Янгыннан зарар күрүчеләргә ярдәм

           8 нче февраль көнне Кайбыч районы мөхтәсибе Дамир хәзрәт Гыйниятуллин Турминский авылы чиркәве башлыгы проитерей Николай Анатольевич белән очрашты һәм гаиләсенә сабырлыклар теләп Кайбыч мөхтәсибәтеннән акчалата ярдәм күрсәтте. 7 февраль көнне йортларында беркем дә булмаган вакытта,  көтелмәгәндә янгын чыгып әле яңа гына салып яши башлаган йортлары янып китте. Янгыннан йортның беренче каты зур зарар күрде. Бүгенге көндә Николай Анатольевичның гаиләсе вакытлыча Турминский чиркәвенең кунак йортында яшәп тора.