Олы Кайбычта вәгазь кичәсе

Олы Кайбычта вәгазь кичәсе

     Бүген 31 гыйнвар Кайбыч районы Олы Кайбыч авылына Буа районы имам-мөхтәсибе Ильмир хәзрәт Хасанов вәгазь белән килде. Вәгазь кичәсе Корьән уку һәм дога кылу белән башланды. Кичәдә район мөхтәсибе Дамир хәзрәт, мәхәллә халкы, якын тирә авыллардан килгән имамнар һәм район халкы катнашты. Кичә барышында Ильмир хәзрәт әдәм баласының холкын камилләштерү өстендә  гамәл кылуынуң мөһим булуы  турында һәм Буа Шәһәре мәдрәсәсенең эшчәнлеге турында сөйләде.

          Буа шәһәре мәдрәсәсе көндезге, кичке, читтән торып уку бүлекләрен алып бара. Шулай ук 9 классны бетереп,Буа шәһәре техникумына укырга кергән студентлар өчен тулай торак һәм кичке сәгатләрдә дин сабакларын алып, уку мөмкинчелеге барлыгын да әйтеп китте.  Кичәнең ахырында Кайбыч мөхтәсибе Ильмир хәзрәткә үтемле вәгазьләре өчен олы рәхмәтләрен белдерде һәм Рамазан шәриф аенда “Кәгазьгә гомер бүләк ит” акциясе барышында, макулатура тапшырудан  җыелган биш мең сум акчаны Буа шәһәре мәдрәсәсе төзелешенә тапшырды.