Мәүлид ән-Нәби кичәсе.

      8 нче ноябрь изге җомга кичендә кояш баю белән, Рабигыль-әүвәл аеның 12-нче көнен каршылап, Болгарда Мөхәммәд Пәйгамбәрнең ﷺ туган көненә багышланган традицион республикакүләм Мәүлид ән-Нәби кичәсе узды. Әлеге уңайдан оештырылган тантаналы чарага  Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте дин кардәшләрен инде җиденче тапкыр җыйды. Соңгы елларда кичә традиция буенча Болгар ислам академиясендә үткәрелә. Бирегә голәмәләр, мөхтәсибләр, имамнар, ислам белем бирү йортлары мөгаллимнәре, шәкертләр, җәмәгать һәм дәүләт эшлеклеләре, Россия төбәкләренең мөселман дин әһелләре килде. Кунаклар арасында: Россия мөселманнары Дини җыены башлыгы, Мәскәү, Үзәк төбәк һәм Чувашия мөфтие Әлбир хәзрәт Крганов, Башкортстан мөфтие Айнур хәзрәт Биргалин, БИА ректоры Данияр Абдрахманов, ТР Дәүләт Советы депутаты Камил Нугаев, Төркиянең Казандагы баш консулы Исмет Эрикан, Казахстанның Казандагы баш консулы Җанболат Мурзалин, шулай ук Чувашия, Коми, Дагыстан республикалары, ХМАО, Иваново, Ульян өлкәләре, Байкал аръягы краеннан күренекле дин эшлеклеләре.

Мәүлид ән-Нәби бәйрәменә кадәр бүген әһәмиятле вакыйга – ТР мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан әзерләнгән һәм күптән түгел Мәскәүдә Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге мәйданчыгында беренче тапкыр җәмәгатьчелеккә рәсми рәвештә тәкъдим ителгән «Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә»  басмасының презентациясе булды. Коръәннең татар теленә мәгънәви тәрҗемәсен башкаланың татар җәмәгатьчелеге куанып кабул иткән иде, бүген исә басма хакында Татарстан мөселман өммәте вәкилләренә һәм төбәкләрдән килгән кунакларга сөйләделәр.

Республикакүләм Мәүлид ән-Нәби кичәсенең төп чаралары ахшам намазы белән башланып китте. Аны кунаклар һәм катнашучылар биредә үк – БИАда Татарстан мөселманнары башлыгы Камил хәзрәт Сәмигуллин белән бергә укыды. Аннары бәйрәм залында Коръән уку һәм дога кылу белән чара рәсми рәвештә ачылды. Кичәнең хедлайнеры Төркиянең күренекле Коръән укучысы һәм нәшидләр башкаручысы, Бурса шәһәренең элекке мөфтие, профессор Мәхмәд Әмин Ай булды. Ул тантана программасын дәвам итеп, кунакларны дини җырлар белән сөендерде. Кичә кунакларын үзләренең иҗади чыгышлары белән шулай ук Илгиз Шәйхразиев, Ильяс Халиков һәм «Саф» ансамбле шатландырды.

Дин кардәшләргә төп мөрәҗәгать белән  Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин чыгыш ясады: 

 – Хәдисләрдән билгеле булганча, Пәйгамбәребез ﷺ дүшәмбе саен ураза тоткан. Ни өчен дигән сорауга ул: «Бу минем туган көнем», – дип җавап биргән. Димәк, Рәсүлебез ﷺ атна саен үзенең дөньяга килгән көнен ассызыклап, билгеләп уза торган булган. Аллаһы Тәгалә Коръәни Кәримдә әйтә: «(Рәсүлем!) Әйт: “Аллаһның фазылы (булган Коръән Кәрим) белән һәм Аның гына рәхмәте (булган Пәйгамбәре, Ислам һәм сөннәт) белән (бәхетле булсыннар), шуңа гына шатлансыннар. Ул (илаһи фазыл һәм рәхмәт) алар туплаганнардан яхшырак». («Юныс» сүрәсе, 58-нче аять). Ягъни фазыйләтләргә, пәйгамбәрләргә шатлану – ул безнең бурыч. Ә рәхмәтләр арасында иң зурысы – Мөхәммәд Пәйгамбәрнең ﷺ дөньяга килүе. Бу хакта Каләм Шәрифтә болай диелә (мәгънәсе): «(Рәсүлем!) Без сине (җеннәр, фәрештәләр, кяфер һәм мөселман барча кешеләрне кертеп,) бөтен галәмнәр өчен бер рәхмәт итеп җибәрдек» («Әл-Әнбия» сүрәсе, 107-нче аять). Пәйгамбәребез ﷺ булмаса, Коръәнне дә, Сөннәтне дә белмәс идек.

     Безнең районнан әлеге чарада район мөхтәсибе Дамир хәзрәт, Бәрлебашы имамы Алмаз хәзрәт һәм Колангы авылы мөгаллиме Руслан хәзрәт катнашты. Мәүлид кичәсе турында тулырак мәглүматны Үзәкләшкән дини оешма – Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең сайтыннан карага була: http://dumrt.ru/news/news/news_23145.html