъни мөгаллимгә мохтаҗ.

Юкка гына Аллаһы Тәгалә җир йөзенә пәйгамбәрләр һәм китаплар җибәрмәгән. Чын гыйлемне остазсыз-галимсез үзләштереп булмый. Ә без остазларыбызны ничек хөрмәт итәргә тиеш соң? Игътикадыбызда тәкъдир ике төрле була:

1. Без үзгәртә алмаган һәм көчебез җитмәгән тәкъдир;

2. Без үзгәртә алган тәкъдир.

       Беренчесенә кешенең тышкы кыяфәте (гәүдәсе, акылы), ата-ана, туган җире (туган туфрак), милләте һәм укытучы-мөгаллимнәр керә. Һәм, әйе, без укытучыларны да сайлый алмыйбыз икән. Алар безгә ата-ана кебек Аллаһы тарафыннан билгеләнгән затлар. Без аларны хөрмәт итәргә тиеш. Әгәр дә бер шәкерт кеше (укучы) даны таралган укытучыда гына укырга теләп, бер остаздан икенче остазга сикереп, күчеп йөрсә, бу наданлык билгесе була, чөнки гыйлем өстәргә теләгән кеше кая һәм кемдә генә булуга карамастан, шул җирендә хикмәт һәм зирәклек табарга тиеш. Танылган галимебез Ризаэтдин бине Фәхретдин хәзрәтләре үзенең әдәп китабында мөгаллимнәргә карата хөрмәт итүне болайрак яза:

1. Остаз вә мәктәп җитәкчеләре сезнең эшегезне юлына куючылар вә сезнең өчен хәсрәт чигүчеләр булып, аларның сезнең өстегездә олы хаклары бардыр. Шуның өчен аларның кушканнарын җиренә җиткерүдә кимчелек эшләмәгез вә тыйган эшләрендә әвәләнмәгез!

2. Сөйләшкән вакытыгызда алар белән әдәпле сөйләшегез, артык кычкырмагыз, аларны алдап вә бер кешене гайбәт итеп бер дә сөйләмәгез!

3. Аталарыгыз тәннәрегезне тәрбияләп үстергән хәлдә, остазларыгыз җаннарыгызны тәрбия итеп үстерәләр. Бу сәбәпле, остазларыгыз — бөек аталарыгыздыр. Сез дә боларны чын күңел белән сөегез, нәсыйхәтләрен тыңлагыз, авырулар табибларга тапшырылган кебек, барлык ихтыярыгызны аларга тапшырыгыз, аларның теләкләренә каршы килмәгез!

4. Мөгаллимнәрегезгә түбәнчелекле булыгыз, каршыларында әдәпле утырыгыз, нәсыйхәтләре белән гамәл кылыгыз, саваплы булыр өчен хезмәтләрен җиренә җиткерегез, аларга ялыныгыз, башка урында ялыну – мөэмин-мөселманга хас булмаган хәлдә, гыйлем өйрәнү тугрысында ялыну – мөэмин-мөселман сыйфатыдыр.

5. Мөгаллимнәргә каршы килмәгез, алар белән кычкырышмагыз, һәрбер гүзәл эшләрдә аларның сүзләренә җан вә тән белән иярегез. Ләкин аңламаган урыныгыз булса, шул хәленчә калдырып китмичә, бәлки әдәп вә сабырлык белән: «Әфәндем, бу җирне аңламадым вә бу сүзне белмәдем», – дип кайтарып сорагыз! Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм: «Өлкәннәрне хөрмәт итмәгән, кечеләрне кече итмәгән һәм гыйлем ияләренә тиешле хөрмәтне күрсәтмәгән кеше минем өммәтемнән түгелдер», – дип әйтте. Шулай ук Расүлуллаһ салләллаһу галәйһи вә сәлләм: «Фәннәрне өйрәнегез, гыйлемнәр алыгыз. Һәм шул фән белән гыйлемнәрне үзләштерүдә булышкан галимнәргә (остазларга) сабырлык күрсәтүне исегездән чыгармагыз», – дип әйтте. Гыйлем алу Аллаһы Тәгаләнең ризалыгына һәм җәннәт юлына алып килә. Бер хәдистә болай дип әйтелә: «Кем гыйлем алу нияте белән юлга чыкса, Аллаһы Тәгалә аны җәннәткә илтә торган юлга чыгарыр. Фәрештәләр гыйлем алучының аяк асларына канатларын җәеп торырлар. Һичшиксез, гыйлем иясе өчен җирдә һәм күктә булган һәрнәрсә, хәтта су эчендәге балыклар да аның өчен гафу сорап торырлар. Гыйлем иясенең гыйбадәт кылучы кешедән фазыйләте (өстенлеге), айның йолдызлардан өстенлеге кебектер. Галимнәр пәйгамбәрләрнең варислары. Пәйгамбәрләр исә үзләреннән соң мираска беркемгә дә динар да, дирһәм дә калдырмаслар. Алар мирас итеп гыйлем калдырырлар. Аны алган кеше мираска мул итеп акча алган кебек булыр» . Ләкин гыйлем юлы – сабырлык һәм тырышлык сорый торган бер юлдыр. Ул төрле сынаулар һәм авырлыклар белән чорналган. Җәннәткә илтә торган юллар да авырлыклар белән бөтерелгән бит. Пәйгамбәребез галәйһиссәламнең бер хәдисендә: «Тән рәхәтлеге белән генә гыйлем алырга көч җитми», – дип әйтелә. Белемнең фазыйләтен дәвам итеп башка хәдис тә китерелә: «Үзе өчен яки кемне дә булса өйрәтү ниятеннән гыйлемнән бер бүлек өйрәнгән кешегә, Аллаһы Тәгалә чүлдәге һәр ком бертеге кадәр әҗер-савап язар». Бер әдәп дәресләрен өйрәтә торган китапта болай язылган: «Кеше гыйлем алуын дәвам иткәнчегә кадәр галим булып санала. Ләкин ялгыш укыган гыйлеме күп дип уйлап, гыйлем алуын туктатса һәм янындагы булган кеше белән сүз көрәштерә башласа, ул кеше дөньяның иң надан кешесенә әверелер». Бервакыт Габдулла бине Мөбарәк хәзрәтләреннән: «Әгәр Аллаһы Тәгалә сиңа кайчан үләчәгеңне белдерсә, нәрсә белән шөгыльләнер идең?» – дип сорадылар. «Гыйлем белән шөгыльләнер идем», – дип әйткән. «Гыйлемнән өстенрәк нәрсә юкмени?» – дип сорагач, ул: «Әйе, аннан да өстенрәк бернәрсә дә юк», – дип җавап кайтарган. «Гыйлем белән шөгыльләнүнең башка гыйбадәтләрдән фазыйләтлерәк икәнен ни белән исбатлап бирәсең?» – дип сорагач, ул: «Гыйлем һәрнәрсәдән дә югары, чөнки Аллаһы Тәгалә Пәйгамбәренә һәрнәрсәне дә бирде һәм артыгын сорау белән әмер ителмәде. Гыйлем хакында исә: «Әй, Раббым, минем гыйлемемне арттыр», – дип әйтергә боерды. Әгәр Пәйгамбәребез Аллаһыдан гыйлемнән тыш башка нәрсә сораган булса, мин дә гыйлемне өстен куймас идем», – дип җавап биргән.

        Гыйлемнең өстенлеге исбатлый торган Пәйгамбәребезнең түбәндәге хәдисен китерәсем килә: «Сөләйман галәйһиссәлам мал, солтанлык һәм гыйлем сайлау арасында ирекле кылынды. Ул гыйлемне сайлап алды. Шуңа да, нәтиҗәдә, байлыкка һәм солтанлыкка да ирештерелде» . Әбү Әвсәд хәзрәтләре: «Гыйлемнән башка кыйммәтле бернәрсә дә юктыр. Солтаннар кешеләр өстендә хакимдер. Ә галимнәр исә солтаннар өстендә хакимдер», – дип әйтте. Галимнәр дөньяда кешеләргә юл күрсәтеп,  хәерле гамәлләргә сәбәпче буган кебек, Ахирәттә дә юл күрсәтүләрен дәвам итәчәкләр. Вәгазьне йомгаклап, түбәндәге хәдисне карап китик: «Җәннәт әһелләренең җәннәттә дә галимнәргә ихтыяҗлары булыр. Җәннәт кешеләре һәр җомга көнне Аллаһы Тәгаләне зиярәт итәрләр. Аллаһы Тәгалә аларга: «Миннән теләгән нәрсәләрегезне сорагыз», – дип әйтер. Алар исә галимнәргә борылып: «Нәрсә сорыйк?» – дип әйтерләр. Галимнәр: «Аллаһыдан шуны-шуны сорагыз», – дип җавап бирерләр. Кешеләр галимнәргә дөньяда мохтаҗ булган кебек, Ахирәттә дә мохтаҗ булырлар».

         Аллаһы Тәгалә безнең калебләребезгә гыйлемгә карата ихласлык һәм мәхәббәт салып, өстебездә билгеләп куелган остаз һәм имамнарыбызга олуг хөрмәт күрсәтеп, мөгаллим һәм хәзрәтләребезнең хәер-догаларын алырга насыйп итсен. Әәмин!

Фатих хәзрәт Нуруллин, Зәй районы имам-мөхтәсибе__