Олы Кайбычта “Мәүлид” ашлары

         Бүген Олы Кайбыч авылы үзәк мәчетендә мәүлид ашлары оештырылды. Җомга намазыннан соң ир-егетләр, икенде намазыннан соң хатын кызлар, ахшам намазыннан соң балалар өчен дә бәйрәм табыннары әзерләнде. Чара барышында Коръән укылды, догалар кылынды һәм Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһу галәйһи вә сәлләм турында вәгазъләр сөйләнде.  Әлеге чараның төп иганәчесе Кадырова Хания Расыйх кызы.  Кайбыч районы мөхтәсибәте әлеге чараны оештыруга ярдәм итүче Хания Расыйх кызына һәм табынны оештыруда ярдәм итүче кызларга олы ихтирамын һәм рәхмәтен белдерә.