Олы Кайбычта халык җыены

        Бүген 6 февраль Олы Кайбыч авылы мәдният йортында халык җыены булды. Җыенда Районыбызның төрле эш элкәләре җитәкчеләре ел буе башкарган эшләренә хисап бирде һәм алга таба булган максатларын халыкка җиткерделәр.

        Кайбыч мөхтәсибәтеннән район мөхтәсибе Дамир хәзрәт тә чыгыш ясады һәм район мәчетләрнең, имамнарның эшчәнлеген яктыртып китте. Татарстан диния нәзарәте тарафыннан игълан ителгән “Татар теле” елында сентябрь аенда мәчетләрдә башланачак татар теле дәресләре турында әйтеп китте. Шулай ук быел зыйратларда башкарылган эшләргә хисап биреп алга таба куелган максатлар белән дә бүлеште.