Диния Нәзарәте Татарстанда Туган тел елын игълан итте

Диния Нәзарәте Татарстанда Туган тел елын игълан итте

      Җөмәдәл-әүвәл аеның 27-нче көнендә (22-нче гыйнварда), ТР мөселманнары Диния нәзарәте Пленумының күчмә утырышы уздырылды. Пленум барышында имам -мөхтәсибләр һәм казыйлар бертавыштан 2020 елны Туган тел елы дип игълан итәргә карар чыгарды. Шулай итеп, мөфтият үзенең быелгы бөтен эшчәнлеген мәчетләрдә татар телле мохит булдыру, татар телен өйрәтү, татар рухи мирасын популярлаштыру, халыкта милли үзаңны тәрбияләү, милли үзенчәлекләрне саклап калу кебек максатларны исәпкә алып башкарачак. Хәер, Диния Нәзарәте күпсанлы татар телле проектлар һәм башлангычларны тормышка ашыру тәҗрибәсенә ия, алар исәбендә: Әлмәттә “Нур” татар мәктәбе, Балтачта эшләп килүче малайлар өчен “Ярдәм” мөселман пансионаты, Алабугада “Ихсан” мәктәбе, мәчет каршындагы татар теле курслары, ММЧ, китаплар һ.б. Моннан тыш, Диния Нәзарәте һәм мәчетләрнең эшчәнлеге, эшлекле мөнәсәбәтләре, халык белән эшләү юнәлеше дә татар телендә алып барыла.

      Пленумның көн тәртибендәге төп мәсьәлә булып ТР мөселманнары Диния нәзарәте һәм аның оешмаларының 2019 елда башкарган эшчәнлегенә нәтиҗә ясау, шулай ук 2020 елга максатлар билгеләү иде. Бу темага баш доклад белән Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин чыгыш ясады. Ул иң элек мөфтиятнең үткән җиде елда ирешелгән уңышларына нәтиҗәләр чыгарды һәм яңа унъеллыкны ачып җибәрүче 2020 елга куелган максат-бурычларны барларга чакырды. Әлеге чарада безнең районнан Дамир хәзрәт Гыйниятуллин катнашты. Пленум турындагы тулырак мәгълүматны Диния Нәзарәте сайтыннан карарга була. http://dumrt.ru/news/news/news/news_23527.html