Җомга вәгазе "Нәфел намазларының өстенлеге"

22 ноябрь вәгазе,

Рабигыль-әувәл аеның 25 нче көне, һиҗри исәп буенча 1441 ел

Нәфел намазларының өстенлеге

     Барлык мактау, хәмед вә сәналәр дөньяларны барлыкка китерүче, барчабызны да һәрдаим нигъмәтләндереп торучы, һәр гамәлебезне белүче вә аның өчен гадел рәвештә хөкем итәчәк, Үз рәхмәтенә ирешүчеләрне мәңгелек җәннәткә һәм бозыкларны җәһәннәмгә кертәчәк Бөек Зат -Аллаһыга булсын!

      Соңгы пәйгамбәр итеп иңдерелгән, дөньяга Раббыбызның сүзләрен вә шәригатен тараткан, җәннәт ишеген беренче булып ачачак вә үзенең өммәтен - безләрне беренчеләрдән булып анда алып керәчәк Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмгә салаватлар булсын! Барчаларыбызга да Аллаһы Тәгаләнең сәламе, рәхмәте вә бәрәкәте булса иде!

       Әбү Һөрайра радыяллаһу ганһедән безнең өчен бик көчле кодси хәдис китерелә: «Аллаһы Тәгалә болай ди: «Әүлияләремә каршы чыккан­нарга мин дошманлык игълан итәм! Колым Миңа якынаям, дип эшли ала торган иң саваплы гамәл - Миннән аңа фарыз итеп йөкләнгәннәредер Вә нәфел гамәлләрен үтәп, ул Миңа шулчаклы якынаер ки, хәтта сөекле колыма әйләнер Әгәр дә сөеклемә әйләнсә, Мин аның колагы белән тыңлаучы булырмын, вә аның күзе белән күрүче булырмын, вә аның кулы белән тотучы булырмын, вә аның аяклары белән йөрүче булырмын Әгәр ул Миннән берәр нәрсә сораса, һичшиксез бирермен Әгәр Миңа сыен­са, һичшиксез, аны саклармын Вә үлемне теләмәгән мөэминнең җанын алганда икеләнгән шикелле, Мин бервакытта да алай нык икеләнгәнем юктыр».

Әлеге хәдистә Аллаһы Тәгалә үзенең сөекле коллары хакында хәбәр итә Бу бөек дәрәҗәгә ирешкән кешенең урыны чыннан да бик зурдыр Шүңа күрә Раббыбыз аларга «каршы чыга күрмәгез» ди Югыйсә, Аллаһы Тәгаләнең ачуына юлыгырга мөмкинбез. Шуннан соң Раббыбыз әлеге дәрәҗәгә ирештерә торган юлларны тасвирлый Аларның иң саваплысы фарызларны үтәү Икенчесе - нәфел гамәлләргә бик игътибарлы булудыр . Әгәр кеше әлеге юнәлештә ихласлык белән тырышлык күрсәтсә, Аллаһы Тәгаләнең сөекле колына әйләнәчәк Шулвакытта аның барлык догалары тормышка ашыр, дошманнары бер зарар да китерә алмас Күзләре вә колаклары начарлыктан ерак, эшләре уңышлы, юллары имин булыр Кешеләр гомер буе эзләп йөри торган бәхет шул түгелме?!

   Мөселман буларак әлеге бәхет юлында без инде фарызларын үти башладык Аллаһы Тәгалә кабуллардан гына кылсын! Беребезне дә әлеге юлдан тайпылдыра күрмәсен! Ул теләгән кеше генә хаклыкны аңлый, вә Ул теләмәгән кешене беркем дә туры юлга бастыра алмый . Димәк безнең дини булуыбыз бары тик Раббыбызның безгә күрсәткән мәрхәмәте вә олугъ бүләгедер!

      Шуңа күрә Коръәни Кәримдә болай дип әйтелә: «Дөреслектә син яраткан кешеңне туры юлга күндерә алмассың. Бары тик Аллаһы гына теләгән бәндәсен күндерәдер». «Касас / Хикәя», 28:56

      Ләкин Аллаһыга якынаю юлларының икенчесен - нәфел гамәлләрне үтәргә без ашыкмыйбыз Югыйсә, бу гамәлләр безнең дәрәҗәбезне күтәрер, Аллаһы Тәгаләгә тагы да якынайтыр иде Бәлки күбебез аның нинди кыйммәтле икәнен аңлап бетермибездер?! Шуңа күрә түбәндәге хәдисләргә игътибар итеп карыйк әле. Нәфел гыйбадәтләренең иң зурысы - намаз . Шуңа күрә пәйгамбәребез күп вакытын намазда үткәрә торган булган һәм сәхабәләр дә аның үрнәген үз тормышларында кулланганнар Шулай бер көнне Пәйгамбәребез галәйһиссәлам Рабига бине Кәгъб Әл-Әсләмийгә болай дигән: «Үзеңне күп сәҗдә кылып бает!» Ягъни сәҗдә кылып, үзеңнен Ахирәттәге урыныңның дәрәҗәсен күтәр, дигәнне аңлата.

    Сәҗдәнең дәрәҗәсен аңлата торган тагын бер хәдис:  «Үз Раббысына кешенең иң якын халәте сәҗдәдәдер, шуңа күрә ул вакытта күбрәк дога кылыгыз» Димәк, нәфел намазлары Раббыбыз каршындагы дәрәҗәбезне күтәрергә иң зур сәбәптер Кызганыч, күп мөселманнар аңа битараф кала! Югыйсә, аларны башкару безгә авыр түгел һәм вакытны да күп алмый Шуңа да аларны укый башласак иде!

     Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм нәфел намазларын бер дә калдырмаска тырышкан . Иң яратып укый торганнарының берсе - төнге намаз иде . Озак басып торудан хәтта аяк үкчәләре яргаланган . «Ник алай үзеңне җәфалыйсың?» дигән сорауга җавабы да бик кыска булган: «Әллә мин рәхмәтле кол булырга тиеш түгелме?!» Аллаһы Тәгалә тәһәҗҗөд намазы хакында хәтта Коръәндә дә әйтә: «Раббыларына курку вә өмет белән ялварыр өчен алар тәннәрен йокы урыннарыннан кубаралар...» «Сәҗдә», 32:16

     Бу хакта Гайшә радыяллаһу ганһә дә: «Төнге намазларыгызны кал­дырмагыз, чөнки Аллаһының Илчесе аларны калдырмый иде Авырса яисә хәле булмаса, утырып булса да укый иде» - дип әйтә торган булган. Әлеге вакытта Раббыбыз барлык догаларны кабул итә вә гөнаһларны ярлыкый Шуңа күрә Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм тәһәҗҗөд намазына зур игътибар биргән. Нәфел намазларының тагын бик саваплысы - доха намазы . Кояш чы­гып, сөңге микъдарына күтәрелеп зәвәл вакыты җиткәнчегә хәтле укыла торган намаз Бу хакта хәдистә болай дип китерелә: «Һәр иртә белән һәрберегезнең буыннары садака бирергә тиешле­дер . Һәр тәсбих (сөбеханәллаһ) садакадыр . Һәр тәхмид (әлхәмдүлилләһ) садакадыр . Һәр тәһлил (ләә иләәһә илләллааһ) садакадыр . Һәр тәкбир (Аллаһу әкбәр) садакадыр Яхшылыкка өндәү садакадыр Яманлыктан тыю садакадыр Вә барлык шушы гамәлләрне ике рәкәгать доха намазы алмаштырадыр».

     Тәһарәт алганнан соң укыла торган намазның дәрәҗәсе дә бик зур Шулай, Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм Билял радыяллаһу ганһенең тавышын җәннәттә ишеттем, дип хәбәр итте Сәбәбен сораган­нан соң Билял радыяллаһу ганһе «Тәһарәт алган саен мин намаз укый­мын», - диде.  Берәр төрле зур эшне башкару яисә башкармау турында икеләнгәндә истихарә намазын укырга була Аны укыгач, гадәттә, Пәйгамбәребез галәйһиссәлам Аллаһы Тәгаләгә эшнең хәерлесен сорап дога белән ялва­ра торган булган.

Шулай ук әүвәбин намазы да бик саваплы булып исәпләнә Бу хакта Әт-Табәрани җыентыгында түбәндәге хәдис китерелә: «Кем дә кем ахшам намазыннан соң алты рәкәгать нәфел намазы укыса, гөнаһлары, диңгез күбеге кебек күп булса да, ярлыканыр» Аннан тыш кояш яисә ай тотылганда, зур шатлык яисә кайгы килгәндә укыла торган намазлар да бар. Гомумән нәфел намазларының төре бик күп, ләкин мәгънәсе бер: Раббыңа якынаю, аның сөекле колына әйләнү Димәк, моңа кадәр без битараф булган әлеге намазларны торгызсак, һичшиксез, дәрәҗәбез күтәрелә торган булыр Аллаһы Тәгалә барыбызга да тәүфыйк вә һидаять бирсен!

Булат хәзрәт Раупов, Лениногорск шәһәренең «Ихлас» мәчете имамы