Имамнар җыены

    11 декабрь  көнне Олы Кайбыч авылы үзәк мәчетендә чираттагы имамнар җыелышы үткәрелде. Җыелыш барышында имамнар Олы Кайбыч мәчетенең 25 еллыгына багышланган вәгазъ кичәсенә әзерлек чараларын карадылар.  Вәгазъ кичәсе 20 нче декабрь көнне 18:00 сәгаттә Олы Кайбыч авылы мәдәният йортында үткәреләчәк. Бәйрәм кичәсенә Татарстан Республикасы мөселманнары диния нәзарте мөфтие ярдәмчесе Зуферов Равил хәзрәт килүе көтелә. Барлык авылдашларыбызны һәм якташларыбызны да әлеге кичәгә чакырып калабыз.

         Шулай ук җыелыш барышында яңа сайланган Иске Чәчкаб авылы имам-хатыйбы Илдүс хәзрәткә Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин тарафыннан расланган шәһадәтнамә тапшырылды.

          Барлык имамнарга да якшәмбе мәктәпләрендә укып йөрүче балалар һәм өлкәннәр өчен дини уку әсбаблары тапшырылды һәм алдагы айларда укучылар өчен каралган чараларның вакытлары каралды. Бүгенге көндә Кайбыч районының мәчетләрендә 200 дән артык укучы дини дәресләренә йөреп белем ала.

      Кайбыч районы мөхтәсибәте әлеге чараны оештыруга һәм уку әсбабларын булдыруга ярдәм итүче Татарстан Диния нәзарәте һәм  "Ислам мәдәнияте мәгарифе һәм фәне" фондына, олы ихтирамын һәм рәхмәтен белдерә.