Олы Кайбыч мәчетенең 25 еллыгы

     Бүген Кайбыч районы Олы Кайбыч авылы мәдәният йортына,  Татарстан Республикасы мөфтие ярдәмчесе   Равил хәзрәт Зөфәров вәгазь белән килде. Вәгазь кичәсе Коръән уку һәм дога кылу белән башланды. Чарада Олы Кайбыч халкы, якын- тирә авыл имамнары, Кайбыч районы хакимият башлыгы Рахматуллин Альберт Илгизәр улы, район мөхтәсибе Дамир хәзрәт һәм чакырылган кунаклар катнашты. Кичә барышында Равил хәзрәт гаилә һәм тәрбия турында вәгазъ сөйләде. Вәгазъ кичәсенең икенче өлеше Олы Кайбыч авылы мәчетенең 25 еллыгын искә алуга багышланган иде. Мәчет төзелеше турында бу эшнең башыннан алып ахырына кадәр катнашкан Ярхамов Альберт Фәсхетдин улы чыгыш ясады. 25 ел дәверендә төрле төзелеш эшләрендә һәм чараларны үткәрүдә, ярдәмне сорап та, сорамыйча да ярдәм итеп килүче иганәчеләргә Ярхамов Рәшит Фәсхетдин улына, Җәләлиев Равил Гәрәфетдин улына, Җиһангәрәев Искәндәр Рөстәм улына, Багавиева Вәсилә Газизулла кызына рәхмәт хатлары ташырылды.  Мәчетне салып бүгенгә кадәр тормышларын мәчет белән бәйләгән бабайларга Альберт Ярхамовка, Габдулла Батталовка, Илдүс Шакировка, Кәләм Нигматуллинга, Фрат Фаттаховка   да истәлекле бүләкләр тапшырылды. Шулай ук барлык эшләрнең дә башында торган хакимият башлыгы Рахматуллин Альберт Илгизәр улына, хакимият башлыгының беренче ярдәмчесе Хәялиев Рәмис Рафис улына һәм барлык дини хәбәрләрне, вәгазъләрне яктыртып килүче “Кайбыч Таңнары” редакциясе баш мөхәррире Сунгатуллина Луиза Мәгыйс кызына рәхмәт хатлары тапшырылды.     Кичәнең ахырында район мөхтәсибе Дамир хәзрәт кичәгә килгән авылдашларга һәм районыбызга вәгазъ белән килүче Равил хәзрәткә үтемле вәгазьләре өчен олы рәхмәтләрен белдерде.