Укытучылар семинары

        Олы Кайбыч авылының үзәк мәчетендә якшәмбе мәктәпләрендә дини дәрес бирүче укытучылар өчен семинар оештырылды. Чара Коръәни Кәрим укып догалар кылынып һәм пәйгамбәребез Мөхәммәд мостафа саллаллаһу гәләйһи вәссәлләмгә салаватлар әйтүдән башланды. Район мөхтәсибе Дамир хәзрәт  укытучыларны якынлашып килүче Мәүлид кичәләре белән тәбрик итте.  Җыелыш барышында укытучылар яңа уку елында каралган чаралар турында киңәштеләр һәм алга таба максатлар куйдылар. Яңа нигезләмә белән таныштылар.  Пәйгамбәребез Мөхәммәд мостафа саллаллаһу гәләйһи вәссәлләмнең тормышын укучыларга тагын күбрәк яктырту йөзеннән ноябрь ае ахырында балалар өчен викторина үткәрү турында да киңәштеләр.