Мәчет мәхәллә укытучылары аттестация узды

Мәчет мәхәллә укытучылары аттестация узды

     Кайбыч мөхтәсибәтендә мәчет каршында якшәмбе мәктәпләрендә халыкка дини дәрес бирүче мөгаллимнәр һәм мөгаллимәләр Татарстан Республикасы мөселманнарының диния нәзарәте бинасында 11-18 ноябрь көннәрендә аттестация уздылар. Бүгенге көндә районыбызда барлыгы 13 мөгаллимә дәрес бирә. мөгаллимәләребез әлеге изге эшләрен фәкать Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен башкарып киләләр. Аллаһы Тәгалә алдагы көннәребездә мөгаллим һәм мөгаллимәләребезгә белгәннәрен халкыбызга җиткереп, эшләрендә уңышлар насыйп итеп ике дөнья бәхетенә ирешергә насыйп әйләсә иде.