Җомга вәгазе "Сәламәт гаилә - көчле җәмгыять"

Сәламәт гаилә - көчле җәмгыять

   Аллаһы Тәгалә гаделлек белән бу дөньяда Үзенең кануннарын, кагыйдәләрен билгеләгән: адәм баласы Раббысының кушканнрын үтәп, тормышын гыйбадәт белән бәйли икән, ул Ахирәттә һәм дөньяда уңышка ирешә, бәхетле була . Әгәр дә Аллаһының әмерләрен үтәмәсә, тыйганна-рыннан тыелмаса, ул Ахирәттә генә түгел, ә дөньяда ук бәхетсезлеккә, хурлыкка дучар була . Дөнья вә Ахирәттә кешене түбән һәм хур итә торган әйберләрнең берсе - эчкечелек. Аллаһы Тәгалә һәртөрле исерткеч, акылны томалый торган әйберләрне түбәндәге аять белән тыйды! «Ий мөэминнәр! Исертә торган эчемлекләр һәммәсе дә, отыш уеннары һәртөрлесе дә, сыннарга гыйбадәт итү - Аллаһыдан баш­ка мәхлүкъларга табыну эшләре, шулай ук ырымлану - багучылык эшләре харамдыр, шәйтан эшләреннән булган пычрак эшләрдер, һәлак булудан котылмаклыгыгыз өчен бу нәҗес эшләрдән ерак бу­лыгыз! Саклансагыз, шаять котылырсыз - өстенлек табарсыз. Хәмер эчүегез һәм отыш уеннары уйнавыгыз белән, әлбәттә, шәйтан ара­гызда дошманлыкны һәм бер-берегезгә һөҗүм иттерә торган ачуныбулдырырга тели вә Коръән вәгазеннән, намаз укудан сезне тыярга тели, шулай булгач, ул шәйтан эше булган - нәҗесләрдән тыеласыз­мы? Әллә тыелмыйсызмы? Әлбәттә тыелыгыз!» «Мәидә / Аш Яулыгы», 5:90-91

        Хәмер сүзенең мәгънәсе - исерткеч һәм каплау Кием тәнне капла­ган кебек хәмер кешенең акылын томалый . Димәк, «хәмер» сүзе исерткеч эчемлекләрнең һәр төрен - аракы, сыра, һ . б . , шулай ук тәмәке, наркоти­кларны үз эченә ала. Пәйгамбәребез саллалаһу гәләйһи вә сәлләм әйткән: «Исертә тор­ган һәрнәрсә - хәмер . Исертә торган һәрнәрсә - харам!» «Күп микъдары исерткән нәрсәнең аз микъдары да харам»  «Аллаһы нәрсәнедер тыйса, шуны сатудан килгән акчаны да харам кыла». Димәк, аракы сатып акча эшләгән кеше харам акча хуҗасы була . Ул Аллаһы Тәгаләнең ләгънәте астында йөри . Кызганыч, ләкин әлеге авы­ру халкыбыз арасында киң таралган һәм юл фаҗигаларының, гаиләләр таркалуның, урлашу, зина, кеше үтерү кебек зур гөнаһларның төп сәбәбе булып тора.

          Имам Ән-Нәсаи бер риваять тапшыра: «Хәмердән ерак торыгыз, ул бөтен әшәке нәрсәләрнең башы! Сездән алда яшәгән кешеләр арасында тырышып гыйбадәт кылган бер ир булган Аны бер азгын хатын гөнаһка этәрергә уйлаган да, ярдәмче хатыны аша үзенең янына нәрсәгәдер шаһитлык кылырга чакырып алган Теге ир кеше килгәч, ярдәмче ишекләрне ябып матур хуҗабикәсе, сабый бала һәм хәмер торган бүлмәгә алып барган . Матур азгын хатын иргә: «Сайла: йә минем белән якынлык кыласың, йә шушы хәмерне эчәсең, йә шушы сабый баланы үтерәсең!» ­дигән . Теге ир-ат: «Миңа хәмерне эчер», - дигән . Хатын аңа эчергән, теге ир тагын сораган Ахыр чиктә, ир исергәч хатын белән зина кылган, бала­ны үтереп чыгып качкан Хәмердән ерак булыгыз! Аллаһы белән ант итәм - иман белән эчкечелек очрашса, аларның берсе икенчесен һичшиксез этеп чыгарыр»

      Ничек итеп әлеге авыруны җиңәргә соң? Бу бәладән котылу юллары динебездә бар . Һәрбер мөселман үз гаиләсендә, эшендә тән сәламәтлеген генә түгел, ә иң мөһиме рухи сәламәтлекне дә кайгыртырга тиеш! Има­ныбыз һәм аңа бәйле әйберләр (намаз, ураза кебек) сәламәт булса, икенчесенә ирешү күпкә җиңелрәк Аллаһы Тәгалә әйтә: «Әй иман китерүчеләр, үзегезне һәм гаиләләрегезне җәһәннәм утыннан саклагыз!»   «Тәхрим / Тыю», 66:6

      Аятьне аңлатып, Ибне Габбас әйтте: «Аллаһыга итагать итеп гамәл кылыгыз, гөнаһ кылудан сакланыгыз - тәкъва булыгыз, гаилә әһелләрен Раббыгызны зикер кылырга өндәгез - шулай булса, Аллаһы сезне уттан коткарыр!» Дәххәк һәм Мукатил исемле галимнәр әйтте: «Гаиләсенә дини гый­лемне җиткерү, Аллаһы фарыз кылган һәм харам кылган әйберләрне аңлату - мөселманның бурычы булып тора». Сәламәт гаиләнең төп даруы - намаз! Аллаһы Раббыбыз әйтә: «Тәхкыйк, намаз фәхештән вә ярамас эшләрдән тыяр» «Гәнкәбут / Үрмәкүч», 29:45

       Шул сәбәпле, кечкенәдән балаларны намазга өйрәтү безнең буры­чыбыз Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм дә балаларны җиде яшьтән намазга бастырырга өндәгән, әгәр дә ун яшьтә намазны кылма-салар - кисәткән. Һәрбер мөселман ир-ат үз хатынына, балаларына карата игътибар­лы булырга тиеш Балалар яки оныкларның кем белән аралашуына, кайда йөрүенә, дини вә дөньяви гыйлемне нинди дәрәҗәдә үзләштерүенә сал­кын карау ярамас Гыйбадәтләр үтәлешендә, шикледән-гөнаһлыдан ерак булуда гаилә әһелләренең бер-берсенә ярдәмләшүе бик мөһим.

      Мөхтәрәм җәмәгать! Гаиләдәге һәм җәмгыятьтәге иминлек, сәламәтлеккә бергәләп тырышлык күрсәткәндә генә җиңеллек белән ирешеп була! Чөнки, Тирмизи, Әхмәт риваятендә Пәйгамбәребезнең түбәндәге сүзләре китерелә: «Шәйтан ялгыз кеше белән була, ә кешеләр икәү булганда ул алардан ераграк тора».

Рәмзил хәзрәт Садыйков, Минзәлә районы имам-мөхтәсибе