Чүтидә Мәүлид бәйрәме

       Кайбыч мөхтәсибәтенең мәхәлләләре арасында мәүлид бәйрәмнәре башланып китте. Беренчеләрдән булып әлеге чараны Чүти авылы мәхәлләсе оештырды. Әлеге чарада ир-егетләр, мәчеткә укырга йөрүче  хатын-кызлар һәм балалар катнашты. Чара барышында Коръән укылды догалар кылынды пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа саллалаһу гәләйһи вәссәлләмнең күркәм холкы турында вәгазъләр сөйләнде һәм соңында тәмле ризыклар белән чәй өчүләр оештырылды. Әлеге чараның иганәчесе Щукиннар гаиләсе.