Җомга вәгазе "Аллаһы Тәгаләнең ихлас колларымыбез?"

10 гыйнвар вәгазе,

Җөмәдәл-әүвәл аеның 15 нче көне, һиҗри исәп буенча 1441 ел

Аллаһы Тәгаләнең ихлас колларымыбез?

  «Күрсәм ышанырмын», ди кеше,«Ышансаң күрерсең», ди Аллаһы. Галәмнәрне юктан бар кылган, безне – Адәм балаларын дөньяга китереп, Үзенең чиксез нигьмәтләрен яудырып торучы Раббыбыз Аллаһы Тәгаләгә хәмде-сәналәребез, мактауларыбыз булса иде. Галәмнәргә рәхмәт булып җибәрелмеш сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмгә күңел түрләребездән чыккан салават-шәрифәләребез барып ирешсә иде. Аллаһы Тәгалә безнең кылган хәерле гамәлләребезне кабул итеп, ике җомга арасында кылынган гөнаһларыбызны гафу әйләсә иде. Аллаһы Тәгалә Коръәни Кәримдә Үзенә иман китергән бәндәләрне «колым» дип атый: «Аллаһы Үзе теләгән колларына нигъмәтләрен тәгаенли…» «Әл-Бәкара / Сыер», 2:90 «Ул коллары белән идарә итә, һәрнәрсәгә Хуҗа вә Җиңүчедер». «Әнгәм / Терлек», 6:18

 «Ул – коллары өстендә чиксез куәтле. (Гамәлләрегезне язып) Саклаучыларны (фәрештәләрне) дә сезгә Ул юллый». «Әнгәм / Терлек», 6:61

     Мәктәпләрдә өйрәнгәнчә, кол – хуҗасы кушканнарны берсүзсез, карусыз үтәүче, безнең очракта мөселман – буйсынучы. Ләә иләәһә илләллаһ, Мүхәммәдүр расүлүллаһ, дип ихластан бер тапкыр гына әйтсә дә, кеше мөселман була һәм Аллаһы Тәгаләнең кушканнарын үтәп, тыйганнарыннан тыелып, фарызларны үтәп, пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең сөннәте буенча эш итәргә тиешбез. Аллаһы Тәгалә Коръәндә болай дип әйткән: «Мин кешеләрне дә, җеннәрне дә Үземә гыйбадәт кылсыннар өчен яраттым». «Зарият / Таратучы», 51:56

Гыйбадәт – Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен эшләнгән ачык яки яшерен гамәлләр, Аллаһы риза булган сүзләр. Гыйбадәтләр тел, тән һәм мал белән башкарыла.

Тел белән башкарыла торган гыйбадәт:

1.Аллаһыны һәрдаим искә алу – «бисмилләһ», «сөбхәналлаһ», «әлхәмдүлилләһ», «Ләә иләәһә илләллаһ», «Аллаһу әкбәр» һәм башка зикерләр әйтү.

2. Тән белән гыйбадәт кылу: намаз уку, ураза тоту һ.б.

3. Мал белән гыйбадәт кылу: үзеңнең малыңнан мескеннәргә, мохтаҗларга өлеш чыгару:

а) зәкят бирү: елга бер тапкыр нисаб күләмендә (230 мең) ел дәвамында хәрәкәтсез яткан (банкта яки башка саклау урынында) байлыгы булса, 2,5% ын бирү. Нисаб күләмендә байлыгы булмаганнар зәкяттән азат ителә.

б) гошер бирү: бакчабызда су сипмичә үстергән уңышның (Аллаһы биргән) уннан берен, су сибеп үстергәннең (Аллаһы әмереннән) егермедән берен мохтаҗларга, мескеннәргә, дин юлында йөрүчеләргә, шәкертләргә бирү.

в) Корбан бәйрәмендә көндәлек хаҗәтләрдән тыш сарык сатып алырлык акчасы булганнарга Аллаһы ризалыгы өчен корбан чалу вәҗиб гамәл.

г) нәфел садакалар: үз теләгең белән, теләгән вакытта һәм теләгән күләмдә бирелә торган садакалар.

Садака – ислам шәригате буенча үзеңнән артканны түгел, үзеңә дә кирәкле малдан мескеннәргә, мохтаҗларга, дин юлында йөрүчеләргә дә өлеш чыгару. Мөселман булу Аллаһы Тәгаләнең колы булу, гыйбадәт кылу гына

түгел, ул кешенең яшәү рәвеше, мөселман әхлагын, әдәбен саклау, гөнаһлы гамәлләрдән – зина кылу, гайбәт сөйләү, ялганлау, сүгенү, харамнан тыелу; игелекле гамәлләр кылу – дуслык, туганлык, кардәшлекне саклау һәм үстерү, үзара яхшы мөгамәлә, өлкәннәрне (яше һәм дәрәҗәсе буенча) хөрмәт итү, мескеннәргә ярдәм итү, яшь буынга Ислам нигезләрен өйрәтү. Үзебезнең бүгенге һәм үткәндәге гамәлләребезгә күз салыйк әле.

Аллаһы Тәгалә кушканнарның кайсысын Аның колы буларак үтибез? Ә үтәү өчен нәрсә кирәк? Җавап гади: иманлы булу кирәк. Иман ул – Аллаһы Тәгаләнең барлыгына, берлегенә, фәрештәләренә, пәйгамбәрләренә,

Аллаһының китапларына, Кыямәт көненә, тәкъдиргә – тормышыбызда булган яхшы һәм начар хәлләрнең Аллаһы Тәгаләдән булуына бернинди дәлилләрсез, шартларсыз, үзең күргәндәй ышану. Аллаһы Тәгалә безгә төрле нигъмәтләр һәм алар белән файдаланыр өчен әманәт итеп тән һәм төрле әгъзалар биргән. Иң әһәмиятлесе: фикерләү сәләте, акыл нигъмәте һәм аның аркылы мөселманга иң зур байлык – иман байлыгы биргән. Коръәндә бик күп аятьләр «Әй иман китергән бәндәләр….», дип башлана һәм без – иманлы кешеләр, мөселман буларак, Аллаһы Тәгаләнең коллары буларак, динебезнең биш терәге булган: иман китерү, биш вакыт намаз уку, Рамазан аенда бер ай ураза тоту, зәкят бирү, матди мөмкинлеге һәм сәләмәт булганнарга хаҗ кылу гамәлләрен үтибезме?

Кыямәт көнендә беренче сорау намаз турында булачак. Аллаһы Тәгалә Коръәни Кәримдә болай дип әйтә: «Алар (акыл ияләре) аякта торганда да, утырган килеш тә, янтыкларында килеш тә Аллаһыны зикер итәләр һәм күкләр белән җирнең яратылышы турында фикерлиләр...» «Әли Гыймран / Гыймран гаиләсе», 3:191

    Бу әмерләрне башкарып, Аллаһыга тәкъвалыгын күрсәтер өчен кешегә нәрсә кирәк? Зиннәтле бинамы? Юк! Шактый юл узарга мәҗбүр итә торган махсус билгеләнгән урынмы? Юк! Зур байлыкмы? Юк! Тәүбәгә килеп, ничек телим, шулай яшим дигән нәфес, теләкне җиңеп, ялкаулыкны ташлап, Коръәннән «Фәтихә һәм тагын берничә кыска сүрә һәм аять өйрәнергә, намаз укыйм дип ниятләргә, тәһарәт алырга, теләсә кайсы чиста, башкалар комачауламый торган урынга, кыйблага карап басып, намазны үтәргә кирәк, чөнки бөтен җир йөзе – мөселман кешесе өчен намаз урыны. Кызганыч, үзебезне Аллаһы Тәгаләнең коллары икәнлегебезне истән чыгарып, бу дөньяга Аллаһы безне сынау өчен генә яратканны да онытып, нәфес колы булып яшәвебезне дәвам итәбез. Балаларыбызны да җитеш, зиннәтле тормышта яшәргә өйрәтәбез һәм кайчак моның өчен үкенергә дә туры килә. Кешедән «ник намазга басмыйсың» дип сорагач, ул «әле вакыт җитмәгән», «вакыт юк», «намазга гөнаһларын юу өчен зур гөнаһлылар гына баса», дигән җаваплар ишетәсең. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм бер хәдисендә: «Һәрбер кеше хаталы һәм иң хәерле, мактаулы хаталанучылар – хаталарын танып, аны төзәтергә теләүчеләр», – диде.

     Коръәндә болай дип әйтелгән: «Тик (көферлектән) тәүбә иткән, иман китергән һәм изге гамәл кылган кешеләр булмаса гына! Аларның (тәүбәләре сәбәпле сөртелгән) начарлыкларын Аллаһы күркәм нәрсәләр белән алмаштырачак. Аллаһы Гафу итүче, Рәхимле». «Фуркан / Аеручы», 25:70

    Димәк, тәүбәгә килгән һәркем Аллаһының ярлыкавына лаек. «Җирдә бик зур гөнаһлылар да яши, шуларны Аллаһы Тәгалә җәзалаганын күрсәм, намазга басам», – дип әйтүчеләр бар. «Кылган гөнаһларына күрә Аллаһы инсаннарны җәзалый барса, Җир йөзендә бер генә җан иясе дә калмас иде. Ләкин Аллаһы җәза бирүне Үзенә генә мәгълүм бер билгеләнгән вакытка кичектереп килә. Вакыты җиткәч барысы да үз өлешен алыр. Аллаһы Тәгалә Коръәндә: «Хакыйкатьтә Аллаһы Үз колларын күреп тора», – дип әйткән. «Мәләикә / Фәрештәләр», 35:45 

     Аллаһы Тәгаләнең яраткан колы булу, Аның ризалыгына ирешү өчен, Аның кушканнарын үтәү, тыйганнарыннан тыелу өчен теләк, тырышлык, авырлыкларга һәм артык рәхәткә сабыр булу кирәк. Аллаһы Тәгалә Коръәни Кәримдә болай дип әйткән: «Бу (газап) – Аллаһы бер кавемгә биргән нигъмәтне үзгәртмәгәне өчен, алар күңелләрендә булганны (яхшы холыкны начар омтылышка) үзгәртмәсәләр. Һичшиксез, Аллаһы – Ишетүче һәм Белүче». «Әнфәл / Табыш», 8:53

«Дога кылучының догасын Миңа ялварган чагында ук кабул итәм. Миннән кабул итүне сорасыннар һәм Миңа иман китерсеннәр. Бәлки, алар (дини һәм дөньяви мәнфәгатьләренә ирешеп,) туры юлдан барырлар». «Әл-Бәкара / Сыер», 2:186

    Кызганыч, без гаепне үзебездән түгел, башкалардан эзлибез. Биш вакыт намазның һәрберсенә ун-унбиш минут вакытны кызганабыз, ә Аллаһы Тәгалә биргән иң кыйммәтле вакытны сәгатьләр буе телевизор каршында утыруга, урамда гайбәт сөйләүгә әрәм итүебезне башыбызга да кертмибез. Ирләргә: Аллаһы Тәгалә биргән бер атнадагы 168 сәгатьнең бер сәгатен иң бөек намаз – җәмәгать белән укыла торган җомга намазына биреп, олы бурычыбызның берсен генә булса да үти башлыйк. Хөрмәтле мөселман кардәшләр! Акылыбызны эшкә җигеп, иманыбызны ныгытып, мәңгелек тормыш – җәннәт һәм җәһәннәм турында уйланып, бу дөньядагы соңгы сулышыбызны алганчы Аллаһы Тәгаләнең кушканнарын үтәп, тыйганнарыннан тыелып, Аның яраткан коллары булып, дөньялыкта Аллаһының ризалыгына, Ахирәттә рәхмәтенә ирешергә омтылып яшәргә Аллаһы Тәгалә насыйп итсен.

      Фөдәйл бине Гыяд: «Әгәр дә минем кабул булына торган бер догам барлыгын белсәм, мин җитәкче өчен дога кылар идем», – дип әйткән. Йә Раббым! Җөмһүриятебез өчен иминлек, тынычлык, бәрәкәт, муллык һәм киләчәктә дә президентыбыз – Рөстәм Нургали улының саулык-сәламәтлектә, иминлектә, күңел тынычлыгы белән хезмәт итүен, халкыбызның бәрәкәттә, җитеш, мул тормышта, бәхетле булып яшәүләрен насыйп ит!

Габдулла хәзрәт Сираҗиев,

Питрәч районы, Күн мәхәлләсе, «Иман нуры» мәчете имам хатыйбы__