Җомга вәгазе "Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһу галәйһи вә сәлләм турында"

15 ноябрь вәгазе,

Рабигыль-әувәл аеның 18 нче көне, һиҗри исәп буенча 1441 ел

Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһу галәйһи вә сәлләм турында

     Ике гаеттән олуграк булган изге җомга бәйрәмебез барчабызга мөбарәк һәм хәерле булсын! Аллаһы Тәгалә ил-көннәребезгә иминлек, җаннарыбызга тынычлык, тәннәребезгә исәнлек-саулык, күңелләребезгә тәүфыйк-һидаять биреп, һәркайсыбызга хәерле һәм бәрәкәтле тормышлар насыйп итсен!

Ислам динебез биш баганадан тора Аның беренче баганасы - иман китерү. Ул болай яңгырый: «Әшһәдү әлләә иләәһә илләллааһү вә әшһәдү әннә Мүхәммәдән габдүһү вә расүүлүһ»

Мәгънәсе: «Күңелемнән гуаһлык бирәмен ки, дөреслектә, Аллаһы Тәгаләдән башка Илаһи зат һич юк. Шулай ук гуаһлык бирәмен ки, дөреслектә, Мөхәммәд галәйһиссәлам Аллаһы Тәгаләнең колы һәм бәндәләргә дин өйрәтер өчен җибәрелгән илчесе»

Аллаһы Раббуль Гыйззә изге китабы Коръәни-Кәримендә болай дип

әйтә: «Аллаһы мөэминнәргә үзләреннән пәйгамбәр күндереп зур нигъмәтләр бирде, пәйгамбәр мөэминнәргә Аллаһының аятьләрен укыр, аларны мөшриклектән, бидгать гамәлләрдән вә башка нәҗесләрдән пакьләр, дәхи Коръәнне һәм шәригать хөкемнәрен өйрәтер, гәрчә алар Коръән иңмәс борын ачык адашуда булсалар да».  «Әли Гыймран / Гыймран гаиләсе», 3:164

   Бу елны истә калдыру Әлбәттә кирәк инде Биш йөз җитмеш беренче ел Фил елы булып килде. Мөхәммәд дигән бик күркәм Исемне алды малай Йөзе нурлы, үзе нурлы Елау да бик юк алай.

     Рабигыль-әүвәл аеның 12 нче көне - дүшәмбе көнендә Мәккә шәһәрендә Габдулла белән Әминә яшәгән йортта нурлы бала туа Бабасы Габделмоталлиб оныгының тууын белгәч бик сөенә Тизрәк аны күрергә ашыга . Оныгын кулына алып, сөенеп үбә . Аннары аны саклык белән изге Кәгъбәтулла янына алып килә Бабасы Аллаһыга шөкраналар әйтеп, оныгы өчен догалар кыла Һәм аңа Мөхәммәд дип исем куша

    Мөхтәрәм дин кардәшләрем, Аллаһы Сөбеханәһу вә Тәгалә безгә иң хәерле, иң гүзәл, иң хөрмәтле үрнәк пәйгамбәр - Мөхәммәд Мостафа салләллаһу галәйһи вә сәлләм өммәтеннән булырга насыйп итте Аллаһы Раббыбыз бу турыда Коръәни Кәримдә болай дип әйтә: «Ий сез Мөхәммәд галәйһиссәлам өммәте, дөньяга чыгарылган өммәтләрнең иң хәерлесе булдыгыз, Аллаһыга хак ышану илә ышандыгыз, кешеләрне хәерле эшләргә, изге гамәлләргә өнди белү белән өндәдегез һәм бозык, зарарлы эшләрдән тыя белеп тыйдыгыз. Китап әһелләре иман китереп, Коръән белән гамәл кылсалар, әлбәттә, алар өчен хәерле булыр иде. Алардан Коръән белән гамәл кылучы мөэминнәр бар, ләкин аларның күбрәге -фасыйклардыр». «Әли Гыймран / Гыймран гаиләсе», 3:110

    Һәрберебез Мөхәммәд Мостафа галәйһиссәламнең тормышын үрнәк итеп алырга тырышабыз Расүлебез галәйһиссәлам үзенең бер хәдисендә: «Мин күркәм әхлакны камилләштерү өчен җибәрелдем»1, - дип әйткән .  Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм авырлыгын да, җиңеллеген дә, сөенечен дә, кайгысын да сабырлык һәм шөкер итү белән үткәрә белә торган үрнәк шәхес Аллаһы Тәгалә Коръәндә Мөхәммәд галәйһиссәламне мактап болай дип әйткән: «Дөреслектә, син югары әхлак иясе»

   Ул игелекле, итагатьле, шәфкатьле, миһербанлы, тыйнак була Бу сыйфатлар Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмдә иң камил дәрәҗәдә иде

Матур да ул, батыр да ул

Гаделлек тә җитәрлек

Сабырлык та мул үзендә

Чынлап та ис китәрлек .

Сыннарны сөйми, табынмый

Бер сынның да үзенә

Бары тик колак саладыр

Бер Аллаһының сүзенә

   Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм туганчы атасы Габ­дулла дөньядан киткән була Ә анасы Әминә малайга алты яшь булганда вафат була

И кайгы, нигә бик иртә

Ишеккәйне шакыдың?

Ятрәбкә барган җирендә

Үлеп калды әниең . 1

  Аллаһы Сөбеханәһу вә Тәгалә һәрбер адәм баласын сыный Пәйгамбәребез галәйһиссәламнең бер хәдисендә: «Мөселманның хәле гаҗәптер, чөнки аның һәрбер гамәле хәерледер Әгәр дә аңа шатлык килсә, ул Раббысына шөкраналар әйтер Әгәр дә бер авырлык килсә - са­быр итәр», - дип бәян ителә

Әйе, мөхтәрәм җәмәгатем, мөселманнар тормышында Аллаһы тәкъдире белән төрле-төрле хәлләр булып тора . Менә безнең өчен үрнәк

булган Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең тор­мышындагы гыйбрәтле риваятен искә алыйк. Саубуллашу хаҗы узып, берничә ай үткәч, Пәйгамбәребез галәйһиссәламгә: «Бәкыйгъ каберлегенә барып, вафат булган, шәһит булып киткән мөселманнарга дога кылырга», - дигән Аллаһы Тәгаләнең әмере килде Һәм Пәйгамбәребез галәйһиссәлам Әбү-Мувәйһибә дигән сәхабәне үзе белән алып, Бәкыйгъ каберстанына барды, һәм шунда Әбү-Мувәйһибәгә: «Аллаһы Тәгалә миңа шунда җәсәдләре, тәннәре булучы мөселманнарга дога вә истигъфар кылырга әмер итте Һәм дә ике әйберне ихтыяр кылды Беренчесе, җир йөзендә булган барлык хәерлекләрнең ачкычы, ягъни шул байлыкларның хуҗасы булып җирдә калу Һәм икенчесе, җәннәт ачкычы бирелеп, Аллаһы Раббың белән очрашу», - дип хәбәр бирде . Әбү-Мувәйһибә: «Йә Расүлуллаһ, син безнең белән калуны сайлагансыңдыр бит?» - дигәч, «Юк, Бөек Затым белән очрашуны ихтыяр кылдым», - диде

       Каберстаннан кайтуга Гайшә радыяллаһу ганһә Пәйгамбәребез галәйһиссәламгә башы авыртканы турында әйткән иде . Ләкин Расүлебез галәйһиссәлам: «Юк Гайшә, минем башым синекенә караганда катырак авырта», - диде . Шул вакыттан Пәйгамбәребезнең авыруы башланды һәм ул үлем сырхавы иде Сәхабәләр: «Йә Расүлуллаһ, пәйгамбәрләр дә үлем авыруы белән авырыйлармы, аларга да шулай бик кыен буламы?» - дип сорагач, «Әй сөекле сәхабәләрем! Сезнең бер кеше авыртканы, безгә ике кеше авыртуы булып төшә», - дип хәбәр итте . Хәле авырайгач, кешеләргә имам булып торуны Әбү Бәкер Әс-Сиддыйк радыяллаһу ганһегә әмер итте Шул вакыттан Пәйгамбәрез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең тугры дусты намазлар алып бара башлады Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең хәле авырайганнан-авырая барды . Ул җиде коеның суын алып килеп өстенә сибүләрен теләде Шул җиде коеның суын алып килеп өстенә сибеп тордылар Шулай иткәч, хәле яхшырган кебек булды.

    Аның өе мәчет белән янәшә тору сәбәпле, минбәргә чыга алды һәм мөселманнарга мөрәҗәгать итеп хотбә сөйләде: «И кешеләр, сез дөнья малы белән кызыгып китәрсез, мал җыюда ярышырсыз, дип куркам . Һәм иң яманы: Аллаһыга ширек катарсыз, дип борчылам Миннән соң һәм бу буыннан соң киләчәк мөселманнарга, Кыямәт көненә кадәр яшәячәк мөселман кардәшләребезгә миннән сәлам әйтегез! Әссәламү галәйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәрәкәтүһ», - диде

Аллаһының Расүле дога кылып, Аллаһының сәламен безгә теләде Вафат булыр вакыты җиткәч тә шушы хәерле өммәтен искә алды . Бервакыт Пәйгамбәребез галәйһиссәлам кызы Фатыйма радыяллаһу ганһәне үз янына чакырды . Колагына ике сер әйтте . Фатыйма радыяллаһу ганһә беренчесен ишеткәч елады, ә икенчесеннән соң елмайды Шуннан соң Гайшә радыяллаһу ганһә Фатыйма радыяллаһу ганһәдән: «И Фатыйма, сиңа Расүлебез нинди сер әйтте?» - дип сорады . Ул: «Сер әйтелми», - дип җавап бирде . Ләкин Пәйгамбәребез вафат булганнан соң серне хәбәр итте: «Беренче сере: Расүлебез һәр ел саен Җәбраил галәйһиссәлам каршына утырып, Коръәнне укып чыга иде . Ләкин бу елны Рамазан аенда Коръәнне ике мәртәбә хәтем кылды . Коръәндә хата китмәсен, кешеләргә дөрес барып җитсен өчен, Җәбраил галәйһиссәлам каршына утырып укып чыкты Моны белгәч, Фатыйма радыяллаһу ганһә Расүлебез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең соңгы вакытлары булганын аңлап елады Икенче сере: «Ий Фатыйма, син бу өммәт хатыннарының (иманлы хатын-кызларның) иң хөрмәтле кешесе булуың белән риза түгелме әллә?» - дип сорау биргәч, Фатыйма радыяллаһу ганһә елмайды

      Өйдә утырганда Гайшә радыяллаһу ганһә нидер сизенгән кебек булды «Әллә Җәбраил галәйһиссәлам килдеме?» - дип сорады Расүлебез салләллаһу галәйһи вә сәлләм: «Юк, бу үлем фәрештәсе - Газраил галәйһиссәлам килде Ишек төбендә минем рөхсәтемне көтеп тора», -дип җавап кайтарды

      Пәйгамбәрләргә Аллаһы Тәгалә шундый өстенлек бирде: Газраил галәйһиссәлам рухларын үзләренең рөхсәте белән генә ала торган булды Шуннан соң Пәйгамбәребез галәйһиссәлам әйтте: «Туктап тор, мин дустым Җәбраил белән киңәшләшеп алыйм», - диде . Җәбраил галәйһиссәлам исә: «Галәмнәрнең Раббысы булган Аллаһы сине сагынды һәм Ул сине көтә», - дип хәбәр итте . Шуннан соң Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм үлем фәрештәсенә үзенең җанын алырга рөхсәт итте

   Ул вакытта Әбү Бәкер радыяллаһу ганһе өйдә юк иде . Әйләнеп кайтканда, Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм җан тәслим кылган иде инде . Гомәр радыяллаһу ганһе: «Валлаһи, Расүлебез үлмәде! Әгәр арагыздан берәрегез: «Мөхәммәд үлде», - дисә, кылычым белән башын өзәм», - дип, кылычын әзерләп куйды Моннан соң Әбү Бәкер радыяллаһу ганһе минбәргә чыгып хотбә сөйләде: «Әгәр дә берәрегез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмгә гыйбадәт кыла торган булсагыз, белегез, Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм үлде Әгәр дә Аллаһы Тәгаләгә гыйбадәт кыла торган булсагыз, белегез, хакыйкатьтә -Аллаһы Терек, Ул беркайчан да үлми!» - дигән сүзләрне әйтте. Шуннан соң Гомәр радыяллаһу ганһе Пәйгамбәребез галәйһиссәламнең вафатына ышанды

     Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең үлеме якынлашканда, Әбү Бәкер радыяллаһу ганһе аннан: «Йә Расүлем, җеназа намазын ничек укырбыз?» - дип сорагач, Аллаһының Илчесе: «Әгәр мине госелләндереп кәфенгә киендерсәгез, бер сәгатькә калдырыгыз, чөнки иң беренче миңа җеназа намазын Җәбраил галәйһиссәлам, аннан соң Микаил галәйһиссәлам, аннан соң Исрафил галәйһиссәлам, аннан соң үлем фәрештәсе - Газраил галәйһиссәлам һәм аның гаскәре, аннан соң калган фәрештәләр, аннан соң төркем-төркем булып сез укыячаксыз, ин шә Аллаһ!» - диде

     Шулай итеп, дөньяда бу җиргә аяк баскан иң хәерле, Аллаһы Тәбәракә вә Тәгалә каршында иң хөрмәтле, Кыямәт көнендә үзенең өммәте өчен шәфәгать кылучы зат булган, пәйгамбәрләрнең имамы булган Нәбиуллаһ, Расүлуллаһ, Хәбибуллаһ - Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм, вафат булды

Сырхау килде, хушлашты ул

Фатыйма кызы белән

Сөекле Гайшә хатыны

Һәм дә бик күпләр белән

Зур рәхмәтләр сиңа Аллаһым Биргәнгә Расүлеңне Нурлы йөзле мөселманнар Барлык илдә күренде. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм мөселманнарга ике әйберне калдырды Ул: Аллаһының китабы - Коръәни Кәрим һәм үзенең сөннәте - Мөхәммәд Мостафа салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең тормыш юлы, аның кылган гамәлләре, әйткән сүзләре

    Вәгаземнең ахырын Расүлебез галәйһиссәламнең хәдисе белән тәмамлыйк: «Бер-берегезгә бүләкләр бирешегез, чөнки бүләкләр арагыздагы мәхәббәтне арттырыр һәм күкрәгегездәге керләрне чыгарыр» Аллаһы Тәгалә безгә барчабызга да Расүлебез галәйһиссәламгә охшарга насыйп әйләсен Аллаһы Раббыбыз кылган гамәлләребез өчен әҗер-саваплар насыйп итсә иде . Бәндәчелек белән эшләгән гөнаһ, хата-кимчелелекләребезне ярлыкап, Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең шәфәгатьләренә ирешсәк иде Җәннәтләрдә очрашырга насыйп итсен иде

Фәнис хәзрәт Низамов, Аксубай районы, Яңа Дума авылы имам-хатыйбы